2024 елда Татарстан башкаласында милли проектларны гамәлгә ашыруга 9,8 млрд сум бүлеп бирелгән. Акчаларның зур өлешен «Экология» (3,8 млрд), «Мәгариф» (1,9 млрд), «Сәламәтлек саклау» (1,5 млрд) Һәм «Куркынычсыз һәм сыйфатлы юллар» (1,6 млрд) инициативаларына юнәлдергәннәр. Шуның нәтиҗәсендә шәһәрдә социаль объектлар ачылды һәм җиһазландырылды, юллар һәм күперләр ремонтланды, шулай ук предприятиеләргә адреслы ярдәм күрсәтелде. Милли проектларны гамәлгә ашыруның нәтиҗәләрен Икътисади үсеш комитеты рәисе Гүзәл Минһаҗева хисап киңәшмәсендә тәкъдим итте. Киңәшмәне мэр Илсур Метшин уздырды.
«Милли проектлар безгә шәһәрдә төрле проблемаларны – юлларны ремонтлаудан һәм социаль объектлар төзүдән алып, сәламәтлек саклау дәрәҗәсен күтәрүгә кадәр – эзлекле рәвештә хәл итәргә мөмкинлек бирә. Болар барысы да казанлылар өчен бик мөһим мәсьәләләр. Без республика һәм муниципаль бюджеттан бүлеп бирелә торган акчаларга өстәп, җитди ярдәм алабыз, алар безгә ел саен шәһәр инфраструктурасында яңа уңай үзгәрешләргә ирешергә мөмкинлек бирә», – диде Илсур Метшин.
«Экология» милли проекты буенча биологик чистару корылмаларын реконструкцияләү дәвам итте, шулай ук ләм кырларын рекультивацияләү эшләре алып барылды. Проектны гамәлгә ашыру суны чистарту сыйфатын күтәрергә һәм Иделгә керүче пычратучы матдәләр күләмен киметергә ярдәм итте.
«Мәгариф» милли проекты буенча Казанда 4 меңгә якын урынга: Родина урамында, М14 микрорайонында һәм «Весна-2» торак комплексында өч мәктәп ачылды. 64 һәм 174 номерлы уку йортлары базасында «Кванториум» балалар технопарклары оештырылды. Шәһәрнең җиде мәктәбе исәпләү техникасы, программа тәэминаты һәм презентация җайланмалары белән җиһазландырылды. Шулай ук Татарстан яшьләренең төп үзәгенә әвереләчәк химиклар мәдәният йортын капиталь ремонтлау башланды.
«Имин сыйфатлы юллар» милли проекты буенча гомуми озынлыгы 6,3 чакрым булган тугыз юл участогы ремонтланды. Эшләр Гаврилов, Копылов, Шмидт, Химиклар һәм башка урамнарда алып барылды. Шулай ук Вознесение трактының беренче чираты ачылды, ә Константиновка һәм Кадыш бистәләрендә күперләр төзекләндерелде.
«Сәламәтлек саклау» милли проектын гамәлгә ашыру биш поликлиникага капиталь ремонт ясарга, Салават Күпере торак районында шәһәрнең иң эре күппрофильле поликлиникасын, ә Борисоглебск бистәсендә педиатр кабинеты булган табиб амбулаториясен ачарга мөмкинлек бирде. 13 беренчел медицина-санитария ярдәме оешмасы җиһазландырылган. 2, 7, 11, 12, 16, 18 нче хастаханәләр өчен портатив УЗИ-аппаратлар сатып алдылар, ә 18 нче шәһәр поликлиникасында маммограф барлыкка килде. Моннан тыш, шәһәр медицина учреждениеләрендә спирометрлар, кандагы холестерин, шикәр һәм гемоглобин дәрәҗәсен тикшерергә портатив экспресс-анализаторлар, тонометрлар һәм электрокардиографлар урнаштырганнар. Республика клиник онкология диспансеры һәм төбәк кан тамырлары үзәкләре яңа җайланмалар һәм дарулар алды.
2024 елда шәһәрнең һәр районында диярлек «Торак һәм шәһәр мохите» милли проекты буенча территорияләрне төзекләндерделәр. Программа буенча барлыгы алты парк яңартылды. Төзекләндерү эшләре Зур Акчарлак күле территориясендә, Серов урамындагы бульварда, ТР төзелеш тармагы барлыкка килүнең 100 еллыгы скверында, Петров исемендәге паркта, шулай ук Казан-2 тимер юл вокзалы янындагы һәм Александр Вишневский һәйкәле янындагы скверларда.
«Мәдәният» милли проекты буенча Казан яшь тамашачы театры бинасына капиталь ремонт башланды. Инструментлар һәм җиһазлар белән шәһәрнең өч музыка мәктәбе җиһазландырылган. Шулай ук ел дәвамында фестивальләр һәм конкурслар уздырылды.
«Демография» милли проекты шәһәрнең спорт мәктәпләре өчен җиһазлар, инвентарь һәм экипировка сатып алырга мөмкинлек бирде. Шул ук инициатива кысаларында 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләрне иммунизацияләү максатыннан пневмококк инфекцияләрен профилактикалау өчен вакцина сатып алынды. Республика наркология диспансерында йогышлы булмаган авыруларны профилактикалау, сәламәт яшәү рәвеше формалаштыру һәм халыкка санитария-гигиена буенча аңлату эшләре алып барылды.
КФУның мәгълүмати технологияләр һәм интеллектуаль системалар югары мәктәбе студентлары «Программа инженериясе» юнәлеше буенча укырга грантлар алдылар. Бу «Цифрлы икътисад» милли проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә мөмкин булды.
Шәһәр предприятиеләренә хезмәт җитештерүчәнлеген арттыруда адреслы ярдәм күрсәтелде. Бу – эшмәкәрләргә түләүсез нигездә эш процессын югалтуларны булдырмаслык итеп төзергә һәм эшләп чыгаруны арттырырга мөмкинлек бирде. Ярдәм «Хезмәт җитештерүчәнлеге һәм мәшгульлеккә ярдәм» милли проекты буенча күрсәтелде.
Казанның җиде мәктәбе пилотсыз очкычлар эшләү, җитештерү һәм эксплуатацияләү өчен җиһазлар алды. Техника 35 нче һәм 83 нче лицейларда, 6 нчы һәм 179 нчы гимназияләрдә, 16 нчы һәм 30 нчы мәктәпләрдә, шулай ук Советлар Союзы Герое Борис Кузнецов исемендәге кадет интернат-мәктәбендә барлыкка килде. Җиһазларны «Пилотсыз авиация системалары» милли проекты буенча сатып алырга мөмкин булды.
2019 елдан 2024 елга кадәр ТР башкаласында милли проектларны гамәлгә ашыруга барлыгы 75,5 млрд сум җәлеп ителгән.