2024 ел нәтиҗәләре буенча «Метроэлектротранс»та машина йөртүчеләр һәм ремонт эшчеләре җитмәү 314 кешене тәшкил иткән. Бүгенге көндә предприятиенең штат саны 2 мең 146 хезмәткәргә җитә, фактта – 1 мең 755 кеше. Кадрлар җәлеп итү өчен предприятие төрле юнәлештәге чаралар үткәрә, шулай ук хезмәт шартларын яхшырта. Бу хакта аппарат киңәшмәсендә «Метроэлектротранс» МУП генераль директоры Айдар Абдулхаков хәбәр итте.
«Предприятиенең социаль эшен билгеләп үтәсем килә – бу нәкъ менә коллективны тотрыклы тотарга гына түгел, шул исәптән яңа кадрлар да чакырырга мөмкинлек бирә торган алым. Тулай торакларны ремонтлау, хезмәт хакларын күтәрү, эш урыннарында шартлар тудыру, ял базасын ремонтлау – болар барысы да бик мөһим һәм социаль миссияне үтәүнең яхшы үрнәге. Үз хезмәткәрләреңә шулай гына карарга мөмкин, мөһим һәм кирәк», – дип ассызыклады шәһәр мэры Илсур Метшин.
«Метроэлектротранс» кадрлар хезмәте халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләре белән берлектә депода вакансияләр ярминкәләре һәм «Ачык ишекләр көннәре» үткәрә. Халыкка мәгълүмат бирү өчен массакүләм мәгълүмат чараларында һәм транспорт чаралары салоннарында вакантлы урыннар турында белдерүләр урнаштырыла.
Якын төбәкләрдән һәм якын чит илләрдән кадрлар җәлеп итү, шулай ук предприятиенең уку үзәге базасында белем алу мөһим юнәлеш булып тора. Айдар Абдулхаков сөйләгәнчә, бүгенге көндә командада 272 чит ил гражданы эшли. Узган ел «Метроэлектротранс» 72 кешене укыткан, шуларның 46 сы предприятиегә эшкә урнашкан.
Хезмәткәрләрнең хезмәт һәм яшәү шартларын яхшыртуга аерым игътибар бирәләр. Короленко һәм Сәлимҗанов урамнарындагы тулай торакларның түбәләренә капиталь ремонт ясалган, 340 тәрәзә заманча пластик тәрәзәләргә алыштырылган, шулай ук 80 ишек яңартылган. Короленко урамындагы тулай торакта җылыту системасының инженерлык коммуникацияләрен алыштырдылар.
Машина йөртүчеләрнең хезмәт шартларын яхшырту өчен маршрут буенча соңгы тукталышларда модуль тибындагы бәдрәфләр төзекләндерелде һәм урнаштырылды. Шулай ук «Сәет Галиев» диспетчерлык станциясе бинасында да капиталь ремонт ясалды.
«Кадрларны җәлеп итү һәм булганнарын саклап калу өчен хезмәткә түләү дәрәҗәсе дә зур әһәмияткә ия. Узган ел без предприятие буенча уртача хезмәт хакын 23% ка, ә төп һөнәрләр буенча 26% ка арттыра алдык», – дип хәбәр итте Айдар Абдулхаков.
Узган ел ахырына машинистларның уртача хезмәт хакы 100 мең сумнан аз гына артыграк тәшкил иткән, ә трамвай һәм троллейбус йөртүчеләренең – 97 мең. Шул ук вакытта 2025 елда хезмәт хакын 10% тан да ким булмаган күләмдә арттыру планлаштырыла.
«Метроэлектротранс»ның кадрлар сәясәтенең тагын бер юнәлеше – спортны һәм сәламәт яшәү рәвешен үстерү. Предприятиенең профсоюз комитеты хезмәткәрләрне төрле чараларга, шул исәптән мәдәни чараларга да җәлеп итә: «Россия чаңгы юллары», эчке спартакиадалар, тимераякта шуу, квизлар һәм башкалар.
Узган елның августында предприятие идарәсе бинасында «Метроэлектротранс» МУП тарихы музее ачылды, анда шәһәрнең электр пассажир транспорты үсеше тарихы буенча экспонатлар тәкъдим ителгән. Анда балалар һәм өлкәннәр өчен экскурсияләр үткәрелә. Узган ел музейга 150 бала килгән, ә быелга килүчеләрнең саны 500 дән дә ким булмаган экскурсияләр оештыру планлаштырыла.
Айдар Абдулхаков предприятиенең 46 хезмәткәренең МХОдә катнашуына игътибар итте. Аларның берсе кайткан һәм эшен дәвам итә.
«Хәрби хезмәт узучы предприятие хезмәткәрләренең гаиләләре бездә югары игътибар зонасында. Аларга матди һәм көнкүреш мәсьәләләрен хәл итүдә төрле ярдәм күрсәтелә», – дип ассызыклады спикер.