Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары администрациясе
шәһәр халкы белән элемтәдә тора. Узган ел администрация шәһәр халкының 32
меңнән артык мөрәҗәгатен карап тикшергән, халык юллаган мөрәҗәгатьләрнең гомуми
күләме 50 меңнән артып киткән. Бу хакта эшлекле дүшәмбе утырышында район
администрациясе башлыгы Ренат Шәмсетдинов хәбәр итте.
Көн саен администрациягә йөзгә якын кеше килеп
китә. Килүчеләр өчен чиратны электрон җайланма ярдәмендә билгели торган бердәм
кабул итү зонасы, балалар өчен уен почмагы булдырылган һәм халыкның аз
хәрәкәтләнүче төркемнәре өчен уңайлы шартлар тудырылган.
«Администрация
бинасында капиталь төзекләндерү эшләре тәмамланды, шунысы бик мөһим.
Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнарында администрация бинасы иң беренче төзелгән
биналарның берсе иде. Бу, барыннан да элек, районда яшәүчеләр өчен әһәмиятле,
алар моңа кадәр 30 ел элек төзелгән иске бинага килеп керәләр иде. Бүгенге
көндә хакимият хезмәткәрләре өчен дә, көн саен бирегә килүче халык өчен дә
башкалага лаеклы шартлар булдырылды. Бу эшне дәвам итү мөһим. Башка районнарда да
мондый үзгәрешләргә күп калмагандыр дип өметләнәбез», - диде Казан мэры Илсур Метшин.
Администрация
хезмәткәрләре халык белән офлайн форматта да аралаша. Социаль челтәрләрдә аралашуга
аерым игътибар бирелә. Әлеге элемтә чыганагы аша район халкы инфраструктураны
яхшыртуга ярдәм итә торган фикерләре һәм тәкъдимнәре белән уртаклаша.
«Актив булулары
өчен районнарыбыз халкына рәхмәт белдерәсем килә. Без бергә аралашып эшләгәндә
районнарыбызны тормыш өчен уңайлырак һәм ямьлерәк итәбез», - дип сүзен йомгаклады Ренат Шәмсетдинов.