Казан Башкарма комитеты аппаратының иҗтимагый оешмалар белән хезмәттәшлек итү бүлеген Илгиз Сарманов җитәкләде. Элегрәк ул шул ук бүлекчәдә урынбасары вазыйфасын биләгән. Бу хакта бүген аппарат киңәшмәсендә ТР башкаласы мэры Илсур Метшин хәбәр итте.
«Һәркемгә билгеле кеше. Командада 20 елдан артык эшли. Физик культура һәм спорт комитетында эшли башлады. Соңгы 10 елда иҗтимагый оешмалар белән хезмәттәшлек бүлегендә эшләде», – диде шәһәр башлыгы.
Ул бүлекчәнең мөһим мәсьәләләре белән шөгыльләнүен билгеләп үтте: «Бу, беренче чиратта, безнең күпмилләтле шәһәрдә төрле диннәр, дини берләшмәләр, иҗтимагый оешмалар һәм сәяси партияләр белән хезмәттәшлек итү. Һәрвакыт темада, диалогта булырга һәм бу эшне оештыра белергә кирәк. Илгиз Нарминовичның тәҗрибәсе һәм әзерлеге аңа бу мәсьәләләрне тиешле дәрәҗәдә хәл итәргә ярдәм итәр дип өметләнәбез», — диде Илсур Метшин.
Белешмә
Сарманов Илгиз Нармин улы 1979 елның 15 октябрендә Яңавыл районының Югамаш авылында туган. 2002 елда Казан дәүләт педагогика университетын тәмамлый.
2003 елда «НИКАР» ҖЧҖендә маркетолог булып эшли.
2003 елдан 2004 елга кадәр шәһәрнең «Өмет» телләр һәм мәдәниятләр үсеше фондында хуҗалык урынбасары вазифасын башкара.
2004 елдан 2005 елга кадәр Республика яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгының Физик культура, спорт һәм туристлык комитетында укыту-спорт бүлегенең әйдәп баручы белгече булып эшли.
2006—2007 елларда Казан Башкарма комитетының Физик культура һәм спорт комитетында укыту-спорт бүлегенең баш белгече булып эшли.
2007—2008 елларда Казанның Совет районы хакимиятендә Физик культура һәм спорт бүлеген җитәкли.
2009 елдан 2015 елга кадәр «Казан муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты аппараты» МКУ тикшерү һәм ришвәтчелеккә каршы эш идарәсенең ришвәтчелеккә каршы эш бүлегенең баш белгече булган.
2015 елдан «Казан муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты аппараты» МКУның Телләрне үстерү һәм иҗтимагый оешмалар белән үзара хезмәттәшлек бүлегендә баш белгеч булып эшли, ә 2021 елда җитәкче урынбасары вазифасына күчә.