Быел Казанда Декабристлар һәм Восстание урамнары
киселешендә урнашкан Тәбриз скверын төзекләндерү эшләре башлана. Сквер 2026
елда төзекләндерү өчен иҗтимагый киңлекләрне сайлау буенча онлайн-тавыш бирү
чарасында җиңүче булды. Бу хакта эшлекле дүшәмбе утырышында Тышкы төзекләндерү
комитеты рәисе Альберт Шәйнуров хәбәр итте. Халык берничә тапкыр биредә уен
зонасы булдыруны сорап мөрәҗәгать иткән. Мәйданчык тирәли җәяүлеләр өчен уңайлы
юллар салыначак, заманча яктырту җайланмалары куелачак һәм ата-аналар өчен ял
итү урыннары барлыкка киләчәк.
Скверга 1949 елда нигез салынган, ул халык
тарафыннан яратып кабул ителгән урын саналган. Аңа хәзерге исеме Ирандагы
тугандаш Тәбриз шәһәре хөрмәтенә 2017 елда бирелгән.
«Без бик күп шәһәрләр, шул исәптән Тәһран, Тәбриз
һәм Исфахан белән хезмәттәшлек итәбез. Алар безнең рухи ярдәмгә мохтаҗ. Иран
цивилизациясе иң борынгылардан санала, ул мәдәният һәм фән өлкәсендә дөньяга
онытылмаслык мирас калдырган ил», - диде Илсур Метшин.
Алга таба җәяүлеләр өчен бердәм ял киңлеге булдыру
максатыннан территорияне Мәскәү базары янындагы сквер белән тоташтыру күздә
тотыла. Проект халыкка иҗтимагый фикер алышу чарасында тәкъдим ителәчәк, дип
хәбәр итте Альберт Шәйнуров.
Территорияне
төзекләндерү эше илкүләм «Тормыш өчен инфраструктура» проекты кысаларында алып
барыла.