17 майда паркларда һәм скверларда җәйге сезон башлана. Бай җәйге программаны Горки-Әмәт урманында лекторийлар һәм балалар мастер-класслары белән бәйрәм ачып җибәрәчәк. Музыкаль сәхнәдә Казан диджейлары, җирле музыкаль төркемнәр чыгыш ясаячак. Хедлайнер BLIZKEY башкаручысы булачак. Шәһәрнең җәмәгать киңлекләрендәге җәйге программа турында эшлекле дүшәмбедә Казанның парклар һәм скверлар дирекциясе җитәкчесе Айгөл Латыйпова сөйләде.
Инде 10 ел республикада Татарстанның җәмәгать киңлекләрен үстерү программасы гамәлгә ашырыла, аның ярдәмендә парклар, скверлар, яр буйлары һәм бульварлар яңартыла. Казанда гына да бу еллар эчендә 48 җәмәгать урыны төзекләндерелде.
«Барысы да «Йөз сквер» программасыннан башланды. Бу зур булмаган территорияләр иде, ләкин нәкъ менә алардан зур эш башланды, ул башта республика, аннары федераль программага әверелде. Без башлаган эшләребездә һәрвакыт Татарстан рәисе Рөстәм Нургали улының ярдәмен тоябыз. Әлеге эш нәтиҗәсендә шәһәрдә парк зоналары мәйданы 500 гектарга артты, әмма, әлбәттә, әле күп нәрсә эшлисе бар», – дип билгеләде Казан мэры Илсур Метшин. – Реконструкциядән соң җәмәгать киңлекләре тулы кыйммәтле мәдәни мәйданчыкларга әверелде. Хәзер парклар – эскәмиядә ял итү урыннары гына түгел. Анда булган вакытның концертлар, мастер-класслар, тренинглар, йога, спорт, зарядкалар кебек активлыклар белән баетылуы мөһим».
EndFragment
Татарстан башкаласы беренче тапкыр VK Fest музыка фестивален кабул итәчәк, ул «Казан» гаилә үзәге янында 29 июньдә узачак. Шул ук мәйданчыкта августта Россия эстрадасы йолдызлары катнашында «Яңа дулкын» халыкара музыкаль конкурсы узачак.
«Итил» Идел буе халыкларының яңа этник мәдәнияте фестивале җәйге сезонның тагын бер масштаблы вакыйгасы булачак. 9 августта Горький исемендәге паркта этник стильдә иҗат итүче музыкантлар чыгыш ясаячак, шулай ук фолк-лекторий, арт-инсталляцияләр һәм фудкорт планлаштырылган.
«Елмай» балалар паркында 150 вакыйга планлаштырылган
«Елмай» балалар паркы яшь казанлыларны һәм аларның ата-аналарын җәлеп итә торган нокта булачак. «Парк ничек дуска әверелде» җәйге концепциясе 150 вакыйганы үз эченә алачак.
Мәсәлән, балалар лабораториясендә катнашучылар татар инди-лейблы Yummy Music белән берлектә музыкаль композицияләр тудыра һәм аларны сәхнәдә тәкъдим итә алачак. «Гаилә төзелеше» өч көнлек архитектура лабораториясендә катнашучылар «Архибалалар» паркы резидентлары белән бергә агачтан арт-объектлар булдырачаклар.
Балаларны яклау көнендә, 1 июньдә, «Яшүсмер» МБУ яшьләр клубларының иҗат фестивален оештыра. Ә җәй буена парк сәхнәсендә Казанның балалар музыкаль, театр һәм бию коллективларының хисап концертлары узачак.
Әтиләр һәм әниләр өчен быел беренче тапкыр «Ата-аналар нәрсә турында сөйләшә? » клубы ачыла. Һәр ай саен була торган очрашуларда катнашучыларны төрле спикерлар – педагоглар, табиблар, эшмәкәрләр һәм инфлюенсерлар белән сөйләшүләр көтә. 22 майда «Елмай» паркында узачак беренче очрашу заманча ата-аналарга багышланачак.
«Алдынгылар хәрәкәте» белән берлектә «Елмай» балалар паркы базасында һәм Казансу яр буенда җәй буе яшүсмерләр дирекциясе командасы эшләячәк. Балалар, җәй буе парк, арт- һәм контент-менеджерлар функцияләрен үтәп, түләнә торган стажировка узачаклар. Гаризалар бүгенге көн ахырына кадәр кабул ителә.
«Бу проектны без яшүсмерләр аудиториясе белән эшләү, балаларга җәмәгать киңлекләренең кыйммәтен сеңдерү һәм аларда хезмәт күрсәтү һәм мәдәни программалаштыру эшенә җәлеп итү максатыннан башлап җибәрәбез. Без яшүсмерләргә стажер булырга һәм Дирекция командасының реаль бурычларын хәл итеп, үзләрен территория менеджерлары ролендә сынап карарга тәкъдим итәбез», – диде Айгөл Латыйпова.
