Казан Ратушасында «Минск һәм Казан: кардәшлек — үсешнең яңа этәргече» бизнес-форумы башланды. Чара Татарстан башкаласында Минск көннәре кысаларында оештырылган. Форум башланыр алдыннан матбугат алымы уздырылды, анда Казан мэры Илсур Метшин һәм Беларусь башкаласының шәһәр Башкарма комитеты рәисе Владимир Кухарев журналистларның сорауларына җавап бирделәр.
«Без бөтен яңалыкка бик кызыгып карыйбыз. Минск шәһәре хуҗалыкны элеккеге Советлар Союзы киңлекләрендә генә түгел, ә аннан читтә дә өлге итеп күрсәтү үрнәге булып тора. Безгә хезмәттәшләребездән өйрәнерлек нәрсәләр күп», — диде Илсур Метшин.
Ул билгеләп үткәнчә, Беларуссия белән Россияне күптәнге кардәшлек мөнәсәбәтләре бәйли. Узган елның декабрендә Илсур Метшин һәм Владимир Кухарев Казан белән Минск арасында кардәшлек мөнәсәбәтләре урнаштыру һәм хезмәттәшлек турында килешүгә кул куйдылар.
«Күптәнге элемтәләребез өчен рәхмәт белдерәм. Белорус җәмәгать транспортын билгеләп үтәм: автобуслар да, троллейбуслар да, трамвайлар да бүген заманча дөньякүләм дәрәҗәдә Казанның юлларын бизиләр һәм җәмәгать транспортына хезмәт итәләр. Минсктан башка күп нәрсәләргә өйрәнер нәрсәләребез бар, һәм без моны рәхәтләнеп эшләячәкбез. Ә бүген без Минск һәм Казан эш партнерларыбыз белән әңгәмәне дәвам итәчәкбез», – дип ышандырды Татарстан башкаласы мэры.
Үз чиратында Беларусь башкаласы шәһәр Башкарма комитеты рәисе бизнес-форумны югары дәрәҗәдә оештырган өчен рәхмәт белдерде һәм Минск көннәрен уздыру үзара мөнәсәбәтләрне үстерүгә һәм яңа юнәлешләр ачуга яңа этәргеч бирер, дип ышаныч белдерде.
«Соңгы елларда үзара файдалы күп кенә яңа юнәлешләр ачылуын күрәбез. Бизнес һәрвакыт үсеш өчен яңа мөмкинлекләр таба. Мондый форумны уздыру бик мөһим, чөнки биредә партнерлар барлыкка килә һәм элемтәләр корыла. Бүгенге форум сәгатьләрне чагыштырырга һәм үзара мөнәсәбәтләрне алга таба үстерергә этәргеч бирәчәк. Бу хәтта без элек актив эшләмәгән тармакларда да урын алачак», — дип билгеләде Владимир Кухарев.
«Минск һәм Казан: кардәшлек — үсешнең яңа этәргече» бизнес-форумында Белоруссия ширкәтләре вәкилләре белән сөйләшүләр планлаштырылган. Беларусь Республикасының рәсми делегациясе составында яңа технологияләр, машина төзелеше, электротехника, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек продукциясе җитештерү, туристлык һәм башка тармакларда эшләүче 20дән артык предприятие вәкилләре бар.
Элегрәк хәбәр ителгәнчә, Илсур Метшин һәм Владимир Кухарев Дан Мемориалы колоннадасының Мәңгелек утына чәчәкләр салганнар. Беларусь Республикасы делегациясе Татарстан башкаласында 9 һәм 10 июньдә уза торган Минск көннәренә сәфәр белән килде. Ике көн дәвамында эш очрашулары, ярминкәләр, спорт һәм мәдәни чаралар уздыру планлаштырыла. 10 июньнән 15 июньгә кадәр «Казан» Агросәнәгать паркында белорус товарлары ярминкәсе узачак. Казанлылар Белоруссиянең алдынгы предприятиеләренең сөт һәм ит продукциясен, камыр ризыкларын сатып алырга мөмкин.