Бүген «Кече ватан – Россия көче» II Бөтенроссия форумы кысаларында Россия президенты Владимир Путин муниципаль берәмлекләр башлыклары белән очрашу уздырды. Очрашуда Казан мэры Илсур Метшин катнашты. Түгәрәк өстәл артына эре шәһәрләрдән дә, зур булмаган авыл җирлекләреннән дә 23 җитәкче җыелды.
Казан шәһәр башлыгыннан тыш, очрашуда Ростов-на-Дону, Краснодар, Иркутск, Грозный, Калуга кебек шәһәрләрнең мэрлары, шулай ук Түбән Новгород, Брянск, Оренбург, Свердловск, Липецк өлкәләреннән зур булмаган авыл җирлекләре башлыклары катнашты.
Очрашуның модераторы – Бөтенроссия җирле үзидарәне үстерү ассоциациясе рәистәше — барлык муниципалитетлар форумын оештыручы Ирина Гусева.
«Безнең очрашу, узган елдагы кебек үк, «Кече ватан – Россия көче» Бөтенроссия муниципаль форумы кысаларында уза. Бу мөһим һәм эшлекле вакыйга, анда муниципаль бергәлек билгеле карарларны сайлый. Гражданнарның тормыш сыйфаты мәсьәләләрен нәтиҗәлерәк хәл итү өчен, сезнең бер-берегез белән иң яхшы тәҗрибәләрне алмашу мөмкинлегегез бар. Сезнең коллегаларыгызның күпчелеге — лаеклы, эшлекле кешеләр, алар һәркайсы үз участогында киеренке хезмәт куя, кечкенә бистәне дә, зур шәһәрне дә үстерү, яңа нәтиҗәләргә ирешү өчен бөтен белемнәрен, көчләрен, тәҗрибәләрен бирә», — дип билгеләп үтте очрашуны ачуда Владимир Путин.
Очрашу ике сәгать чамасы дәвам итте. Катнашучылар авыл җирлекләрен үстерүгә, МХОда катнашучыларга ярдәм итүгә, тарихи хәтерне саклауга, шәһәр икътисадын үстерүгә бәйле мәсьәләләр буенча фикер алыштылар.
Иртәгә «Кече ватан – Россия көче» форумы эше дәвам итәчәк. Илсур Метшин, БРИКС+ илләре шәһәрләре һәм муниципалитетлары ассоциациясе рәисе буларак, «БРИКС илләре шәһәрләренең халыкара хезмәттәшлеген үстерү перспективалары» панель сессиясендә катнашачак.
Исегезгә төшерәбез, «Кече ватан – Россия көче» II Бөтенроссия форумы Мәскәүдә 21—23 апрельдә уза. Анда илнең 89 төбәгеннән 4 меңләп кеше катнашачак: җирле үзидарә лидерлары, бизнес вәкилләре, иҗтимагый оешмалар һәм белгечләр. Форум программасына 20дән артык панель сессия, әңгәмә һәм белгеч диалоглары кертелгән.
Форум Россия президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча муниципаль берәмлекләрне үстерүгә һәм аларга ярдәм итүгә бәйле көнүзәк мәсьәләләр буенча фикер алышу өчен үткәрелә. Оештыручы — Россия Президенты Администрациясе ярдәмендә Җирле үзидарәне үстерүнең Бөтенроссия ассоциациясе.
«Кече Ватан – Россиянең көче» II Бөтенроссия форумы алдыннан Россиянең 16 субъектында уңайлы торактан һәм экологиядән алып икътисад мәсьәләләренә кадәр төрле тематик юнәлешләр буенча көннәре узды. Аларда Россия муниципалитетларының 12,5 мең башлыгы командалары белән, тагын 2,5 млн кеше видеоконференцэлемтә режимында катнашты.
Казанда форумның төбәк көннәре Бәшир Рамеев исемендәге ИТ-паркта узды. Илнең 400гә якын муниципалитет вәкилләре шәһәр һәм бистәләрдә тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән стратегияләр турында фикер алыштылар.