Мэрга хәрби хезмәткәрләрнең туганнары, инвалид баланың әнисе, пенсионер һәм башка кешеләр мөрәҗәгать иткән. Шәһәр халкы күтәргән мәсьәләләр капиталь ремонт, төзекләндерү, шулай ук хәйрия эшчәнлегенә кагылды. Күпчелек мөрәҗәгатьләр буенча карарлар бар, эшләр билгеләнгән вакытта башкарылачак. Кайбер мәсьәләләрне мэр шәхсән хәл итәргә вәгъдә итте.
Казанның Совет районыннан инвалид кызын тәрбияләүче пенсионер Фирүзә Исләмова «Мечта» гаилә ял үзәгендә Яңа ел бәйрәме оештыруны сорады. Хәзер анда сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән 50 гә якын бала йөри. Биредә алар өчен рәсем һәм кул эшләре, канистерапия һ.б. дәресләр үткәрелә. Үзәктә начар ишетүче балалар белән эшли торган тавыш яздыру студиясе эшли. Аерым балаларның ата-аналары щлеге киңлектә ярдәм таба, яңа күнекмәләр үзләштерә. Казан мэриясе ярдәме белән 2022 елда биредә капиталь ремонт үткәрелгән, яңа җиһазлар урнаштырылган.
«Бүгенге көндә «Мечта» — без ял итүне үстерү һәм оештыру өчен йөри торган бердәнбер үзәк диярлек. Без рәсем түгәрәгенә йөрибез, керамика белән әйберләр ясыйбыз», — дип сөйләде Фирүзә Исләмова. Ул мэр Илсур Метшинга кулдан эшләнгән бүләкне тапшырды һәм балалар аларны үзәктә грант акчасына мич сатып алу нәтиҗәсендә ясыйлар, дип билгеләде.
Шәһәр башлыгы бүләк өчен рәхмәт белдерде һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен бәйрәм оештырырга вәгъдә итте: «Ышаныгыз, программа да булачак, миннән бүләкләр дә булачак». Бу вакыйганы 22 декабрьдә уздыру планлаштырыла.
Яңа Савин районында яшәүче 18 нче балалар бакчасы педагог-психологы Лилия Хәсәнова махсус хәрби операциядә катнашучы улына ярдәм итүен сорап мөрәҗәгать итте. Ул аның улы августтан МХО уздыру зонасында булуын, анда эзләү һәм ашыгыч дивизия бүлекчәсендә кече сержант булып хезмәт итүен сөйләде. «Улым һәм аның иптәшләре үтенече буенча мин сезгә ярдәм сорап мөрәҗәгать итәргә булдым. Балалар детекторларга, өч «Булат-4» дроннарына, рацияләргә мохтаҗ — алар хезмәт итү өчен бик кирәк», — дип сөйләде хәрби хезмәткәрнең әнисе. Ул әти-әниләре һәм туганнары да ярдәм итә, дип өстәде: уртак көч белән күптән түгел фронтка генератор җибәргәннәр. Лилия Хәсәнова техниканы МХО катнашучылары аша тапшыруны сорады, алар чиратлашып ялга кайталар.
«Без рацияләрне дә, дроннарны да әзерлибез, егетләрне ике атна дәвамында ялга көтәбез дә, я алар белән, я сезнең белән җибәрербез, Булат Рафаил улы (Алеев, Башкарма комитеты Аппараты җитәкчесе – мөх. төз.), – дигән карарны яңгыратты мэр. — Без һичшиксез Яңа елга кадәр барысын да хәл итәрбез, ә сез ничек җибәрергә икәнен әйтерсез. Әгәр егетләр тизрәк җибәрергә кирәк дип әйтсәләр, без ничек илтеп җиткерергә икәнен табачакбыз».
