Бу елны Казанда Вахитов һәм Идел
буе районнары территориясендә «Безнең ишегалды» программасы ярдәмендә 104 йорт
яны территориясе төзекләндереләчәк. Проект гамәлгә ашырыла башлаганнан бирле
районнарда барлыгы 456 ишегалды яңартылган. Бу хакта эшлекле дүшәмбе утырышында
район администрациясе башлыгы Альберт Салихов хәбәр итте.
Альберт Салихов билгеләп үткәнчә,
«Безнең ишегалды» программасы йорт яны территорияләрен тулысынча үзгәртә. «Без
һәр ишегалдын биредә яшәүчеләрнең теләкләрен һәм тәкъдимнәрен исәпкә алып, игътибар
белән төзекләндерәбез», - дип ассызыклады ул.
Узган елны Идел буе районында
программа буенча 15 йортка исәпләнгән иң зур ишегалды яңартылган.
«Шәһәрнең Идел буе районында Татарстан
рәисе тарафыннан гамәлгә ашырыла торган «Безнең ишегалды» программасы ярдәмендә
йорт яны территорияләрен комплекслы төзекләндерү буенча гаять зур эш алып
барыла. Проект нигезендә Кол Гали, Академик Завойский һәм Юлиус Фучик
урамнарында 8 мең кеше яши торган 15 йортның ишегалды яңартылды. Бу шундый зур
үзгәреш һәм безнең халык күптән көткән кирәкле гамәл», - диде Казан мэры Илсур
Метшин.
Альберт Салихов шулай ук Ипподром
урамы, 18 адресы буенча урнашкан махсус ишегалды турында да искәртте. Ул инклюзив
«Тылсым» үзәге территориясендә эшләнгән һәм менталь тайпылышлары булган, физик
сәламәтлеге чикле балалар өчен җайлаштырылган.
Төзекләндерү эшләре белән бергә,
ишегалларында икенчел чимал җыю инфраструктурасы да үсә. Ике районның 72
ишегалдына текстиль җыю контейнерлары урнаштырганнар. Бер ел эчендә 50
тоннадан артык икенчел чимал җыеп алынган. Алардан 170 мең хуҗалык перчаткасы
ясалган.