Серов урамындагы бульвар төп инклюзив киңлек булачак
Инвалидлыкның төрле формалары булган шәһәрлеләр өчен җәйге сезонга аерым программа әзерләнгән. Серов урамындагы инклюзив бульварда «Дан» комплексыннан спорт күнекмәләре, сукырлар өчен китапханә катнашында китапханә кичәләре, театр тамашалары һәм инклюзив студияләрнең музыкаль кичәләре узачак. Мәйданчык рус ишарәләр теле буенча мастер-класслар, инклюзив мохитне үстерү өлкәсендә экспертлар белән белем бирү очрашулары уздыру урыны булачак.
Башка җәмәгать киңлекләрендә җәй буе сукырлар өчен экскурсияләр үткәреләчәк. Паркларда һәм скверларда лекцияләр һәм мастер-классларны җайлаштырачаклар. «Бу җәйге сезонда паркларны барыбыз өчен дә уңайлы итәргә безгә инклюзив юнәлеш буенча чакырылган эксперт – Казан Кремлендә инклюзив юнәлешне үстерү тәҗрибәсе булган Дарья Моратова ярдәм итәчәк», – диде Айгөл Латыйпова.
Кабан яр буендагы мәдәни программа Г.Камал исемендәге театрның яңа бинасы янындагы территорияне колачлаячак
EndFragment
Җиңү паркында «Җиңүгә адымнар» аудиогидын эшләтеп җибәрделәр
Шәһәр халкы һәм кунаклары Җиңү паркы буйлап «Җиңүгә адымнар» аудиогиды белән йөри ала. Анда Казандагы хәрби эш тарихы, Татарстанның атаклы каһарманнары һәм аларның батырлыклары турында сөйләнелә. Аудиойөрү өчен парктагы табличкаларда QR-кодны сканерларга кирәк. Проект дирекция тарафыннан Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары администрациясе белән берлектә гамәлгә ашырылды.
Шулай ук 9 Майда Җиңү паркында Казан паркларының, бакчаларының һәм мәйданнарының сугыш елларындагы тормышына багышланган күргәзмә ачылды. «Күргәзмәне оештырганда Татарстан Республикасы Милли музее фондларыннан уникаль фотосурәтләр кулланылды. Фотоэкспозиция сентябрьгә кадәр (сентябрь аен да кертеп) эшләячәк», – дип өстәде Айгөл Латыйпова.
Моннан тыш, Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан Җиңү мемориаль паркы һәм «Калейдоскоп» паркы тирә-ягы буйлап тематик экскурсияләр планлаштырылган. Ә Хәтер һәм кайгы көнендә, 22 июньдә, «Черек күл» паркында татар шагыйре Муса Җәлил шигырьләре циклын – «Моабит дәфтәрен» театральләштерелгән уку була. Татар һәм рус телләрендәге әсәрләрне һөнәри актерлар һәм шәһәрнең танылган эшлеклеләре укыячак.
Узган ел 400 казанлы «Парк геройлары» программасында катнашты
Җәй көне шәһәр халкы «Парк геройлары» волонтерлык программасына кушыла ала. Аларга утыртылган агачларны карарга, КАФларын һәм башкаларны буярга, шулай ук дүрт территориянең чисталыгын күзәтергә кирәк булачак. Алар арасында – Кабан күле яр буе, «Весна» торак комплексы һәм Кече Акчарлак күле янындагы парклар, шулай ук Аккош күле.
«Парк геройлары» программасы 2024 елда старт алды, анда 400 казанлы катнашты. «Парк волонтерлары берләшмәсе үсүе сөендерә. Алар 400 кеше – бу инде зур сан, безнең башка тәҗрибәләр дә бар. Шәһәрлеләр «Том Сойер фест»та да катнаша, анда бүгенге көндә тулы берләшмә. Аларның башлаган эшләрен хуплау мөһим. Активистлар саны артыр, дип өметләнәбез», – диде Казан мэры.
Казанның тагын биш паркында җәй көне шәһәр бакчачысы мәктәбенең өченче сезоны старт ала. Проектта катнашучылар үсемлекләр һәм агачларны карау үзенчәлекләре белән таныша алачак. Ә Казан бакчачылары үз уңышларын Горки-Әмәт урманындагы җәмәгать бакчаларында, «Салават Күпере» торак комплексы янындагы паркта һәм беренче мәртәбә Акчарлак күлләре янында үстерәчәк.
