Агымдагы елда Казанда капиталь ремонт программасы буенча 141 йортта 459 лифт алыштырылачак. Эшнең төп күләме Азино микрорайонына туры киләчәк, анда күп кенә йортларда лифтларны эксплуатацияләү вакыты тәмамлана. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә Башкарма комитетының Торак-коммуналь хуҗалык комитеты рәисе Василий Лысачкин сөйләде.
«Быел сметаның 40% ы (капиталь ремонт программасы кысаларында — мөх. төз.) лифтларны алыштыруга китәчәк. Нигездә сүз 90 нчы еллар башында актив төзелгән Азино турында. 25 ел узды — бу эксплуатацияләүнең чик вакыты, һәм шахталарны, барлык лифт механизмнарын эксплуатацияләүне озайту. Шуңа күрә без лифтларны күпләп нәкъ менә Азинода алыштырабыз. Һәм быел узган елга караганда өч тапкырга күбрәк эшләячәкбез – шәһәр буенча 459 лифт», – дип билгеләде шәһәр мэры Илсур Метшин.
Лифт җиһазларын алыштыру буенча аукционнар 2022 елның дүртенче кварталында узды — ул вакытта аны өч еллык перспективага уздырдылар. Подрядчы — «ЛифтСтройКомпания» ҖЧҖ. Килешү нигезендә, эшләр агымдагы елның өченче кварталында тәмамланырга тиеш. Уртача бер лифтны алыштыру өч айга кадәр вакыт ала.
Хәзерге вакытта 20 бинада эшкә керешкәннәр. Ә ике йортта дәүләт комиссияләре уздырылган инде.
Нотыкчы искәрткәнчә, лифт җиһазларын алыштыру капиталь ремонт программасы бюджетының шактый зур өлешен үз эченә ала.
«2024 елда 18,7% булган, ә 2025 елда – акчаларның 40% тан артыгы лифтларга китә. Бу эшне башкарырга кирәк, чөнки җиһазларны вакытында яңарту гражданнарыбызның иминлеген гарантияли», – дип хәбәр итте Василий Лысачкин.
Ул шулай ук хәзерге вакытта Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карарына өстәмә эш төрләре һәм өстәмә рәвештә файдалануга тапшырылган йортларга үзгәрешләр кертүне килештерү процедурасы узуын өстәде. Яңа карар кабул ителгәннән соң быел проект-смета документациясен эшләүгә һәм ТМЭ үтәүгә конкурс процедуралары үткәрү планлаштырыла.
Исегезгә төшерәбез, сезонлы бурычлар — фасадларны, түбәләрне һәм үзәк җылытуны ремонтлау – 15 августка, ә башка эшләрне тәмамлау вакыты 1 ноябрьгә үтәләчәк.
Быел капремонт 226 КФЙка кагылачак.