2025 елда тулай төбәк продукты күләме, белгечләр бәяләвенчә,
1,9 триллион сум дип исәпләнә. 2025 елда үзләре җитештереп төяп җибәрелгән
товарлар күләме 926,2 миллиард сумны тәшкил итә һәм ул 6,3 процентка арткан. Сәнәгать
җитештерүе индексы – 103,6%. Казан
шәһәре Думасының хисап сессиясендә әлеге мәгълүматларны Казан мэры Илсур Метшин
җиткерде.
«Казан
икътисадының торышы турыдан-туры республика һәм илдәге гомуми вәзгыятькә бәйле.
Гади булмаган дөньякүләм көн тәртибенә карамастан, шәһәрдә икътисади
тотрыклылыкны саклап калып була», - дип хәбәр
итте шәһәр башлыгы.
Казан мэры хәзерге вакытта гамәлгә ашырыла торган
берничә мөһим проектны билгеләде. «Казаноргсинтез» предприятиесендә база
полимерлары өчен катализаторлар җитештерү фабрикасы төзелә башлаган, икенчел
ресурслардан файдалану исәбенә өстәмә егәрлекләр булдырачак яңа пар-газ
җайланмасын эшләтеп җибәрү эшләренең беренче этабы тәмамланган.
Казан вертолет заводында киң профильле эшчеләр
әзерләү өчен уку үзәге булдырылган. Яңа механик эшкәртү производствосы ачылган.
Моннан тыш, «Казанкомпрессормаш» предприятиесе территориясендә нефть-газ
комплексы өчен насос системалары чыгару цехы төзелгән. Әлеге цехны 2026 ел урталарында
эшләтеп җибәрергә ниятлиләр.
Казан авиация заводында импортны алыштыра торган беренче
Ту-214 самолеты эшләнгән. Россиядә җитештерелгән двигательне кулланып, һава
киңлекләрендә яңартылган фюзеляжлы, көч җайланмасы һәм борт системалары белән
«Ансат» вертолеты оча.
Шәһәрдә теркәлгән эшсезлек дәрәҗәсе минималь булып
кала – әлеге күрсәткеч 0,19%. Шул ук вакытта 12 мең
вакансия тәкъдим ителә, һәр эш эзләүчегә унлап тәкъдим туры килә.
Төзелеш һәм завод белгечлекләренә, транспорт
хезмәткәрләренә, укытучыларга ихтыяҗ зур булып кала бирә. Казанның эре һәм урта
предприятиеләрендә уртача хезмәт хакы узган елның унбер аенда 17,6% ка арткан
һәм 107 мең сумнан артып киткән. «Без Казанның миллионнан артык халкы булган шәһәрләр
арасында үз позицияләрен ышанычлы ныгытуын һәм Екатеринбургтан гына калышып,
икенче урында торуын күрәбез», - дип
билгеләде Илсур Метшин.
Якынча бәяләүләр буенча, ваклап сату әйләнеше 1 триллион
сумнан артып китәчәк.
Узган елның 9 аенда Казан икътисадындагы төп
капиталга 300 миллиард сумнан артык инвестиция җәлеп ителгән. Гамәлгә ашырылган
инвестиция проектлары арасында Илсур Метшин «Химград» технополисын киңәйтүне,
Кремль яр буендагы «Кайт» гастрономия комплексын, шулай ук Мәскәү базарын төзекләндерүне
билгеләп үтте. Татарстан Республикасы рәисе Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге
Инвестиция советы тарафыннан «Татарстан Республикасының пилотсыз авиация
системалары үзәге» технопаркы, Киров дамбасы янындагы күпфункцияле комплекс
кебек проектларга ярдәм күрсәтелгән.
2025 елда «Төньяк капкалар» сәнәгать паркы төзелә
башлаган – бу 200 гектардан артык мәйданга 106 миллиард сум күләмендә инвестицияләр
җәлеп ителгән масштаблы проект.