Бинага капиталь ремонт җәйге каникул вакытында башкарылачак. Эшчеләргә агып торган түбә, авария хәлендәге электр челтәрләре һәм торбаүткәргечләр белән проблемаларны хәл итәргә, шулай ук ярыкларны ямарга кирәк булачак. Төзекләндерүгә акчалар «Мәгарифне үстерү» программасы буенча федераль бюджеттан бүлеп бирелгән. 1 сентябрьдә укучылар яңартылган уку өстәлләре артына утырырлар дип көтелә.
«Үз вакытында 30 елдан өлкәнрәк мәктәпләрне капиталь ремонтлау буенча президент программасы безгә шәһәрнең мәгариф учреждениеләрендәге вәзгыятьне төзәтергә ярдәм итте. Әмма вакыт уза, чиратка капиталь ремонт таләп ителә торган яңа мәктәпләр чыга. 125 нче гимназия беренче булып Азинога күчкән балаларны кабул итте — «Мәктәп» тукталышы соңгы тукталыш булды. Кырык елга якын мәктәптә меңнәрчә бала укыган, бина, әлбәттә, таушалган һәм ремонт таләп итә. Җәйге каникулларга кадәр объектта уку процессында катнашмаган биналарда эшли башлыйбыз. Ремонтны киләсе уку елы башына төгәлләү бурычын куябыз», — диде Казан мэры Илсур Метшин.
125 нче гимназия — Азино микрорайонындагы беренче белем бирү учреждениесе. 10,3 мең кв.м мәйданлы бинаны 1988 елда торгызганнар. 37 ел эчендә монда бер тапкыр да капиталь ремонт ясалмаган. Ел саен бүлеп бирелә торган, шулай ук бюджеттан тыш акчалар хисабына түбә, түшәм, электр челтәрләре яңартылган – чараларны иң кирәкле эш төрләренә җибәргәннәр, чөнки тулысынча яңарту өчен алар җитмәгән.
Гимназия директоры Светлана Әхмәрова сөйләвенчә, бинаның төп проблемасы — ярыклар булу. Аларның берсе беренче каттан өченче катка кадәр сузылган һәм кабинетларга кагылган, ә икенчесе ашханә янындагы баскыч уемы ягыннан урнашкан.
Китапханәдә, актлар һәм спорт залларында, коридорларда агып торган түбәләрне 2 мең квадрат метрдан артык ремонтлау таләп ителә. Китапханә фондын бозу куркынычы бар (якынча 22 мең китап) – китапханәчегә киштәләрне элпә белән ябарга туры килә. Шул ук вакытта һәр җәй саен түбә өлешчә төзәтелгән, ә түшәмнәрне пычратканнар. Бу чаралар озакка җитмәде. Мәсәлән, 200 урынлык актлар залында өч ел эчендә өлешчә ремонт ике тапкыр үткәрелгән, әмма бүген түшәмнәрдә сулар агып тора. 70 кв.м мәйданлы ике спорт залында да вәзгыять бертөрле.
Капиталь ремонт барышында электр челтәрләре белән мәсьәлә хәл ителәчәк. Торбаүткәргечләрне дә алыштырырга кирәк. Күптән түгел кабинетта торба тишелгән, директор ачыклаганча, бинада балалар булмаган, аварияне тиз генә хәл иткәннәр.
Светлана Әхмәрова билгеләп үткәнчә, мәктәптә барлык кирәкле җиһазлар бар – физика, химия һәм биология кабинетларында җиһазлар тоташтырылган. «Башлангыч сыйныфлар, профильле кабинетлар өчен яхшы лабораторияләр сатып алына. Ләкин боларның барысы өчен яңа саклау системасы кирәк, ә химия классында сыгынты белән проблемалар бар. Интерактив җиһазлар һәр сыйныфта бар, һәм без барысын да сакларга тырышабыз», — дип уртаклашты директор. Барлыгы мәгариф учреждениесендә 50гә якын кабинет бар, алар да ремонт таләп итә. Кеше саны күп булу сәбәпле бик тиз линолеум яраксыз хәлгә килә. Коридорларда идән катламын берничә тапкыр алыштырганнар.
Капиталь ремонтны җәйге каникуллардан бераз иртәрәк башларга планлаштыралар, чөнки бинаның кайбер бүлмәләре белем бирү процессына җәлеп ителмәгән. Эшләр 2025/2026 уку елы башына кадәр тәмамланачак.
Элегрәк гимназиядә барлык 13 эвакуация чыгу юлы һәм түбәгә янгын люгы норматив хәлгә китерелгән иде. Азык-төлек бина өлешен 2019 елда төзекләндәргәннәр, монда ук пластик тәрәзәләр урнаштырганнар. Калган агач тәрәзәләрне капиталь ремонт вакытында яңарту планлаштырыла. Гимназиянең барлык санузелларында да сантехниканы алыштырып косметик ремонт ясалган.
Соңгы 10 елда Казанда барлыгы 104 мәгариф учреждениесе бинасына капиталь ремонт ясалган, шуларның 18ендә эшләр тулысынча башкарылган. 2024 елда «Мәгарифне үстерү» федераль программасы кысаларында алты мәктәпкә капиталь ремонт ясалды. Тагын 17 мәгариф учреждениесендә республика программасы буенча ашханәләрне яңартканнар.