Бүген Татарстан башкаласында кикбоксинг буенча Мэр кубогына беренче төбәкара турнир тәмамланды, ул өч көн дәвамында – 22 августтан 24 августка кадәр – Россиянең 10 төбәгеннән 103 спортчыны берләштерде. Ябылу тантанасында Казан мэры Илсур Метшин да булды.
«Мин чын күңелдән ышанам, безнең шәһәрдә спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше һәр кешебез өчен норма булачак. Бу ярышлар — безнең спорт казанышлары әрңәсендә тагын бер якты вакыйга. Алар көчле илһам дулкыны белән башкалабызга таралыр һәм бу искиткеч спорт төренә тагын да күбрәк егетләр килерләр дип ышанам», — дип мөрәҗәгать итте Илсур Метшин ярышларда катнашучыларга һәм тамашачыларга.
Шәһәр башлыгы турнирның мактаулы тамашачылары булган махсус хәрби операциядә катнашучыларны да сәламләде. «Безнең белән бүген залда һәм хәтта рингта да — МХОдәге данлыклы көрәшчеләр. Батырлыгыгыз, куәтегез һәм үрнәгегез өчен рәхмәт сезгә, сакклаучылар! Безнең ихлас өметебез — мондый ярышларда Ватаныбызның яңа, көчле рухлы сакчылары үсәчәк», — дип ассызыклады мэр.
Турнирның мәртәбәле кунаклары арасында кикбоксинг буенча күп тапкыр дөнья чемпионы, Калмыкия Республикасы башлыгы Бату Хасиков та бар иде. «Татарстан — спортлы республикаларның берсе. Кикбоксингка зур игътибар бирелүен күрү күңелле, һәм бу әлеге көрәш сәнгате үсешендә яңа тамыр булачак. Тамашачылар ягыннан бу вакыйгага зур кызыксыну аеруча сөендерә. Егетләрне котлыйм! Бу киләчәктәге зур җиңүләр өчен яхшы нигез», – дип билгеләде ул.
Россия кикбоксчысы, Европа һәм дөнья чемпионы, спорт мастеры Владимир Минаев шулай ук спортчыларны зур спорт бәйрәме белән котлады. «Казан егетләренең яшьтән үк үзләрен чын көрәшче ролендә сынап карый алырлык мәйданчыгы бар. Оештыручыларга, Кикбоксинг буенча федерациягә рәхмәт. Бу традицион кубокка әверелсен, биредә йолдызлар тусын! Мондый турнирлар халыкара аренада ил исеменнән чыгыш ясаячак өметле спортчыларны ачыклый», — дип йомгаклады Владимир Минаев.
Мэр кубогы өчен Татарстан Республикасы, Мәскәү, Марий Эл һәм Удмуртия республикаларыннан, шулай ук Киров, Оренбург, Самара, Саратов, Свердловск, Ульяновск һәм Воронеж өлкәләреннән кикбоксчылар көрәште.
Ярышлар ике төп дисциплинада узды: «Фулл-контакт» (17-18 яшьлек яшүсмерләр, 13-14 һәм 15-16 яшьлек яшүсмерләр) һәм «К1» (17-18 яшьлек яшүсмерләр, 15-16 яшьлек яшүсмерләр). Турнирны ачу тантанасы һәм беренчел көрәшләр 23 августта, ә җиңүчеләрне һәм бүләкләнүчеләрне билгеләгән финал көрәшләре 24 августта узды. Спорт вакыйгасына шулай ук GPRO лигасы кагыйдәләре буенча һөнәри көрәшләр дә үзенчәлекле тамаша өстәде.
«К1» дисциплинасында 57 кг авырлык категориясендә беренче урынны Саратов өлкәсеннән Егор Ножин яулады, ә 54 кг авырлыкта беренче урынны Татарстаннан Әмир Сәхибгәрәев яулады.
Фулл-контакт дисциплинасында 60 кг авырлыкта Анаар Җәфәров (Татарстан), 57 кг авырлыкта Станислав Мозалев (Ульяновск өлкәсе) һәм 42 кг авырлыкта Рамазан Харисов (Татарстан) җиңүчеләр булдылар.
Турнирда җиңүчеләрнең берсе, Чиләбе өлкәсеннән Фәррух Ботиров, «К1» бүлегендә 1 урынны алып, үз тәэсирләре белән уртаклашты: «Казан – искиткеч мохитле, мәчетле, гыйбадәтханәле, чиста, искиткеч шәһәр. Мин монда үземнең әзерлек дәрәҗәсен тикшерергә килдем. Минем өчен бу турнир киләчәк көрәшләргә әзер булуыма ышану өсти».
Турнирда югары нәтиҗәләр күрсәткән Татарстаннан иң яхшы кикбоксчылар 2025 елда республика беренчелегендә катнашу өчен кикбоксинг буенча шәһәр җыелма командасы составына керәчәк.
Турнир кысаларында махсус зона оештырылды, анда теләгән һәркем кикбоксинг секциясенә языла алды. Казанның Кикбоксинг федерациясе 7 яшьтән 35 яшькә кадәрге балалар һәм өлкәннәр өчен төркемнәргә җыюны алып бара. Беренче күнегүләр сентябрьдә «Авангард» яшүсмерләр клубында (Ломжа ур., 15), «Алга» яшьләр клубында (Мәүлетов ур., 21) һәм «Кояш Нуры» яшьләр клубында (Хәкиев ур., 25а) башлана.