(KZN.RU, 8-нче гыйнвар). Агымдагы елның җәендә мәктәпләргә капиталь ремонт үткәрү өчен бүгеннән үк әзерләнә башларга кирәк. Һәрбер гомуми белем бирү учреждениесе буенча кирәк булган проект-смета документациясе, материаллар әзерләнергә, бюджеттан тыш чыганаклар хисабына финанслана торган төп һәм өстәмә эш төрләре исемлеге билгеләнергә тиеш. Шәһәрнең Вахитов районы Горький урамында урнашкан Казанның иң иске уку йортларының берсе булган 3-нче номерлы гимназиягә ясалган эшлекле сәфәре вакытында Казан Мэры Илсур Метшин шундый йөкләмә бирде.
Эшлекле очрашуда Казан Башкарма комитетының социаль мәсьәләләр буенча җитәкче урынбасары Ләйлә Фазлеева, Вахитов һәм Идел буе администрациясе башлыгы Андрей Лобов катнашты. Кунакларга мәктәп буенча экскурсияне директорның уку-укыту эшләре буенча урынбасары Наталья Уварова үткәрде.
Билгеле булганча, 2012 елда старт алган программага 30 елдан артык хезмәт иткән мәктәпләр керде. Әлегә бу елның рәсми исемлегендә Казанның 19 гомуми белем бирү учреждениесе исәпләнә: 26 номерлы гимназия, 15 номерлы татар гимназиясе, 2, 3, 7, 9, 11, 14, 96, 152 номерлы гимназияләр, шулай ук 22, 23, 55, 72, 77, 68, 79, 80 һәм 136 номерлы мәктәпләр.
3-нче номерлы гимназия 1856 елда төзелгән бинада урнашкан, элегрәк ул хәтта уку йорты буларак кулланыла – XIX гасыр урталарыннан биредә прогимназия була, 1901-нче елдан Өченче кызлар мәктәбе урнаша. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, мәктәп республика күләмендә мәдәният объекты булып санала.
Уку йортында кайбер ремонт эшләре 1994, 2004, 2008 елларда башкарылган. Өлешчә түбә, идәннәр, электрика һәм сантехника алмаштырылган, отделка эшләре үткәрелгән. Республика программасы нигезендә ремонт эшләре биредә 2012-2013 уку елы тәмамлану белән башланачак. Башкаралачак эшләр түбәндәгедән гыйбарәт: түбә һәм фасадка капиталь ремонт ясау, беренче каттагы инженерлык челтәрләрен һәм җиһазларны, керү ишекләрен алмаштыру.
Наталья Уварова сүзләренә караганда, мәктәпнең иң проблемалы өлеше булып түбәсе кала: 2008 елда ремонт вакытында матча һәм атламалар алмаштырылмаган, шулай ук түбәнең тулы герметиклыгы тәэмин ителмәгән. “Һичшиксез, бинаның фасады мөһим, элек аны бары буйыйлар гына иде, бина 1856 елда төзелгәнгә күрә, аңа реставрация дә кирәк”, - дип өстәде ул. Бинаның җылыту системасы да шактый тузган.
Мэр фасадның тарихи күренешендә яңартылу-яңартылмау мәсьәләсе белән кызыксынды. Андрей Лобов фасадның реставрациясе капиталь ремонт программасына кертелгән һәм иске штукатурканы салдырып, Казанның Архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсе эскизына яраклаштырып, яңадан штукатурлау күздә тотыла дип ышандырып җавап бирде.
Илсур Метшин башлангыч сыйныфлар, музыка һәм спорт кабинетларын, ашханәне карап чыкты. Мәктәпкә мәйдан җитмәү бүген үзен сиздерә. Биредә ел саен зур конкурс була, нәтиҗәдә 400 кешегә исәпләнгән бинада 636 укучы белем ала. Шуңа да рөхсәт бирү документацияләрен булдыру, 90-нчы елларда туктап калган мәктәпнең мәйданын зурайту эшләрен бетерү төп мәсьәләләрнең берсе булып кала. Яңа бинада ашханә һәм актлар залы урнаштырылыр дип көтелә.
Мэр гимназия җитәкчелегенә ата-аналар комитеты белән берлектә капиталь ремонт үткәрергә йөкләмә бирде. Программа буенча барлык эш төрләренә дә 21 млн. сум акча бүленгән, бюджеттан тыш чараларны җәлеп иткән очракта, аның исемлеген киңәйтергә мөмкинлек бар.
“Кайбер эшләргә акча җитеп бетмәсә, ярдәм итәргә әзер булган иганәчеләр, меценатлар, депутатлар табылыр. Узган елгы тәҗрибә күрсәткәнчә, мәктәпләрдәге эшләрнең бер өлеше ата-аналарның, шулай ук меценат һәм эшмәкәрләрнең үз теләкләре белән булдырылган иганәчелеге ярдәмендә тормышка ашырылган. Нәрсәнедер – республика, шәһәр эшләсә, нәрсәнедер – иганәчеләр”, - дип билгеләде Мэр.