И.Метшин шәһәр урамнарын чистартуны гадәти трафик башланганчы көчәйтүне йөкләде
(KZN.RU, 7-нче гыйнвар). Бәйрәм көннәрендә барлык шәһәр службалары, шул исәптән төзекләндерү предприятиеләренең эше арта. Подрядчыларның Казан юлларында эшләү сыйфаты турында бүген Казан Мэриясендә узган киңәшмәдә Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев хәбәр итте.
Ул ТР Гидрометеоүзәге мәгълүматларына караганда 2012 елның декабрь аендагы явым-төшем 69 мм (декабрьнең номасыннан 160%) тәшкил иткәнен хәбәр итте. 2013 елгы гыйнвар аеның беренче көннәрендә 12 мм кар яуган, бу исә айлык норманың 37% тәшкил итә.
Бәйрәм көннәрендә подрядчы оешмалар гомуми кулланыштагы юлларның, ясалма корылмаларның, бәйрәм үткәрү һәм яңа ел шәһәрчекләре урыннарының торышын көн саен тәэмин итте. И.Куляжев мәгълүматларына караганда, гыйнварның беренче көннәрендә тәүлегенә 591 техника берәмлеге, шул исәптән юлларны бозлавыкка каршы материал белән эшкәртү өчен 122 комплекслы юл машиналары чыккан.
“Водоканал”ның барлык стационар кар эрету пунктлары гадәти режимда эшләде, шулай ук карны вакытлыча җыеп бару урыннары гамәлдә иде”, - дип өстәде Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе.
Кыш башланганнан бирле 167 мең тонна, шул исәптән 31 декабрьдән башлап 7 гыйнварга кадәр 40 мең тонна кар чыгарылган. Бозлавыкка каршы 28 мең тонна материал файдаланылгн.
Игорь Куляжев “узган периодта тулаем алганда җәмәгать транспорты эшендә тоткарлыклар булмавын” хәбәр итте. “Тышкы яктырту, сәнгати яктырту системаларының өзлексез эше тәэмин ителде, бәйрәм рухында бизәү оештырылган иде. Җәяүлеләр тротуарларын, тукталыш мәйданчыкларын чистартуга, керү урыннары һәм кар чыгаруга аерым игътибар юнәлтелде”, - диде ул.
Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе сүзләренә караганда, хәзерге вакытта юл службаларына карны чыгару буенча башланган эшләрен дәвам итәргә, мөмкин булган санда юл техникасы белән тәэмин итәргә һәм эшчеләрне җәлеп итәргә йөкләнелгән.
Казан Мэры Илсур Метшин, үз чиратында, шәһәрне кардан чистарту буенча эшләрнең шактый булуын ассызыклады. “Карны җыештырып түгү генә түгел, бер үк вакытта бозлавык һәм бозлы тамчылардан арынырга һәм, бөтен көне туплап, кыска вакыт эчендә шәһәрне тәртипкә китерергә кирәк”, - дигән бурыч куйды шәһәр башлыгы.