Узган елда Казанда төзекләндерү кагыйдәләрен бозган өчен 1249 беркетмә төзелгән. Җир казу эшләрен оештыру һәм үткәрү турындагы нигезләмә нормаларын 194 оешма һәм 56 шәхси зат игътибарсыз калдырган.иң күп хокук бозуларга (30%) «Сетевая компания» АҖ филиаллары һәм подрядчылары юл куйган; кәрәзле элемтә предприятиеләре арасында – «Ростелеком» ГАҖ. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә шәһәрнең административ-техник инспекциясе идарәсе башлыгы Наил Минвәлиев хәбәр итте.
Җир эшләрен башкарганда норматив-хокукый актларны үтәмәгән өчен барлыгы 601 беркетмә төзелгән, бу узган ел күрсәткечләреннән 11% ка югарырак. Шул ук вакытта ордерсыз казулар саны 2023 ел дәрәҗәсендә калган. Административ җаваплылыкка тартылганнар арасында – «ННК-Строй» һәм «Авалон» предприятиеләре.
АТИИ инициативасы буенча мондый хокук бозуларны булдырмау өчен Башкарма комитетның торак-коммуналь хуҗалыгы комитеты тарафыннан җир асты коммуникацияләрен карап тоту кагыйдәләре проекты әзерләнгән. Казан мэры Илсур Метшин җылылык, суүткәргеч, газ һәм электр челтәрләре хуҗаларыннан хокук бозулар өчен шулай ук җитди акчалата түләтүләр каралган документны кабул итү процессын тизләтергә кирәклеген ассызыклады. «Юридик затка ярты миллионлык штраф җитәкчеләрне дә уйланырга мәҗбүр итәчәк. Үгетләп кенә түгел, безне ишетмәүчеләргә сум белән дә йогынты ясарга кирәк», – дип билгеләде шәһәр башлыгы.
Узган ел халыкара вакыйгаларга әзерлек барышында шәһәрнең административ-техник инспекциясе контролендә булган төзелеш мәйданчыклары саны 122 гә кадәр арткан. Төзүчеләргә 166 беркетмә төзелгән (2023 елда – 111), шуларның 94 е – янәшәдәге территориянең торышы тиешенчә булмаган һәм төзелеш мәйданчыгын койма белән әйләндереп алган өчен. «Финанс консалт» оешмасы ел саен 10-шар кисәтү ала, «Мой ритм 3» махсуслаштырылган төзүченең хокук бозулар саны дүрткә кадәр күбәйгән, алты факт «Главинвестстрой РТ» ДКУ төзелеш мәйданчыкларына туры килә.
Территорияләрне мониторинглаганда административ-техник инспекция тарафыннан 158 күрсәтмә бирелгән, 59 документ буенча хокук бозулар вакытында бетерелгән, тагын 99 ы эштә кала. Күрсәтелгән срокта күрсәтмәләрне үтәмәгән өчен 22 оешмага беркетмәләр төзелде. «Ләкин бу арадаш этап кына. Һәрбер күрсәтмә хокук бозуны тулысынча юк иткәнче контрольдә кала», – дип нәтиҗә ясады Наил Минвәлиев.