Аның беренче участогы буенча эш хәрәкәтен Мэр Яңа ел бәйрәмнәренә кадәр ачуны йөкләде
(KZN.RU, 6-нчы декабрь). Тукай мәйданы һәм Танк боҗрасын тоташтыра торган яңа автомагистраль буенча хәрәкәт ачып җибәрү Оренбург трактындагы хәрәкәтне җиңеләйтә, шуңа күрә эшләрне тизләтергә кирәк. Казан Мэры Илсур Метшин бүген өч чишелеш белән комплекста яңа трасса төзелешен караган вакытта шундый бурыч куйды.
“Танк боҗрасыннан алып Әмәт магистраленә кадәр булган өлеш тә транспорт ситуациясен җиңеләйтәчәк. Хәрәкәтне Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан, шәһәргә ел саен күп итеп киләчәк кунаклар алдыннан ачып җибәрергә кирәк”, - дип ассызыклады шәһәр башлыгы.
Хәзерге вакытта биредә асфальтның түбән катламы җәелгән. Якын киләчәктә канализация һәм су үткәрү торбаларын кабат тоташтырырга, ут баганалары һәм куркынычсызлык киртәләре урнаштырырга, шулай ук тулаем алганда югары әзерлек дәрәҗәсендә булган Даурия һәм Әмәт магистрале киселешендәге һәм Танк боҗрасындагы чишелеш хәрәкәтен ачып җибәрүне тәмамларга кирәк булачак.
Исегезгә төшерәбез, 5 км озынлыктагы яңа магистраль Оренбург трактына, шулай ук Павлюхин һәм Сәлимҗанов урамнарына параллель рәвештә Танк боҗрасыннан Пушкин урамына (КДФИИ) кадәр сузылган.
6 полосалы юл үз эченә 3 эре транспорт чишелешен ала – Танк боҗрасындагы, Даурия һәм Әмәт магистрале киселешендәге, шулай ук Эсперанто һәм Тихомирнов урамнары киселешендәге чишелешләр. Моннан тыш, хәзерге вакытта Әмәт поселогына менә торган урында Ипподром урамы буенча юлүткәргеч төзелеше бара.
Бу комплекс Универсиадага әзерлек программасы кысаларында мөһим проектларның берсе буларак карала. Аны төзү шәһәр үзәгеннән аэропортка юлны һәм киресенчә туктаусыз хәрәкәтне тәэмин итәчәк, зур һәм кече Казан боҗрасын тоташтырачак һәм тулаем алганда бу участоктагы транспорт агымнарын бушатачак.
Шулай ук Капиталь төзелеш һәм реконструкция идарәсе башлыгы Илгиз Латыйпов Мэр үтенече буенча кар яуганда тротуарларга асфальт салу очракларын шәрехләде. Аның сүзләренә караганда, мондый катлам ничек тә даими катлам буларак каралмый.
“Бу – җәяүлеләр өчен вакытлы йөрү урыны, без аны кышын йөреп булсын өчен җәябез. Язын әлеге участоклар кабат ясалачак. Әлеге эшләр подрядчы оешма хисабына башкарыла”, - дип аңлатты И.Латыйпов.
Тулаем алганда, икенче елга күчә торган юл объектлары эшен кышка туктатып тору эшләре ел саен була. Асфальтның вакытлыча саклый торган өлешен салу язын юл нигезен саклап калырга ярдәм итә. Шул ук вакытта барлык нормаларга туры китереп һәм бәйсез лаборатор сынаулар узган даими юл катламына гына бюджеттан акча бүлеп бирелә.