Мәскәүдә «Кече Ватан – Россия көче» Бөтенроссия муниципаль форумының икенче көнендә Россия, Һиндстан, Иран, Бразилия һәм Эфиопия вәкилләре катнашында «БРИКС илләре шәһәрләренең халыкара хезмәттәшлеген үстерү перспективалары» панель сессиясе узды. Сессия Казан мэры Илсур Метшин рәислегендә узды. Катнашучылар фән, мәгариф, мәдәният, туристлык, цифрлаштыру һәм икътисад өлкәләрендә хезмәттәшлек, шулай ук уртак чаралар уздыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
Панель сессиядә сәламләү сүзләре белән РФ Икътисади үсеш министры урынбасары Дмитрий Вольвач чыгыш ясады. Ул Казанның БРИКС илләре шәһәрләре һәм муниципалитетлары ассоциациясе кысаларында халыкара мәйданчыкта әйдәп баручы ролен билгеләп үтте. «БРИКС — ул глобаль икътисади көч үзәге. 2024 елда Россия рәислеге елында илебезнең 13 шәһәрендә 200дән артык массакүләм чара узды. Биредә Мәскәү һәм Санкт-Петербург роле генә түгел, ә, һичшиксез, Казанның роле дә, анда БРИКС Россия рәислегенең күп кенә әһәмиятле чаралары узган» — диде Дмитрий Вольвач.
Панель сессиясендә Илсур Метшин БРИКС+ илләре шәһәрләре һәм муниципалитетлары ассоциациясе кысаларында яңа инициативалар һәм проектларның, шулай ук шәһәрләр арасындагы мөнәсәбәтләрне ныгытуның һәм халыкның тормыш сыйфатын яхшыртуга ярдәм итә торган практикалар алмашуның мөһимлеген ассызыклады.
«Шәһәрләр дөньякүләм чакыруларны хәл итү өчен төп төенгә әверелде, һәм бу шартларда безнең партнерлык аеруча әһәмияткә ия була. Төрле илләрнең шәһәр хакимияте арасында тәҗрибә алмашу – ул мөмкинлек кенә түгел, ә халыкның озак вакытлы үсешен һәм тормыш дәрәҗәсен күтәрүне тәэмин итү өчен мәҗбүри шарт», — дип билгеләде панель сессиясендә Казан мэры Илсур Метшин.
Казан мэры муниципалитетларны Тәһрандагы эшлекле киңәшмәдә расланган урбанистика буенча премиядә актив катнашырга чакырды.
«Әлеге премиянең төп максатлары — күренекле проектларны тану, шәһәр проблемаларын хәл итүгә яңа ысулларны булдыру һәм БРИКС илләре арасында хезмәттәшлекне ныгыту», — дип сөйләде Илсур Метшин.
Бразилия муниципалитетлары ассоциациясе вице-Президенты Хосе Адинан Ортолан яңарыш һәм инклюзивлыкны үстерү өчен мультимәдәни фестивальләр һәм белем бирү программаларын гамәлгә ашыру турында сөйләде. Ул билгеләп үткәнчә, мәдәни хезмәттәшлек үзара аңлашуны, партнерлык мөнәсәбәтләрен ныгытуда төп роль уйный. «Мәдәни алмашулар җирле мирасны баета, бер үк вакытта социаль яңарышларны һәм инклюзивлыкны илһамландыра», — дип билгеләде Хосе Адинан Ортолан.
Казан мэры мәдәниятара хезмәттәшлекнең мөһимлеге идеясен хуплады һәм катнашучыларга сентябрь азагында Казанда уздырылачак сәнгать, фән һәм технологияләр өлкәсендә БРИКС+ Балалар фестивале турында сөйләде.
«Без үсеп килүче буынның төрле мәдәниятләр белән танышып, сабырлык һәм алга таба үсеш мөмкинлеге булуын бик телибез. Нәкъ менә шуңа күрә минем уемда БРИКС илләренең талантлы балаларын бер мәйданчыкта берләштерү идеясе туды», — дип хәбәр итте Илсур Метшин.