Парк зоналары территориясендәге үсемлекләрнең төрлелеге белән казанлылар ботаник сәфәрләр сериясе ярдәмендә танышачак. Җәмәгать киңлекләре флорасын «Черек күл» дә, Ленин бакчасында, Кабан күле яр буенда һәм Серов урамындагы бульварда өйрәнергә мөмкин булачак.
Айның һәр соңгы якшәмбесендә икенчел чимал кабул итү пункты эшләячәк
Казансу елгасы яр буенда һәм Зур Зәңгәр күл территориясендә экскурсияләр, экологик мастер-класслар һәм катамараннарда экологик йөзеп кайтулар планлаштырылган. Ә «Шәһәрле – галим» шәһәр экологик агарту лабораториясе (Казансуны үстерү стратегиясенең флагман проекты) быел җәй көне балалар өчен җайлаштырылачак.
Июньнән сентябрьгә кадәр айның һәр соңгы якшәмбесендә саксыз Казансу яр буенда Миллениум күпере астында икенчел чимал кабул итү мобиль пункты эше дәвам итәчәк. Акция «Татнефть» ХФ гранты кысаларында тормышка ашырыла. Шулай ук экологик агарту вакыйгалары өчен киңлекне, эшкәртү остаханәсен һәм калдыкларны аерым җыю пунктын берләштергән экостанция павильоны эшен дәвам итәчәк.
Серов урамындагы бульварда, Горки-Әмәт урманында һәм «Елмай» балалар паркында «Казаноргсинтез»дан «Синең яшел гадәтләрең» экологик агарту чаралары сериясе дәвам итәчәк.
Заманча хореография киче, иртәнге каһвә кичәсе һәм театр лабораториясе
Июньдә «Черек күл» паркында «Ирекле форма» заманча хореография киче планлаштырылган. Анда бию сәнгатенең эксперименталь юнәлешләрен тәкъдим итүче Казан биючеләре чыгыш ясаячак.
Актерлык осталыгы нигезләре белән «Крылья Советов» паркында да танышырга мөмкин булачак. Өлкәннәр өчен лабораторияне мультижанр артисты, клоун һәм режиссер Руслан Риманас үткәрәчәк. Лабораториянең финалы парк сәхнәсендә куелыш күрсәтү булачак.
Юморда күнекмәләрне Stand Up Club Kazan кураторлыгында «Паркларда стендап» проектының дүртенче сезоны катнашучылары үстерә алачак. Аларның чыгышларын июльдә «Черек күл» паркындагы концертта бәяләргә мөмкин булачак.
«Реактор» арт-резиденциясе белән берлектә парклар һәм скверлар дирекциясе заманча сәнгать лабораториясе әзерләде. Нәтиҗәләр буенча шәһәр рәссамнары арт-объектлар булдырачак һәм аларны «Черек күл» паркында тәкъдир итәчәк. Вакыйганың параллель программасы лекцияләр һәм бәхәсләрне үз эченә алачак.
Паркларда һәм скверларда шулай ук төрле форматтагы тематик кичәләр сериясе планлаштырылган. Әйтик, июньдә Лядской бакчасында иртәнге каһвә кичәсе узачак.
Парк берләшмәләре катнашында спорт күнекмәләре башланды инде, ә якын арада ачык һавада «Крылья Советов» паркларында, «Салават Күпере» торак комплексында, Кабан күле яр буенда һәм Балыкчы бакчасында кино күрсәтүләр башланачак. Yaratam Chess шахмат клубы белән берлектә «Черек күл» һәм «Крылья Советов» паркларында, Балыкчы бакчасында, Лядской бакчасында һәм Серов урамындагы бульварда ачык турнирлар планлаштырылган.
«Бию мәйданчыгы» проекты «Крылья Советов» һәм Урицкий исемендәге паркларда эшли башлаячак. Шулай ук балалар өчен барахолкалар сериясе планлаштырылган, анда яшь казанлылар әти-әниләре белән үзләрен эшмәкәрләр ролендә сынап карый һәм уенчыкларга, китапларга һәм киемнәргә икенче тормыш бүләк итә алачак.
«Яшәү яме» актив озын гомер проектында катнашучылар өчен җәй көне паркларда киберкуркынычсызлык буенча лекцияләр, ватылган савыт-сабадан интерьер әйберләр ясау һәм әвәләү буенча иҗади мастер-класслар, пленэрлар, зумба белән шөгыльләнү һәм хор репетицияләре әзерләнгән.
«Фикердәшләрне берләштерү өчен киңлекләр «Салават Күпере» һәм «Светлая долина» ТК парклары территориясендәге, «Ак Чәчәкләр» һәм Серов урамындагы бульварлардагы остаханәләр булачак», – дип йомгаклады Айгөл Латыйпова.