Халыкара хатын-кызлар бәйрәме алдыннан Казан мэры Илсур
Метшин Азык-төлек һәм социаль туклану департаментының җитештерү базасында булып
кайтты. Предприятиедә 1 мең 225 хезмәткәр эшли, шуларның 66% ы – хатын-кызлар.
Шәһәр башлыгы хезмәткәрләрне якынлашып килүче бәйрәм белән котлады, шулай ук
предприятиедә бара торган бик әһәмиятле яңарту эшләре белән танышты. Эчке
мәйданнарны отышлы яңарту нәтиҗәсендә Департамент инде хәзерге вакытта ук склад
куәтен 47,7% ка арттырып, хезмәткәрләрнең хезмәт шартларын яхшырта алган.
«Без сезгә иң күркәм язгы бәйрәм – Халыкара хатын-кызлар
көне алдыннан килдек. Сезнең ничек эшләвегез белән танышасы килде. Командагызның
нәтиҗәләре чын күңелдән сөендерә. Сез – нәфис затлар җилкәсендә зур җаваплылык ята.
Бүген предприятие меңнән артык оешманы: мәктәпләрне, балалар бакчаларын, хастаханәләрне
һәм шәхси уку йортларын ризык белән тәэмин итә. Сез көн саен 308 меңгә якын
кешегә хезмәт күрсәтәсез. Без Сезгә инде күптән безнең өчен бик кадерле булган
балаларыбызны ышанып тапшырдык, һәм сезнең эшегез турында һәркайда яхшы фикерләр
ишетәбез. Бүгенге көндә сез иң яхшы предприятиеләребезнең берсе булып саналасыз.
Бирегә илнең төрле почмакларыннан тәҗрибә тупларга киләләр. Сезнең коллектив белән
горурланабыз һәм рәхмәт сүзләре җиткерәбез», - дип мөрәҗәгать итте Казан мэры
Илсур Метшин һәм предприятие хезмәткәрләрен якынлашып килүче бәйрәм – Халыкара
хатын-кызлар көне белән котлап, аларга букетлар һәм бүләкләр тапшырды.
Департамент штатында (туклану комбинаты, склад һәм
административ хезмәтләрне дә кертеп) барлыгы 1 мең 225 кеше эшли. Инфраструктураны
даими яңарту, предприятиегә, җитештерү күләме арткан саен югары сыйфат
стандартларын саклап калырга мөмкинлек бирә.
Хәзерге вакытта биредә департаментның «йөрәге» булган
склад комплексын яңарту эшләре бара. Профильле булмаган саклау зоналарын сүтү һәм
киңлекне дөрес итеп үзгәртү хисабына склад мәйданы, бинаның периметры киңәйтелмәгән
килеш, 773 квадрат метрга арткан. Болай эшләү азык-төлекне сыйдыру күләмен 47,7%
ка арттырырга ярдәм иткән: 2018 елда складларда 850 тонна продукция сакланса, хәзерге
вакытта әлеге күрсәткеч 1200–1250 тоннага
җитә.
Складта эш урыннарын оештыру буенча 5S системасы кулланыла.
Товарлар кабул итү белгеченең эш урыны тулысынча автоматлаштырылган: җибәрәсе продукция
турында мәгълүматлар электрон системага кертелә бара, якын арада кайтартыласы
товар хакындагы мәгълүмат мониторларда реаль вакыт режимында күрсәтелеп тора.
Моннан тыш, хезмәткәрләрнең кул хезмәте җиңеләйгән:
механик арбалар үзйөрешле сигез яңа электр җайланмасына алыштырылган.
«Алар белән эшләү күпкә җиңелрәк. Элек арбалар безгә
спорт залын алыштырган булса, хәзер эшләр чын мәгънәсендә җайланды», - дип хис-кичерешләре белән уртаклашты
комплектлаучы Камил Сәйпиев.
Киң колачлы үзгәртү эшләре административ-хуҗалык
өлешендә дә алып барыла. Элеккеге кабинетлар урынында 450 кешегә исәпләнгән биш
заманча чишенү бүлмәсе, хезмәткәрләрнең шәхси әйберләре өчен аерым шкафлар, душ
кабиналары һәм фен куелган зоналар барлыкка килгән.
Көнкүреш биналарыннан чыгу юлында көзгеләр һәм эш
урыннарында хезмәткәрләрнең ни рәвешле киенергә тиешлеген искәртеп тора торган кагыйдәләр
язылган мәгълүмати стендлар урнаштырганнар. Фотосурәтләргә модельләр буларак предприятие
хезмәткәрләре үзләре төшкән. Эшчеләрнең сүзләренә караганда, җәй көне, складта эш
күп вакытта душ бүлмәләре булу аеруча актуаль.
«Яңа чишенү, душ
бүлмәләре булу бигрәк уңайлы. Эш көне тәмамланганнан соң, биредә бөтен тирне юып
төшерәсең һәм арыганлык юкка чыга», - диде Камил Сәйпиев.
«Хезмәткәрләр
өчен мөмкин булганның барысын да эшләргә тырыштык: кондиционер, вентиляция
хезмәтләре, уңайлы душ бүлмәләре, юынып чыкканнан соң феннардан файдалану
мөмкинлегенә кадәр булдырылды. Бездә кеше смена алдыннан да, сменасы
тәмамланганнан соң да үзен тәртипкә китерә алсын өчен барлык шартлар булдырылган»,
- дип сөйләде департаментның генераль директоры Рима Мөхәммәтшина.
Административ-көнкүреш корпуста капиталь төзекләндерү
эшләрен тәмамлау масштаблы яңартуның чираттагы этабы булып тора. Хәзерге
вакытта биредә эчке эшләр башкарыла, шулай ук фасадны тышлап бетереп киләләр. Яңарту
эшләре заманча, гамәли һәм эргономик эш мохите булдырып, барлык хезмәткәрләрне
бинаның бер функциональ блогына берләштерергә мөмкинлек бирәчәк. Хезмәткәрләр өчен
өч кат әзерләнә, аларның берсе 50 эш урынына исәпләнгән «ачык киңлек»
форматындагы заманча офис булачак. Төзекләндерү эшләре барган вакытта коллектив
вакытлыча арендага алынган бинада эшли, әмма бу елгы язда үк хезмәткәрләр
уңайлылык, куркынычсызлык һәм функциональ стандартларга туры килә торган,
тулысынча яңартылган офиска әйләнеп кайтачак. Башкарылган эшләр нәтиҗәсендә өч
катлы административ-көнкүреш корпусында эш урыннары саны 122 дән 209 га кадәр
артачак.
Чарада шулай ук Казан Башкарма комитеты җитәкчесе
урынбасары Илдар Шакиров, Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе
башлыгы Альберт Салихов катнашты.
Исегезгә төшерәбез, Казанның Азык-төлек һәм социаль
туклану департаменты 2006 елдан башлап гомуми белем бирү, мәктәпкәчә һәм
сәламәтлек саклау учреждениеләрен кайнар ризык һәм азык-төлек белән тәэмин итә.
Агымдагы уку елында 178 мең укучы туклану департаменты тарафыннан җитештерелгән
кайнар ризык белән туклана, 11 мәктәптә азык-төлек блогы төзекләндерелә.