Полигоннарга чыгарыла торган калдыклар күләмен киметү
– якындагы ун елга шәһәрнең өстенлекле бурычларының берсе. Бу хакта бүген
эшлекле дүшәмбедә Казан мэры Илсур Метшин белдерде.
«Чүп күләмен киметү – шәһәрнең экологик иминлеге
мәсьәләсе, бу барысының да – кечедән алып олыга кадәр – бурычы. Бары тик уртак
теләк һәм тырышлык белән генә без җиңә алачакбыз, – дип билгеләде Илсур Метшин.
– Чүп күләме ел саен арта, аның морфологиясе үзгәрә; без эко-активистлар, «ТКХП»
ИК төбәк операторы һәм бизнес белән тыгыз элемтәдә торабыз. Чүп-чар белән эш
итү мәсьәләсе муниципалитетның турыдан-туры вәкаләтләре кысаларыннан чыгуга
карамастан, ул безнең яктан даими контроль таләп итә».
Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Искәндәр
Гыйниятуллин үзенең нотыгында билгеләп үткәнчә, бүген күпфатирлы йортларда
калдыкларны җыю 2,5 мең контейнер мәйданчыгында башкарыла, аннары чүп ташучылар
чүпне Родина һәм Васильченко урамнарындагы чүп-чарны күчереп төяү, сортларга
аеру станцияләренә алып киләләр. Анда калдыкларның эре фракцияләрен аерып алу,
аларны ваклау, шулай ук алга таба эшкәртү өчен 24 төр икенчел чималны сортларга
аеру бара. Сортларга аерылмаган калдыклар аларны күмү өчен полигонга чыгарыла.
Соңгы елларда калдыкларны урнаштыруның ике мөһим объекты рекультивацияләнде –
2019 елда Татарстанда иң зур чүплек Самосырово яшел калкулыгына әверелде.
Икенче объект – КЭК
компаниясе тарафыннан файдаланылган Самосырово полигоны – 2023 елда
рекультивацияләнгән. Аны эксплуатацияләү 2017 елда туктатылган. Узган елда
шулай ук Мәскәү районының Химия урамындагы ККК полигонын эксплуатацияләү
төгәлләнгән. Киләчәктә полигонда рекультивация узачак.
Илсур Метшин
калдыкларны аерырга өйрәнергә кирәклегенә басым ясады. Мәсәлән, азык калдыклары
чүпнең шактый өлешен тәшкил итә, алар чери дә, ис тә тарата һәм газлар барлыкка
китерә. «Вакыт-вакыт бездә диван тәнкыйтьчеләре барлыкка килә: «Мин салымнар
түлим, минем өчен барысын да эшләгез!». Әгәр дә һәр кеше бу проблеманы үзенеке
кебек кабул итмәсә, монда безнең өчен беркем дә берни эшли алмаячак. Доклад
ясыйм: без үз өебездә төрле фракцияләрне аерым җыябыз. Бик хәйләкәр эш түгел
икән. Бөтен чүп-чарны бер машинага төйиләр, дигән сүзләр бар, ләкин бу алай
түгел. Мондый фактлар булган җирдә без хәбәр итүне сорыйбыз».
Шәһәр башлыгы
билгеләп үткәнчә, шәһәрдә экологик тәрбияләүгә юнәлдерелгән агарту проектлары
гамәлгә ашырыла. Чүп-чарны сортларга аеруның иң гади һәм уңайлы ысулы «сары
челтәрләр» булды, алар инде 1800 контейнер мәйданчыгында урнаштырылган. Алар
чүп-чарны 5 төп фракциягә: пыяла, пластик, металл эшләнмәләргә, макулатурага
һәм «тетрапак»төргәкләренә аерырга мөмкинлек бирә. Челтәрләрне шәһәрнең барлык
мәйданчыкларында урнаштыру планлаштырыла.
Моннан тыш, Казанда
текстиль калдыкларын җыю өчен 96 контейнер куелган. Кияргә яраклы әйберләр
сатуга яки хәйриягә, яраксызлары эшкәртүгә җибәрелә. Контейнерлар торган 6 ай
эчендә 45 тоннага якын иске кием һәм аяк киеме җыелган. Халыкның кызыксынуы нәтиҗәсендә
проектны киңәйтү турында карар кабул ителде: бүгенге көнгә аларны урнаштыру
өчен 254 яңа урын килешенгән, дип хәбәр итте Искәндәр Гыйниятуллин.
Васильченко ур., 6
һәм Родина ур., 45 адресы буенча «ТКХП» ИК оештырган «Җыю нокталары»нда
шәһәрлеләр үзләренең чүп-чарларын 39 фракциягә бүлә ала, алар арасында пластик,
металл, пыяла, макулатура, тетрапак, шулай ук пенопласт, паучлар (фольга һәм
полиэтиленнан торган йомшак төргәк), электроника, кием-салым, җиһаз, җиңел
автомобильләрнең покрышкалары һәм дарулардан блистерлар яки пластик карталар
кебек вак фракцияләр бар. Моннан тыш, Казанда халыктан икенчел чималны акчага җыюның
19 пункты эшли.
«Әлеге
инициативалар ярдәмендә, икенчел чимал җыю һәм эшкәртү белән шөгыльләнүче
эшмәкәрләргә бюджет ярдәме белән бергә, без Казанда калдыклар белән эш итүнең
кирәкле инфраструктурасын булдырабыз, ул полигоннарга йөкләнешне һәм анда
чыгарыла торган чүп-чар күләмен киметергә, товар әйләнешенә икенчел ресурсларны
җәлеп итәргә мөмкинлек бирәчәк. Ә агарту-аңлату мәгълүмати эше шәһәр халкының калдыклар
белән эш итүгә мөнәсәбәтен үзгәртә»,– диде Казан Башкарма комитеты җитәкчесе
урынбасары.