Бүген Казан Ратушасында Киров районының 100 еллыгына багышланган тантаналы җыелыш узды. Шәһәр мэры Илсур Метшин халыкны әлеге истәлекле вакыйга белән котлады һәм район һәм шәһәр үсешенә зур өлеш керткәннәргә бүләкләр тапшырды.
«Казанның Киров районына 100 ел — тарихи истәлекле чор. Бу чорда күп буыннарның тарихы, гореф-гадәтләре, хезмәте һәм хыяллары берләштерелгән тулы бер чорга йомгак ясарга була», — диде Илсур Метшин.
Мэр билгеләп үткәнчә, Киров районы тиз үсә: анда яңа йортлар актив төзелә, инфраструктура бик тиз яхшыра. Төп проектларның берсе дистәләгән мең кешене арзан торак белән тәэмин иткән «Салават күпере» эре торак массивын төзү булды.
Мөһим вакыйгалар арасында – Юдино бистәсен үзгәртеп кору, Горький шоссесын төзекләндерү һәм аның күчермә юлын төзү. Бүген шулай ук алыштыргысыз тарихи территория – Адмиралтейство бистәсе торгызыла, һәм Алафузов фабрикасы территориясен яңарту әзерләнә.
Шәһәр башлыгы Казан дары заводының шәһәр һәм бөтен төбәк икътисадына керткән өлешен аерым ассызыклады.
Мэр сүзләренчә, Киров районы шәһәрнең иң «яшел» территорияләренең берсе булып тора. «Киров районын башкалабызның иң төзек территорияләренең берсе дип атарга була. Ул йөзләрчә мең кеше өчен уңайлырак һәм заманча йортка әверелә бара, шул ук вакытта үзенең тарихи биналарының архитектурасын саклап кала», – диде ул.
Казан мэры район халкының ролен аерым билгеләп үтте, аларның кече Ватанга булган мәхәббәте территорияләрне үстерергә ярдәм итә, дип ассызыклады. «Бу казанышларның барысы да җирле халыкның битараф булмавы, аларның хезмәте һәм туган җиргә булган мәхәббәте нәтиҗәсендә мөмкин була. Хезмәт ветераннарына, районның үсүенә үз өлешләрен керткәннәргә аерым рәхмәт белдерәсем килә», — дип йомгаклады Казан мэры.
Аннары Илсур Метшин Киров районы үсешенә зур өлеш керткән Казан халкына бүләкләр тапшырды.
«Ана даны - Материнская слава» медале белән алты бала анасы Светлана Данилова бүләкләнде.
«ТАССР төзелүгә 100 ел» медален мэр кулыннан хезмәт ветераны Екатерина Пименова һәм Киров районы ветераннарының (пенсионерларының) җирле иҗтимагый оешмасы рәисе Гөлсирә Снегирева алды.
«Казан хакына хезмәт һәм фидакарьлек өчен» билгесе 4 нче шәһәр балалар поликлиникасының шәфкать туташы Елена Шакирҗановага һәм 95 нче балалар бакчасы тәрбиячесе Галина Щекотовага тапшырылды.
«Казанга намуслы хезмәте өчен» билгесе белән берьюлы алты кеше бүләкләнде: «ТРИО» Махсуслаштырылган төзүче ҖЧҖ директоры Андрей Беляков, «Казан дәүләт казна дары заводы» федераль казна предприятиесенең 30 нчы цехы, 67 нче участогы ветераннары белән эшләү буенча белгеч Әлфия Газитова, 151 нче мәктәпнең физика укытучысы Тамара Ланцева, «Снежный Барс» спорт мәктәбе директоры Андрей 10 нчы балалар сәнгать мәктәбенең хор һәм теоретик фәннәр укытучысы Ирина Симакова һәм 92 нче балалар бакчасы тәрбиячесе Наталья Пашутова катнашты.
«ТР ҖҮИ үсешендәге казанышлары өчен» медален Казанның Киров һәм Мәскәү районнары администрациясенең оештыру-кадрлар эше баш белгече Наил Гаттаровка, Казанның Киров һәм Мәскәү районнары администрациясенең торак сәясәте бүлеге башлыгы Андрей Литвинга һәм Киров һәм Мәскәү районнары администрациясенең сатып алулар бүлеге баш белгече Ирина Остальцевага тапшырдылар.
Илсур Метшин шулай ук рәхмәт белдерде, Районның атказанган хезмәткәрләренә рәхмәт хатлары һәм грамоталар тапшырды.