Узган җәйге каникулларда Татарстан башкаласының 12 мәктәбе яңартылды, бу утырту урыннарын 291гә арттырырга мөмкинлек бирде. Төзелеш-монтаж эшләрен башкаруга республика бюджетыннан 271 млн сум акча бүлеп бирелгән. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә Казанның Азык-төлек һәм социаль туклану департаменты генераль директоры Рима Мөхәммәдшина хәбәр итте.
«Һичшиксез, мәктәп ашханәләре кичә һәм бүген — бөтенләй ике төрле күренеш. Алар безне, балаларыбызны һәм укытучыларыбызны сөендерә. Барлык кабул ителгән карарлар өчен Татарстан Республикасы рәисенә рәхмәт. Бүгенге көндә мәктәп ашханәләрен төзекләндерү программасы бөтен республика буенча алып барыла», — дип билгеләде шәһәр мэры Илсур Метшин.
Шәһәрдә барлыгы 188 мәктәп рестораны эшли. Җиһазларны яңартуны азык-төлек блокларында гына түгел, ә башка кирәк булган урыннарда да үткәрәләр. Мәсәлән, 1 сентябрьгә мәктәп ашханәләрендә 37 млн сумлык җайланмалар урнаштырылган, 9,5 млн сумлык җиһаз һәм бизәү элементлары яңартылган, 17 млн сумлык кухня җиһазы һәм савыт-саба сатып алынган. Бу максатларга Туклану департаменты 64 млн сумга якын үз акчаларын юнәлдергән.
«Бу шундый очрак ки, департамент үзе, шәхсән генераль директор үз өлешен кертә, һәр проектка игътибар бирә. Шуңа күрә бүген дә бу тырышлыкларның бердәмлеге нәтиҗә бирде. Барлык мәктәпләр дә тулысынча төзекләндерелмәгән, әмма мәктәп рестораннары — элеккеге ашханәләр — барысы да яңа. Кайберләренә без инде икенче тапкыр ремонт үткәрәбез, мәсәлән, 146 нчы лицейда яки 19 нчы гимназиядә. Аларда беренче мәртәбә ремонт 13 ел элек үткәрелгән иде», — диде шәһәр башлыгы.
Азык-төлек блокларының матди-техник базасы да яңартылды. Мәктәп пешекчеләренең кул хезмәтен җиңеләйтү өчен мәктәпләрдә заманча казан юу машиналары урнаштырдылар, 62 гидравлик, 123 товар һәм 106 өстәл әзерләү арбасы сатып алдылар. Мөхәммәдшина сүзләренчә, яңа җиһаз авырлыкларны күтәрү һәм күчерү белән бәйле физик йөкләнешне киметәчәк, шулай ук өстәлләрне бизәүне тизләтәчәк.
Мәктәп рестораннарыннан тыш, яңа уку елына оешманың Туклану комбинаты төзекләндерелгән. Эшчеләр ай ахырына кадәр 8 мең кв.м мәйданда түбә ремонтының икенче өлешен төгәлләячәкләр. Кайнар цехта идәннәрне норматив хәлгә китергәннәр, ә яшелчәләрне чистарту зонасында буяу-төзәтү эшләрен тәмамлаганнар.