Мәгариф өлкәсендә хезмәттәшлек темасын Тәһран вице-мэры һәм Азия мэрлары форумы Генераль секретаре Хамидреза Голамзаде күтәрде. Ул билгеләп үткәнчә, БРИКСта катнашучы шәһәрләр үзара форматта эшли алалар, атап әйткәндә, шәһәр халкын финанс һәм цифрлы грамоталылык буенча үзара өйрәтә алалар, муниципаль органнар аппаратлары хезмәткәрләрен өйрәтәләр, шулай ук инклюзивлыкны үстерәләр. «Укыту программаларын төрле шәһәрләр белән күп яклы һәм төрле форматларда уздырырга мөмкин. Көчләрне һәм белем бирү курсларын берләштерү безнең халыкка яхшырак хезмәт итәргә ярдәм итәчәк», — дип билгеләде Хәмидреза Голамзаде.
Илсур Метшин мондый хезмәттәшлекнең шәһәрләрдә белем бирү сыйфатын сизелерлек арттырачагы белән килеште: «Глобальләшү шартларында мәгариф киләчәкне формалаштыру өчен төп коралга әверелә, һәм бу өлкәдәге уртак инициативалар белем бирү программаларының сыйфатын һәм алардан файдалану мөмкинлеген сизелерлек арттырырга мөмкин», — дип билгеләде Илсур Метшин.
Индора шәһәре мэры Пушьямитра Бхаргав белем, чыганаклар һәм талантлар белән алмашу инициативаларының мөһимлеген билгеләп үтте. Ул шулай ук барлык илләр өчен көнүзәк булган климат үзгәреше, сәламәтлек саклау һәм тотрыклы үсеш мәсьәләләренә кагылды.
Казанның тугандаш шәһәре — Тәбриз мэры Ягуб Хушьяр туризм өлкәсендә яңарышлар тәкъдим итте, ә нәкъ менә ясалма интеллектны туристлык мөмкинлекләрен киңәйтү өчен кулланырга тәкъдим итте.
Цифрлаштыру темасын шулай ук Эфиопия шәһәрләре Ассоциациясе генераль директоры Ато Андуалем Тенав Хабти күтәрде. Сессиядә ул Эфиопия муниципалитетларында цифрлаштыру дәрәҗәсе турында сөйләде һәм цифрлы хезмәтләрнең көнүзәк проблемаларын күтәрде. Илсур Метшин панель сессиядә катнашучыларны 17—19 сентябрьдә Казанда узачак Kazan Digital Week халыкара форумында катнашырга чакырды.
БРИКС шәһәрләренең икътисади хезмәттәшлегенең мөһимлеге турында Бөтен Һиндстан җирле үзидарә институты генераль директоры урынбасары Рави Ранджан Кумар Гуру әйтте. Ул шәһәр тигезсезлеген киметү, арзан торак төзү һәм эш урыннары булдыру зарурлыгын билгеләп үтте. «ХХІ гасырда лидерлык итәчәк шәһәрләр — алар хезмәттәшлек итә, ә көндәшлек итми. Бергә эшләп, — чикләрдән, секторлардан һәм мәдәниятләрдән тыш — без киләчәкне төзи алабыз, анда һәр шәһәр алга китәчәк. Әйдәгез, бу мизгелдән файдаланып, көчлерәк икътисад, акыллырак идарә һәм барлык гражданнарыбыз өчен яктырак киләчәк булдырыйк», — дип өндәде Рави Ранджан Кумар гуру.
«Коллегаларыбыз, безнең коллектив бурычыбыз — дөнья тәртибен ныгытуга ярдәм итү, дөньяда тотрыклы үсеш һәм иминлек өчен җаваплылык тою, без – муниципаль хакимиятләр дә үзебезнең саллы өлешебезне кертә алабыз. Безнең җыелыш яңа өметле инициативаларга һәм проектларга старт бирәчәк, үзара файдалы хезмәттәшлекне үстерүгә хезмәт итәчәк, БРИКС илләре һәм аларның партнерлары арасындагы дустанә мөнәсәбәтләрне ныгытуга ярдәм итәчәк», — дип йомгаклау сүзе белән чыгыш ясады Казан мэры Илсур Метшин.
Исегезгә төшерәбез, «Кече ватан – Россия көче» форумы Мәскәүдә 21—23 апрельдә уза һәм көнүзәк мәсьәләләр буенча фикер алышу һәм үсеш стратегияләрен эшләү өчен муниципалитет башлыкларын һәм федераль белгечләрне берләштерә. Форумны РФ Президенты Администрациясе ярдәмендә Бөтенроссия җирле үзидарәне үстерү ассоциациясе оештыра.