Михаил Столяров белән очрашу Казан ратушасында узды.
(KZN.RU, 6-нчы декабрь). Бүген Казан Мэры Илсур Метшин Әстерхан администрациясе башлыгы Михаил Столяров белән катнашты. Очрашу шәһәр ратушасында узды.
Чарада шулай Казан шәһәре Думасы сәркатибе Людмила Андреева һәм Әстерхан өлкәсе Думасы рәисенең беренче урынбасары Әнвәр Алмаев катнашты.
Татарстан башкаласында беренче тапкыр булган Әстерхан Мэры Казанның матур һәм төзекләндерелгән шәһәр булуын билгеләде. Илсур Метшин, үз чиратында, 2013 елда Универсиаданы кабул итәчәк шәһәр буларак шактый эшләнәсе эш барлыгын билгеләде.
Якын арада куллануга тапшырылачак төп объектлар арасыннан Мэр өч катлы чишелеше булган Ленин дамбасын, метроның 3 яңа станциясен, Спортның су төрләре сарае һәм, әлбәттә, 45 мең тамашачыга исәпләнгән футбол стадионын атады. XXVII Бөтендөнья студентлар уеннарының ачылу һәм ябылу церемонияләре нәкъ монда узачак. “Язын биналарның фасадларын яңартасы, яшелләндерү һәм төзекләндерү эшләрен башкарасы бар”, - дип өстәде И.Метшин.
Ике як шәһәрләрнең икътисади, фәнни һәм мәдәни өлкәләрендә хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча фикер алыштырлар.