2025 ел нәтиҗәләре буенча Казан казнасына тышкы реклама хезмәтләреннән 314 миллион сумлык керем кергән. Бу елга шәһәр хакимияте планны тагы да арттырган: әлеге сумма 420,6 миллион сумга җитәргә тиеш. Бу хакта эшлекле киңәшмәдә Тышкы реклама һәм мәгълүмат идарәсе башлыгы Әскәр Баһаветдинов хәбәр итте.
«Тышкы реклама шәһәр үсеше өчен үзенең матди чыганак булуын раслады. Узган ел бюджетка әлеге тармак буенча 314 миллион сумлык керем кергән һәм, гомумән алганда, идарә без куйган план күрсәткечләрен үти. Бизнесның коммерция мәнфәгатьләре, казнаны тулыландыру, халыкның уңайлылыгы һәм шәһәрнең архитектура күренешен саклау – болар арасында күзгә күренми торган уртак бәйлелек булдыру безнең төп бурыч булып кала», – диде Казан мэры Илсур Метшин.
Реклама корылмаларын урнаштыру, файдалану буенча төзелгән килешүләр һәм рөхсәт алу өчен түләнгән дәүләт пошлиналары керемнәрнең төп өлеше булып тора.
Шул ук вакытта хисап чоры ахырында 47,6 миллион сум күләмендә бурыч теркәлгән. Әскәр Баһаветдинов ачыклык керткәнчә, әлеге сумманы 2026 елның гыйнварында түләттерә алганнар.
Хәзерге вакытта идарә түләүләрне вакытында түләмәгән өчен пенялар исәпләү һәм аны түләттерү эшен алып бара.
Казанның инфраструктура үсеше турыдан-туры реклама базарына да йогынты ясый. Төзекләндерү эшләре һәм яңарту проектлары белән бәйле рәвештә, аерым алганда, метрополитенның икенче линиясен төзү зонасында, хакимият вакытлыча 24 реклама корылмасын сүтәргә мәҗбүр булган. Бу 9,7 миллион сумга якын керемне югалту дигән сүз. Әмма вәзгыять акрынлап җайга салына: моңа кадәр сүтеп алынган биш корылманы инде кире үз урынына кайтарганнар. Әлеге гамәл ярдәмендә шәһәр казнасы 1,7 миллион сумга тулыланачак.
EndFragment