StartFragment
Казан Ратушасында тантаналы рәвештә бишенче чакырылыш Казан шәһәре Думасының IV сессиясе ачылды. Утырыш ачылышында Казан мэры Илсур Метшин башкала халкына республика һәм шәһәр бүләкләрен тапшырды.
Андрей Карпович хәрби бурычын үтәгәндә күрсәткән батырлыгы һәм кыюлыгы өчен II дәрәҗә «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнде.
«Татарстан Республикасында җирле үзидарәне үстерүдәге казанышлары өчен» медале белән:
Казан шәһәре Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясенең мәгълүматлаштыру бүлеге башлыгы Фәрит Вәлиев;
Казан шәһәренең Архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсе башлыгы Елена Крамчанинова бүләкләнде.
Казан шәһәренең Яңа Савин районында урнашкан мәгариф үзәге – 179 нчы гимназия директоры, Казан шәһәре Думасы депутаты Эльвира Наумовага «Татарстан Республикасының атказанган укытучысы» дигән мактаулы исем бирелде.
Казан шәһәре Архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсенең генераль план бүлеге җитәкчесе Әнсар Хәбибуллин Татарстан Республикасы рәисе рәхмәте белән бүләкләнде.
«Казан хакына мактауга лаеклы хезмәте өчен» аерым хөрмәт билгесе белән:
Татарстан Республикасы «Динамо» физик тәрбия-спорт берләшмәсе рәисенең беренче урынбасары Салават Гайсин;
«Татарстанда ВТБ банкы» төбәк операция офисының операция офисы идарәчесе – вице-президент Мәрьям Дәүләтшина;
Татарстан Республикасы Киңлекне планлаштыру институты директорының беренче урынбасары Дмитрий Кремлев;
Казан шәһәре Думасы аппаратының Норматив-хокук идарәсе бүлеге башлыгы Ольга Обухова;
«Казан Банкы» икътисади үсеш коммерция банкы вице-президенты Андрей Таврин;
Төбәкара клиника-диагностика үзәгенең дәвалау эше буенча генераль директоры урынбасары Наталья Стекольщикова бүләкләнде.
«Крез һәм К» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең транспорт йөртүчесе Илдар Ситдыйковка «Казанның иминлеге хакына башкарган хезмәте өчен» махсус аерым хөрмәт билгесе тапшырылды.
«Сак» федераль дәүләт унитар предприятиесенең хәрбиләштерелгән сак отряды хезмәткәрләре Игорь Голиковка һәм Андрей Рысаевка Казанның Мактау грамоталары тапшырылды.
Күпьеллык намуслы хезмәте һәм халык сәламәтлеген саклау эшендәге казанышлары өчен терапия бүлеге мөдире – Төбәкара клиника-диагностика үзәге табиб-кардиологы Лилия Макуловага Казанның Мактау грамотасы тапшырылды.
«Хезмәт күрсәтү, төзекләндерү һәм яшелләндерү+К» идарәче компаниясе директоры Кәүсәрия Матросова Казанның Мактау грамотасы белән бүләкләнде.
Казан шәһәренең иминлеге хакына башкарган күпьеллык намуслы хезмәте өчен «Казангоргаз» эксплуатация-җитештерү идарәсе башлыгы Госман Низаметдинов һәм ун елдан артык Казан шәһәренең Идел буе район суды рәисе вазифасын башкарган Ринат Сафин Казанның Мактау грамотасы белән бүләкләнде.
«Арт-Девелопмент» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте генераль директоры Айнур Фәрхетдиновка Казанның Мактау грамотасы тапшырылды.
«ТАШ» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте генераль директоры Артем Лопатинга һәм 21 нче шәһәр поликлиникасының баш табибы Владимир Филатовка Казан Мэрының рәхмәте белдерелде.
«Бердәм Россиянең Яшь Гвардиясе» бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлекчәсе гуманитар үзәге җитәкчесе Азим Арсланов «Казан волонтеры» мактау билгесенә лаек булды.
EndFragment