Казанның Идел буе районындагы 33 нче хәрби шәһәрчегендә 220 урынлык яңа балалар бакчасы төзелә. 3,8 мең кв.м мәйданлы бинада 3 яшьтән 7 яшькә кадәрге балалар өчен 16 төркем урнашачак. Төзелешне 1 августка тәмамлау планлаштырыла. Балалар бакчасы монастырь ермагы ярында урнашкан, аның яр буен төзүчеләр төзекләндергән инде. Бүген Казан мэры Илсур Метшин мәктәпкәчә учреждение төзелешенең барышын бәяләде.
«Яңа торак йортлар төзү мәҗбүри рәвештә социаль инфраструктура төзелеше белән бергә бара. Бу безнең гадәти күренеш. Һәм шундый мисалларның берсе — яңа торак комплекслар төзелә торган 33 нче хәрби шәһәрчектә 220 урынга исәпләнгән балалар бакчасы. Соңгы 20 елда без 24 мең балага 145 яңа балалар бакчасы төзедек. Һәм без бу эшне дәвам итәбез. Матур урында безнең балалар лаеклы, сыйфатлы мәктәпкәчә белем алсын өчен барысы да барлыкка киләчәк», — диде Казан мэры Илсур Метшин
3,8 мең кв.м мәйданлы бинада «Аквамарин» торак комплексында яшәүче 3 яшьтән 7 яшькә кадәрге балалар өчен 16 төркем урнашачак.
Беренче катта кечкенә яшьтәге төркемнәр, шулай ук ашханә, кер юу бүлмәсе, медицина блогы һәм һәр төркем өчен аерым урамга чыгу урыннары булачак. Кергәндә янгын сүндерү посты булган көндезге вахта бинасы урнаштырылачак.
Икенче катта кече, урта һәм әзерлек төркемнәре, методика кабинеты, администрация бүлмәсе, \езмәткәрләр бүлмәсе, шулай ук музыка һәм физкультура заллары урнашачак. Мәктәпкәчә учреждениене заманча технологик җиһазлар белән җиһазландырачаклар.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, балалар бакчасы яңа торак комплексын 43 эш урыны белән тәэмин итәчәк. Анда 16 тәрбияче,16 бала караучы һәм 11 техник хезмәткәре эшләячәк.
Балалар бакчасын төзү эшләре быел апрель аенда башланган. Эшчеләр инде свайлар сугуны төгәлләгәннәр, фундаментның өске өлешен – ростверк урнаштырганнар һәм беркеткәннәр, шулай ук фундамент бетон блоклар салганнар. «БСК» ҖЧҖ генераль подрядчысы Эдуард Әхмәтов хәбәр иткәнчә, объектта цоколь салу һәм кире салу эшләре төгәлләнгән диярлек. Бүгенге көндә мәйданчыкта 19 төзүче һәм биш берәмлек техника эшли.
Казан мэрына «Татинвестгражданпроект» белгечләре тарафыннан эшләнгән проектның эчке бизәлеше дизайны планын тәкъдим иттеләр.
Балалар бакчасы төзелә торган монастырь ермагының яр буе территориясендә зур эшләр башкарылган. Биредә төзелеш ширкәте җәяүлеләр сукмагы, күзәтү мәйданчыклары, эскәмияләр, урам кәнәфиләре һәм өстәлләре, мәгълүмати такталар, таган һәм велосипедлар өчен парковка булган яр буен төзекләндергән. Монастырь инешендә кыр үрдәкләре, ләтчәләр, сү күсесе, су төн күбәләкләре, күл акчарлагы яши, шулай ук Татарстанның Кызыл китапка кертелгән кошлары — чумгалар оя кора. 33 нче Хәрби шәһәрчек халкында ял итү һәм йөреп кайту өчен төзекләндерелгән табигый зона барлыкка килде.
Төзелешне карауда шулай ук Вахитов һәм Идел буе районы башлыгы Альберт Салихов, шәһәрнең Капиталь төзелеш һәм төзекләндерү идарәсе башлыгы Марат Сәмигулин, мәгариф идарәсе җитәкчесе Ирек Ризванов катнашты.