Казан Мэры озакка сузылган мәктәп төзелеше өчен "Кояшлы шәһәр" төзүчесенә шелтә белдерде.
(KZN.RU, 31-нче гыйнвар). “Кояшлы шәһәр”дә (“Солнечный город”) төзелеп килә торган 35-нче номерлы мәктәп микрорайондагы иҗтимагый тормыш үзәгенә әйләнергә тиеш. Бүген бу хакта объектта эшләр барышын тикшергәндә Казан Мэры Илсур Метшин җиткерде.
Шәһәр башлыгын Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе башлыгы Андрей Лобов, Башкарма комитет Җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйлә Фазлеева, Мәгариф идарәсе башлыгы Илсур Һадиуллин, социология фәннәре кандидаты, мәктәп директоры Елена Глухарева, “Ак Барс Строй” ҖЧҖ директоры Эдуард Галиев озатып йөрделәр.
“Кояшлы шәһәр” микрорайонындагы 1000 балага исәпләнгән 35-нче номерлы мәктәп төзелеше узган елның язында старт алды. План буенча ул яңа уку елына ачылырга тиеш иде. Озакка сузылган төзелеш аркасында 27 кешедән торган яңа җыелган педагогик коллектив һәм 268 укучы вакытлыча Дубравная, 15 адресы буенча урнашкан 15-нче мәктәп бинасында шөгыльләнергә мәҗбүр. 35-нче мәктәп директоры Елена Глухарева сүзләренә караганда, ата-аналар һәм балалар вакытлыча туган уңайсызлыкларга аңлап якын килгәннәр, көтәргә дә әзерләр, бары тик барлык эшләрнең дә сыйфатлы башкарылуын гына телиләр икән.
“Сез мәктәпне узган елның сентябренә тапшырырга вәгъдә биргән идегез. Хәзер инде кыш, ә эшләр һаман да бара. Мәктәп – “Кояшлы шәһәр”дә, әмма кояшы гына әлегә күренми. Ничек болай булды?” – дип Казан Мэры эшләрнең генераль подрядчысы – “Ак Барс Строй” вәкилләренә мөрәҗәгать итте.
Эдуард Галиев аңлатуынча, төзелеш башлангач кына проект документациясендә җитешсезлекләр барлыгы ачыкланган, шуларны бетерү өстендә эш алып барылган. Моңа өстәмә вакыт сарыф ителгән. Хәзерге вакытта мәктәптә отделка эшләре бара, төзүчеләр аларны 3 айдан тәмамларга вәгъдә бирә.
Шәһәр башлыгы территорияләрдә комплекслы төзелеш алып барылганда, социаль инфраструктура объектларына беренчел игътибар бирелергә тиешлеген ассызыклап үтте. Бу инвесторларга да отышлы.
“Комплекслы төзелеш башлану белән, микрорайонда фатир алучылар саны арткан. Әгәр элек безгә максималь торак санын булдыру мөһим булса, хәзер исә инфраструктура үсешен икенче чиратка калдыру турында сүз булырга тиеш түгел. Беренче йортлар кулланылышка тапшырылган вакытта инде балалар бакчалары һәм мәктәпләр булырга тиеш”, - дип билгеләде Илсур Метшин.
Шәһәр башлыгы иркен спорт залын, уку бүлмәләрен, актлар залын, китапханәне карап чыкты, класслардагы һәм коридорлардагы төсләр палитрасы уңышлы сайлануын билгеләп үтте. Елена Глухарева билгеләп үткәнчә, барлык төсләр дә психологлар белән килешенгән һәм күзләргә, кабул итү өчен иң отышлылардан саналалар.
“Яхшы проект, аны бары тиз арада тормышка ашырырга кирәк. Биредә иң яхшы мәктәпләрнең берсе булырга тиеш, шуңа да төзүчеләрдән барлык йөкләмәләрне үтәүләрен таләп итәргә кирәк. Шундый спорт һәм актлар залы булгач, мәктәп микрорайондагы без күптәннән хыялланган чын иҗтимагый үзәккә әйләнәчәк”, - дип билгеләп үтте Илсур Метшин.
Директор билгеләп үткәнчә, аерым предметларны тирәнтен өйрәнүгә юнәлтелгән 35-нче гимназия физика-математика һәм химия-биология юнәлешен алачак. “Безнең инде Космонавтлар әзерләү үзәге һәм А.Н.Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү техник университеты-КАИ белән килешү бар. Без аларның шефлыгына алынган мәктәп булачакбыз. Космонавтика буенча белгеч-техниклар әзерләячәкбез”, - дип белдерде Елена Глухарева.
“Ата-аналарга безнең хәлгә кергәннәре өчен рәхмәт. Хәзер инде барлык эшләрне дә тиешле дәрәҗәдә башкару намус эше булып кала. Партнер югары уку йорты бар икән, хәзердән үк мәктәпнең чит ил партнеры кем булачагын, укучылар һәм укытучылар кая стажировкага бара алачагын уйлап куярга кирәк”, - дип билгеләде Илсур Метшин.