(KZN.RU, 7-нче гыйнвар). Якын арада, 10 гыйнварга кадәр, Казанга Яңа ел бәйрәме чүбеннән арынырга кирәк. Шәһәрнең коммуналь службалары алдында бүгенге эшлекле дүшәмбедә Казан Мэры Илсур Метшин шундый бурыч куйды.
Билгеле ки, Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан һәм яңа ел каникуллары вакытында электр һәм суны куллануның күләме генә түгел, чүп саны да арта. Торак-коммуналь хуҗалыкның эше бу чорда шактый арта. Бүген киңәшмәдә ТКХ комитеты рәисенең урынбасары Әлмир Корбанов хәбәр иткәнчә, башка көннәр белән чагыштырганда чүпне чыгару 10%-ка арткан. “Якынча 46 мең кубометр калдык чыгарылды”, - диде ул.
Аның сүзләренә караганда, чүп кабул итү объектлары, чүп чыгару белән шөгыльләнгән предприятиеләр дә – барлык службалар бәйрәм көннәрендә штат режимында эшләде. Әмма шәһәрнең Авиатөзелеш, Киров, Идел буе, Совет районнарында урнашкан поселокларда чүп чыгаруга бәйле проблемалар туды. Әлмир Корбанов “хәзерге вакытта бу мәсьәләләр хәл ителгән”леген билгеләде.
Район башлыклары Мэр каршында бәйрәм көннәрендә чүп чыгару ситуациясе ни рәвешле барганын, барлыкка килгән проблемаларның ничек хәл ителүе хакында хисап тотты.
Шулай итеп, Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары башлыгы Тимур Алибаев күп фатирлы йортларда чүп чыгаруга бәйле ситуациянең стабиль булуын хәбәр итте. “1-нче гыйнвар көнне кайбер проблемалар булды. Без аларны оператив рәвештә, эш режимында хәл иттек”, - диде ул. Поселокларда чүп чыгару белән бәйле проблемалар 3-нче гыйнварга кадәр булды, бүгенге көндә ситуация нормальләште, дип өстәде Т.Алибаев.
Казанның Киров һәм Мәскәү районнары башлыгының беренче урынбасары Наил Минвәлиев коммуналь служба хезмәткәрләре чүпнең төп күләмен 31-нче декабрь көнне чыгарырга тырышуын билгеләде. “Чүп саны арта торды, бүгенге көндә нормага кайта. Күп фатирлы торак йортларда яшәүчеләрдән зарлар юк”, - диде ул. Аның сүзләренә караганда, поселоклар буенча сораулар өч контейнер мәйданына керү юлларына бәйле иде. “3-нче гыйнвар көнне без аларны чистарттык. Бүгенге көндә мәсьәлә хәл ителгән. Чүп даими рәвештә чыгарыла”, - дип хәбәр итте Н.Минвәлиев.
Казанның Вахитов һәм Идел буе районнарында чүп чыгаруга бәйле хәл стабиль. Администрация башлыгы Андрей Лобов сүзләренә караганда, бердәнбер проблема булып поселокларда чүп җыю мәсьәләсе кала.
Казанның Совет районында чүп чыгару белән бәйле тоткарлык булган. Алар дежур режимда хәл ителгән. Район поселокларында чүп мәйданнары тиешле хәлгә китерелгән. Уңай хисапларга карамастан, Казан Мэры Илсур Метшин эшнең ахыргача башкарылмавын ассызыклады. “Бу юнәлештә эшләр башкарылуын күрәбез, - диде шәһәр башлыгы. – Әмма инде бүген Яңа ел бәйрәме чүбеннән тәмам арынырга вакыт”. Ул 10 –нчы гыйнварга кадәр шәһәрдә тәртип урнаштыруны, бәйрәм көннәрендә барлыкка килгән чүп өемнәрен бетерүне йөкләде.