Бүген Казанның Совет районындагы 95 нче табигый-фәнни лицеенда ел саен уздырыла торган август педагогик конференциясендә мәгариф хезмәткәрләрен бүләкләү булды. Педагогларга дәүләт һәм идарә тармагы бүләкләрен ТР Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин һәм Казан мэры Илсур Метшин тапшырды.
«Татарстан Республикасының атказанган укытучысы» исеме Казанның Яңа Савин районы «Ресурс» 146 нчы лицееның тарих укытучысы Гүзәл Әлбирт кызы Дусталевага, Казанның Идел буе районы Россия Герое Д.Р.Гыйлемханов исемендәге 42 нче урта мәктәбенең укыту эшләре буенча директор урынбасары Миләүшә Җиһангәр кызы Хөсәеновага бирелде.
Мәгариф өлкәсендәге казанышлары һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен Казан шәһәре Совет районының 11 нче күппрофильле лицееның хезмәт укытучысы Ләйлә Илгиз кызы Торговкинага «Татарстан Республикасының атказанган укытучысы» дигән мактаулы исем бирелде.
Күпьеллык намуслы хезмәте һәм мәгариф өлкәсендәге зур хезмәтләре өчен «Россия Федерациясе мәгариф өлкәсенең Мактаулы хезмәткәре» дигән мактаулы исем Казанның Мәскәү районындагы 282 нче катнаш төрдәге балалар бакчасы мөдире Фирания Тимерхан кызы Вәлиевага бирелде.
«Мактаулы остаз» күкрәк билгесе белән Казанның Идел буе районы 20 нче балалар музыка мәктәбе директоры Мария Александровна Галләмова бүләкләнде.
Күпьеллык намуслы хезмәте һәм мәгариф өлкәсендәге зур хезмәтләре өчен Россия Федерациясе Мәгариф Министрлыгының Мактау грамотасы белән Казанның Совет районы мәгариф үзәгенең аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүче 22 нче урта гомуми белем мәктәбе директоры Гөлнар Җиһанша кызы Коптелова, Казанның Авиатөзелеш районы балалар сәнгать мәктәбе директоры Людмила Сергеевна Стюфеева бүләкләнде.
Күренекле казанышлары һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен «Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән өлкәсе отличнигы» билгесе белән Казан шәһәре Балалар экология-биология үзәге директоры Диләрә Нургаен кызы Галиева бүләкләнде.
«Казан хакына фидакарь хезмәте өчен» билгесе белән Казанның Совет районындагы 22 нче урта гомуми белем мәктәбенең музыка укытучысы Әлфия Рәфәгать кызы Закирова бүләкләнде.
Күпьеллык намуслы хезмәтләре, мәгариф өлкәсендәге казанышлары һәм үсеп килүче буынны лаеклы тәрбияләүгә керткән зур өлешләре өчен Казан шәһәренең Совет районының 4 нче балалар сәнгать мәктәбе директоры Марина Леонидовна Рәхмәтуллина, Казанның Совет районының 30 нчы балалар музыка мәктәбе укытучысы Наталья Анатольевна Стрельникова ««Казанга намуслы хезмәте өчен» Мактау билгесе белән бүләкләнделәр.
Күпьеллык намуслы хезмәтләре, мәгариф өлкәсендәге казанышлары һәм үсеп килүче буынны лаеклы тәрбияләүгә зур өлеш керткәннәре өчен Казанның Мактау грамоталары белән Казанның Совет районы С.Х.Заһидуллина исемендәге 159 нчы лицейның физик культура укытучысы Виктор Александрович Барлев, Казанның Вахитов районы тәрбия һәм укытуның татар теле белән катнаш төрдәге 188 нче балалар бакчасының музыка җитәкчесе Ольга Александровна Васильева, Казанның Мәскәү районы Ж.А.Зайцева исемендәге 122 нче гимназиянең рәсем сәнгате укытучысы Ольга Эльмировна Веселкова, Казанның Киров районында татар телендә тәрбияләү һәм укытуның катнаш төрдәге 321 нче балалар бакчасында татар телен өйрәтү буенча тәрбияче Захарова Раушания Низаметдин кызы, Казанның Яңа Савин районында 397 нче балалар бакчасының Балаларны үстерү үзәгенең өлкән тәрбиячесе Касыймова Вера Анатольевна, Казанның Мәскәү районында 164 нче балалар бакчасының өлкән тәрбиячесе Кириллова Елена Викторовна, Казанның Авиатөзелеш районында катнаш төрдәге 353 нче балалар бакчасы мөдире Ирина Александровна Рябова, Казанның Совет районында катнаш төрдәге 305 нче балалар бакчасы мөдире Зөһрә Шәймәрдән кызы Шәяхмәтова, Казанның Совет районында катнаш төрдәге 180 нче балалар бакчасы мөдире Флүрә Мәсгут кызы Яриева.
Намуслы хезмәтләре, мәгариф өлкәсендәге казанышлары һәм үсеп килүче буынны лаеклы тәрбияләүгә зур өлеш керткәннәре өчен Казан шәһәре Мэрының Рәхмәте белән Казанның Яңа Савин районы 143 нче урта мәктәбенең физик тәрбия укытучысы Рафаил Үзбәк улы Билялов, Казан шәһәре Совет районының татар телендә тәрбия һәм мәгарифнең катнаш төре буенча 67 нче балалар бакчасы тәрбиячесе Раушания Гаптелрак кызы Вәлиуллина, Казанның Авиатөзелеш районындагы 348 нче балалар бакчасының катнаш төрдәге татар теле тәрбиячесе Фәния Равил кызы Хәсәнова, Казанның Вахитов районындагы 51 нче урта гомуми белем мәктәбенең инглиз теле укытучысы Алинә Камил кызы Шакирова, Казанның Идел буе районындагы 358 нче санлы татар телендә тәрбияләү һәм белем бирүнең катнаш төрендәге балалар бакчасы тәрбиячесе Лилия Әнвәр кызы Шакирова.
Намуслы хезмәтләре, мәгариф өлкәсендәге казанышлары һәм үсеп килүче буынны лаеклы тәрбияләүгә зур өлеш керткәннәре өчен Казан шәһәре Мэрының Рәхмәте белән Казан шәһәре Авиатөзелеш районының 37 нче гимназиясенең туган тел укытучысы Гөлүсә Рәшид кызы Денисова, Казан шәһәре Киров районының А.И.Чехов исемендәге 67 нче мәктәбенең Ватанны саклау һәм иминлек нигезләрен оештыручы укытучысы Дмитрий Владимирович Карзевич, Казанның Идел буе районындагы Җәүдәт Фәйзи исемендәге балалар музыка мәктәбенең тынлы уен кораллары укытучысы Михаил Владимирович Лебедев бүләкләнде.