Яңартудан соң Побежимов урамындагы китапханәдә балалар залы барлыкка киләчәк, китап фонды ике тапкырга артачак, ә «Яшәү яме» проектында катнашучылар өчен очрашулар залы җиһазландырылачак. Мондый планнар турында китапханәдә Казан мэры Илсур Метшин үткәргән киңәшмәдә фикер алыштылар, анда ремонт эшләре башланган иде инде. Узган ел шәһәр китапханәләре казанлыларга барлыгы 4,5 миллионга якын китап биргән.
«Шәһәр китапханәләре башка социаль объектларга караганда төзекләндерүне озаграк көтте. Ләкин чират аларга да барып җитте. Өч зур шәһәр китапханәсе инде тулысынча үзгәрде. Хәзер бу заманча киңлекләр, анда төрле буын кешеләре вакытны файдалы уздыра. Инде якын киләчәктә үк Соцгород халкы шулай ук тулысынча яңартылган китапханәдән файдалана алачак. Ышанам ки, капиталь ремонт аңа яңа энергия өрәчәк һәм ул район өчен мөһим мәдәни үзәккә әвереләчәк», — дип белдерде Казан мэры Илсур Метшин.
Побежимов урамындагы 47 йорт адресы буенча урнашкан 25 нче китапханәдә капиталь ремонт «Гаилә» милли проекты ярдәмендә башланды. Яңарту тышкы кыяфәткә генә түгел, эчке өлешкә дә кагылачак.
Элек 256 кв.м мәйданлы китапханә өлкәннәр өчен генә китаплар тәкъдим итә иде. Ремонттан соң анда иң кечкенә укучылар һәм яшүсмерләр өчен китаплар салынган киштәләр өчен урын биреләчәк. Димәк, бер уку залы урынына ике булачак — төп залга балалар залы өстәләчәк. Китап фонды 31 меңнән 60 меңгә кадәр артачак.
«Гаилә белән уку — безнең заманда мөһим һәм көнүзәк, китапханәгә бөтен гаилә әгъзалары китап алырга килә алачак», — дип билгеләп үтте шәһәрнең Үзәкләштерелгән китапханә системасы директоры Резеда Исмәгыйлова.
Китапханәдә уңайлы конференц-зал барлыкка киләчәк. Анда әдәбиятчылар белән очрашулар яки китап яңалыклары турында фикер алышулар узачак. Китапханәнең даими укучылары арасында «Яшәү яме» проектында катнашучылар да күп. Алар бу залда шашка һәм шахмат уйнарга, китаплар турында әңгәмә алып барырга, клуб чаралары үткәрергә җыена алачак. Планда — микрорайонның тарихына һәм индустриаль-сәнәгать үсешенә багышланган лекцияләр уздыру. Районда яшәүчеләрнең күбесе авиация заводларында эшләгәнгә күрә, мондый һөнәри юнәлеш яшьләргә җитештерү һөнәрләре турында яхшырак белергә ярдәм итәчәк.
Иске китапханәләр өчен гадәти булган китап саклагыч булмаячак. Барлык китапларны киштәләргә куячаклар һәм махсус тамгалар ябыштырачаклар. Килүчеләр үзләренә ошаган әдәбиятны ирекле сайлый һәм аны китапларны кабул итү-кайтару станциясендә рәсмиләштерә алачак.
Китапханә өчен аерым керү урыны ясаячаклар, әлегә аңа йорт подъезды аша гына керергә мөмкин.
Китапханәдә төзелеш эшләре башланды инде. Йортның беренче катындагы фасадны ремонтларга, агач тәрәзәләрне һәм инженерлык челтәрләрен алыштырырга кирәк. Аннары бинаның үзен бизәүгә керешәчәкләр. Интерьер дизайны соң конструктивизм һәм Сталин неоклассицизмы стильләрен берләштерәчәк. Бу тематика китапханә ачылу һәм районны актив төзү вакыты белән кисешә. Узган йөзьеллыкның 30-40 нчы елларындагы танылган өндәү плакатларына басым ясаячаклар.
Китапханәне төзекләндерү проектын архитектор Игорь Портнов мәдәният идарәсе һәм шәһәрнең Үзәкләштерелгән китапханә системасы белән берлектә эшләгән.
«Безнең өчен Соцгород — Казанның сәнәгать өлкәсендәге үсешләр турындагы истәлек. Уку культурасын кире кайтару гына түгел, ә шәһәребезнең ничек төзелүен, предприятиеләрнең ничек үсүен һәм кешеләрнең сәнәгать мәйданчыкларында хезмәт итүен истә тоту да бик мөһим. Китапханәнең яңартылган диварларында яңа буын яхшы традицияләрдә тәрбияләнсен», — дип теләде Илсур Метшин.
Китапханәгә 1932 елда нигез салына һәм ул шәһәрдә иң борынгыларның берсе булып тора. Ул инде бер тапкыр тору урынын алыштырган иде — башта Волгоград урамында урнашкан иде. Аннары алтмышынчы елларда Побежимов урамындагы 47 йорт адресы буенча урнашкан Горбунов исемендәге Казан авиация заводы тулай торагына күчте. Анда төп килүчеләр эшче яшьләр иде. Бу йорт бүген дә шунда урнашкан.
«Бүген 200 меңгә якын шәһәрдә яшәүчеләрнең уку билеты бар. Узган ел без китапханә фондын яңарттык, 7,5 мең китап сатып алдык. Безнең китапханә хезмәткәрләре укучыларга яңа китапларны да, танылган авторларны да тәкъдим итә. Узган ел китапханәләр казанлыларга 4,5 миллионга якын китап биргәннәр. Һәм бу күрсәткеч соңгы елларда арта бара. Казан — укый торган шәһәр», — диде Илсур Метшин.
Шәһәр башлыгы билгеләп үткәнчә, төзекләндерүдән соң китапханәләрдә китап чыгару ике тапкырга арта, шуңа күрә укучылар саны да арта. Мәсәлән, капиталь ремонт ясалган зур китапханәләрдә — «Сандугач»ның 13 нче (Хөсәен Мәүлитов ур.),«Гаилә»нең 27 нче (Галимҗан Баруди ур.) һәм 26 нчы (Клара Цеткин ур.) китапханәләрдә бу күренеш күзәтелгән булган.
Капиталь ремонт вакытында 25 нче санлы китапханәнең барлык китапларын күршеләргә тапшырдылар: китаплар 7 нче санлы китапханәдә (Копылов ур., 5/1) һәм 39 нчы санлы китапханәдә (Социалистическая ур., 3) кабул ителә һәм бирелә.
Исегезгә төшерәбез, бүген Казанның үзәкләштерелгән китапханәләр системасына Үзәк китапханә, Үзәк балалар китапханәсе һәм 47 филиал керә. Шуларның 16 сы махсуслаштырылган балалар китапханәләре, 8е балалар бүлекләре булган китапханәләр. Шәһәр бистәләрендә 14 китапханә урнашкан.
Киңәшмәдә Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары администрациясе башлыгы Ренат Шәмсетдинов, Казанның Мәдәният идарәсе башлыгы Азат Абзалов, шәһәрнең Капиталь төзелеш һәм төзекләндерү идарәсе башлыгы Марат Сәмигулин һәм башкалар катнашты.