Северный бистәсендә каты көнкүреш калдыкларын җыю мәйданчыгын яңартуны «Авиатөзүчеләр» территориаль иҗтимагый үзидарә рәисе, инвалид кызын тәрбияләүче күп балалы әти Руслан Хөсәенов сорады. Аның сүзләренә караганда, Үзәк Мариуполь урамындагы 84 нче йорт янындагы бункер мәйданчыгыннан 1,5 меңгә якын кеше файдалана. Хәзер объект бик начар хәлдә, ТИҮ халкы бу мәсьәлә буенча район администрациясе башлыгы адресына һәм «Халык контроле» системасына берничә тапкыр мөрәҗәгать иткән.
«Халык бункер мәйданчыгын чъп савыты мәйданчыгына үзгәртеп коруны сорый. Хәзер ике бункерда төзелеш һәм башка зур габаритлы чүп-чарны законсыз калдыралар. Болар барысы да җыела, ә аннары мәйданчык артындагы чокырга эләгә. Шул ук вакытта монда даими пычрак, ә бункерлар тротуар һәм балалар бакчасына һәм почтага илтүче юл янында тора», – дип мөрәҗәгать итте Руслан Хөсәенов.
Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары администрациясе башлыгы Ренат Шәмсетдинов 2025 елда мәйданчыкны бюджет акчалары хисабына төзекләндерү планлаштырылуы турында сөйләде: «Бу мәйданчыкны чүп савыты мәйданчыгына әйләндерәбез, чокырны ясалма койма белән әйләндереп алабыз, ә тротуар турында әлегә уйлыйбыз – юлларны ремонтлау кысаларында берәр фикергә килербез». Проект чүп-чарны аерым җыюны оештыру мөмкинлеге булган евроконтейнерлар урнаштыруны, шулай ук керү юлларын төзекләндерүне күздә тота. Илсур Метшин билгеләп үткәнчә, эшкә һава торышы уңай булганда керешәчәкләр.
Дәрвишләр бистәсеннән Юлия Жидкова Сәетгәлиев исемендәге мәдәният сараеның Мәдәният һәм ял итү бүлеге мөдире булып эшли. Мэр белән очрашуда, ул Парковая урамындагы 26 һәм 28 нче йортлар ишегалдындагы балалар мәйданчыгын төзекләндерүне һәм яктырткычларны алыштыруны сорады.
Очрашуда билгеле булганча, торак биналар территориясе тавыш бирү нәтиҗәләре буенча 2025 елда төзекләндерү өчен иң кирәкле 200 ишегалды исемлегенә кергән. Беренчел схема буенча участок периметры буенча яктырткычлар урнаштыру, балалар һәм спорт мәйданчыклары булдыру, җиһазлар урнаштыру планлаштырылган.
Илсур Метшин эш башланыр алдыннан халык белән очрашырга тәкъдим итте, алар үз тәкъдимнәрен әйтә алсын өчен: «Әйдәгез, без анда эш башланганчы барабыз, актив кешеләрне җыябыз да, нишләргә кирәклеге хакында сөйләшәбез, аннары төзекләндергәннән соң тагын бер кат очрашырбыз».
Урак һәм Чүкеч урамындагы 24а номерлы йортның мәнфәгатьләрен Казанда яшәүче өлкән яшьтәге Рүзилә Харисова тәкъдим итте — ул подъездны ремонтлауны сорады. Владимир Жаворонков сөйләгәнчә, пенсионер хатын яши торган йорт бер катлы һәм 1949 елда төзелгән. Соңгы тапкыр биредә җитди эшләр 2007 елда башкарылган, шуңа күрә ремонт таләп ителә. Мэр киләсе елда подъездны агымдагы ремонт программасы буенча яңартырга кушты.
Гражданнарны кабул итүдә шулай ук социаль сәясәт идарәсе җитәкчесе Ирина Смирнова, район администрацияләре башлыклары Владимир Жаворонков, Роман Фәтхудинов һәм Альберт Салихов катнашты.