15 һәм 16
октябрь көннәрендә Казанда архитектура-шәһәр төзелеше белән бәйле 10 нчы
«Диалоглар» конференциясе уздырыла. Юбилей чарасының төп темасы буларак
архитектурада һәм сәнгатьтә кулланыла торган пыяла мәүзүгы сайланды, дип хәбәр
итте эшлекле дүшәмбе утырышында Казанның баш архитекторы Илсөяр Төхвәтуллина.
Конференция Казанның Идел буе районындагы элеккеге
сәнәгать комплексы территориясендә уздырыла. Чара тәмамланганнан соң, аны,
киләчәктә архитекторлар, дизайнерлар, иҗади индустрия белгечләре һәм
җитештерүчеләр өчен һөнәри кластер мәйданчыгы итеп әзерләү максатыннан ябалар,
биредә төзекләндерү эшләре башлана, дип хәбәр итте Илсөяр Төхвәтуллина.
«Мондый чараларның яңа мәйданчыкларда уздырылуы бик
матур күренеш. Яшь архитекторларны, бераз тәҗрибәсе булганнарны илһамландыру
мөһим. Хәзерге вакытта конференция инде башкала дәрәҗәсендәге архитектура
форумына әйләнде, Казаныбызга үз эшенең чын осталары, әйдәп баручы
экспертлар килә. Безгә архитектура үсешендә яңа тәҗрибәләрне күрү, бергәләп яңа
трендлар сайлау әһәмиятле. Алга таба да башкаланы матуррак итәчәкбез», – диде
Казан мэры Илсур Метшин.
Конференциянең программасы бик бай – чарада 40 тан
артык эксперт: әйдәп баручы архитекторлар, үтә күренмәле корылмалар
җитештерүчеләр, витраж осталары һәм скульпторлар катнашыр дип көтелә. Танылган
Мәскәү архитекторы, ARTPLAY, «Москва-Сити»да ONE манарасының архитектура
концепциясе, «Москва-Сити» һәм транспорт-күчеп утыру ноктасы булган «Эшлекле
үзәк» арасындагы җәяүлеләр күпере, шулай ук А+класслы «Цетлин» бизнес-үзәге
проектларын эшләгән авторларның берсе Дмитрий Сухов конференциягә махсус кунак
буларак чакырылган.
Катнашучылар термик эшкәртү процессында бөгелгән пыяла
кулланып ясалган фасад чишелешләре, бина корылмаларының авырлыгын киметү,
җитештерү һәм монтаж эшчәнлеген яхшырту, шулай ук архитектура сыйфатын
югалтмыйча заманча чишелешләрне гамәлгә ашыру эшендә чыгымнарны киметү турында
фикер алышачак. Шәһәр өчен аерым әһәмияткә ия объектлар: Г.Камал исемендәге яңа
театр бинасы, «Миллениум» янында үзенчәлекле отель, «Ак Барс» көрәш сарае
янында проектлана торган кунакханә мисалында биремнәрне тикшерү эшләре көтелә.
Конференция узган көннәрдә мәйданчыкның ике катында да
Россиянең пыяла корылмалар һәм сәнгатьтә кулланыла торган пыяла җитештерү белән
шөгыльләнүче әйдәп баручы 20 оешмасы катнашында күргәзмә эшләячәк. Моннан тыш,
конференциядә катнашучылар яктылык, цифрлы технологияләр, хәрәкәт һәм киңлек
белән эшләү бергә берләштереләчәк махсус өч экспозиция белән таныша ала.
Конференция кысаларында яшьләр өчен махсус кичәләр:
«Яктылык. Төс. Фактура» (Россиянең якты диодлы җайланмалар бренды белән бергә)
очрашуы һәм үсеп килүче яшь буын таләпләренә җавап бирердәй «Яшьләр күзлегеннән
бәяләнә торган шәһәр» дип аталган фикер алышу чарасы үткәрелә.
Узган атнада Казанны Үстерү институтының
архитекторлары һәм шәһәр төзүчеләре мэрга шәһәр үзәген үстерү проектларын тәкъдим итте.
Конференциядә катнашучылар Профсоюз урамын төзекләндерү концепциясе турында
тәфсилләбрәк фикер алышачак. Мондый җитдилек әлеге урамда урнашкан биналарның
хуҗалары белән уртак тел табу өчен кирәкле гамәл санала.
Моннан тыш, Казанның кече елгаларын төзекләндерүгә,
шәһәрнең велоинфраструктурасын булдыруга багышланган түгәрәк өстәлләр
үткәреләчәк. Инклюзия юнәлешендәге шәһәр мохитен булдыруга аерым сессия
багышлана.
Конференция программасы һәм анда катнашу шартлары
белән әлеге сайтта танышырга
була.
Илсөяр Төхфәтуллина «Диалоглар»ның архитектура
вакыйгалары белән бәйле зур чараларның бер өлеше булуын искәртеп узды. 9–11
декабрь көннәренә билгеләнгән бишенче «Казаныш» архитектура-төзелеш форумы тагы
бер әһәмиятле вакыйга булачак.