Быел социаль ипотека программасы буенча Казанда гомуми мәйданы 115 мең кв.м тәшкил иткән 11 йорт төзү планлаштырыла. Анда 2216 фатир булачак. 9 күпфатирлы торак йорт (өчесе узган ел төзелә башлаган иде) «Салават Күпере» микрорайонында һәм 2се «Гаилә» торак комплексында булачак. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә Казан Башкарма комитетының Капиталь төзелеш һәм төзекләндерү идарәсе башлыгы Марат Сәмигулин хәбәр итте.
«Хәзер бездә ике район актив төзелә – «Салават күпере» һәм «Гаилә». Бүген бу микрорайоннар без уйлаганча, проектлаганча гамәлгә ашырыла. Микрорайоннарда барлык кирәкле инфраструктура булдырыла, мәсәлән, «Салават күпере» паркы ачылды. «Гаилә» бераз артта кала, әмма анда да без бу мәсьәләләрне хәл итәчәкбез», — дип билгеләде Казан мэры Илсур Метшин.
Быел ук «Салават күпере»ндә 559 фатирлы өч йорт файдалануга тапшырылачак. Гомуми мәйданы 29,5 мең кв.м тәшкил итәчәк. Биредә үк 53,5 мең кв.м мәйданлы 1020 фатирлы алты йорт төзелә башланачак. «Гаилә» микрорайонында тагын 637 фатирлы ике йорт төзеләчәк. Төзелешнең гомуми мәйданы 32 мең кв.м тәшкил итәчәк.
Капиталь төзелеш идарәсе техник заказчы сыйфатында 14 объектта эшли. Социаль ипотека программасы буенча 2024 елда төзелгән барлык объектлар буенча кабул ителгән актларның гомуми күләме 6,1 млрд сум тәшкил итте.
Мисал өчен, узган ел гомуми мәйданы 52,5 мең квадрат метрдан артык булган 1040 фатирлы җиде торак йорт файдалануга тапшырылган. «Салават күпере»ндә 44 мең квадрат метрдан артык мәйданлы 880 фатирлы алты йорт тапшырылган. «Гаилә» микрорайонында 160 фатирлы бер йорт 8,4 мең квадрат метрга якын (8373,2 кв.м).
«Йортны эксплуатациягә тапшыру 2024 елның дүртенче кварталында планлаштырылган иде. Объект вакытыннан алда төзелгән, сентябрьдә тулы бизәлештә тапшырылган һәм җиһазландырылган. БРИКС илләре саммиты вакытында бу йортка волонтерлар, полиция хезмәткәрләре, саммитны әзерләүдә һәм оештыруда катнашучылар күчте, алар төзелгән торакның сыйфатына һәм уңайлылыгына югары бәя бирделәр», – диде Марат Сәмигулин.
Шулай ук узган ел Казанда алданган өлешчеләрнең озак төзелешле йортлары төзелеше тәмамланган. «Золотая середина» ТК өлешчеләре фатирларны Аграр урамындагы компенсацияле торак комплексында алачаклар. Биредә узган ел алданган өлешчеләргә ярдәм итү республика программасы кысаларында торак-коммуналь комплексы төзелеше башланды. Эшләрне тәмамлау вакыты 2026 елның икенче кварталына планлаштырылган. Объект 22 мең кв.м мәйданлы 342 фатирлы ике торак бинадан тора, беренче катында җәмәгать урыннары һәм 295 машинага исәпләнгән җир асты паркингы урнаштырылган. Идарә техник заказчы сыйфатында җәлеп ителгән, диде Марат Сәмигулин.