Бүген шәһәр Башкарма комитетында Казан мэры Илсур Метшин махсус операция барышында Россия Героеның «Алтын Йолдызы»на лаек булган беренче хатын-кыз Людмила Болилая белән очрашты. Людмила Казанга шәһәр башлыгы чакыруы буенча килгән. Иртәгә ул улы белән халык бәйрәме Сабантуйга барачак.
Очрашуда Людмила Болилая Казан турындагы тәэсирләре белән уртаклашты, Татарстан башкаласын матур һәм заманча шәһәр буларак билгеләп үтте. Илсур Метшин белән бергә алар төрле темалар, шул исәптән МХО волонтерларына ярдәм итү турында фикер алыштылар.
Исегезгә төшерәбез, май аенда Россия президенты Владимир Путин Кремльнең Екатерина залында Людмила Болилаяны Россия Героеның «Алтын Йолдызы» белән бүләкләде. Бүләк хәрби бурычын үтәгәндә күрсәткән батырлыклары өчен бирелде.
Людмила Болилая 2023 елда контракт имзалаган, шуннан соң аны Суворов һәм Кутузов орденлы 3 нче Висленск Кызыл Байраклы мотоукчы дивизиясенең 231 нче аерым медицина батальонына алганнар. Быелның гыйнварында ефрейтор шул ук дивизиянең 1220 нче мотоукчылар полкы медпунктына шәфкать туташы итеп күчерелә.
Курск өлкәсендә хәрби хәрәкәтләр вакытында Людмила Болилая ышыкта булган. Әмма дошман уты астында яралыларга кичектергесез медицина ярдәме күрсәтү өчен, ышыктан чыгып, аларны алга таба эвакуацияләүгә әзерләгән. Дошман ягыннан дәвам иткән атыш барышында ул үзе белән авыр яраланган офицерны каплый һәм хәрби хезмәткәрнең гомерен саклап кала.
Ефрейтор күпсанлы җәрәхәтләр ала һәм медик-санитар батальонга, ә аннары А.А. Вишневский исемендәге Үзәк хәрби клиник госпитальгә китерелә. Медицина учреждениесендә ул озак дәвалана.
Шулай ук Кораллы Көчләргә йөкләнгән бурычларны хәл итүдә ярдәм иткәне өчен Людмила Болилаяның «Хәрби бердәмлекне ныгыту өчен» медале бар. Махсус хәрби операция максатларына ирешүгә ярдәм итә торган бурычларны уңышлы үтәгәне өчен ул «Махсус хәрби операциядә катнашучы» медале алды.
Госпитальдән чыккач, Людмила Болилая «Россия лидерлары. Сәясәт» кадрлар проекты катнашучысы була.
Людмила Болилая 1985 елның 18 ноябрендә Саратов өлкәсенең Петровск шәһәрендә туган. 2008 елда Россиянең булачак герое «Дәвалау эше» белгечлеге буенча Саратов өлкәсенең база медицина көллиятен тәмамлаган. Хезмәткә чакырылганчы ул 16 ел ашыгыч ярдәм фельдшеры булып эшләгән.
2019 елга кадәр ул Саратов шәһәренең медицина ярдәме станциясендә ашыгыч ярдәм хезмәтендә фельдшер булган. Аннары, 2023 елга кадәр Мәскәү өлкәсенең ашыгыч ярдәм станциясенең Ступинск подстанциясендә эшләгән.