ТР башкаласында биологик чистарту корылмаларын реконструкцияләүне төгәллиләр – аларны быелның декабрендә файдалануга тапшыру планлаштырыла. 2021 елда башланган эшләр ике этапта алып барыла. Беренче чиратта төзелгән корылмалар инде файдалануга тапшырылган. Икенче этапның үтәлеше 97% тәшкил итә. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә «Водоканал» МУП директоры Рөстәм Габделхаков хәбәр итте.
«Без быел Казанның биологик чистарту корылмаларын реконструкцияләүгә һәм капиталь ремонтлауга, шулай ук ярты гасыр җыелган ләм кырлары мәсьәләсен хәл итүгә нокта куябыз. Без яңа ләм кырлары булдырудан киттек, беренчеләрдән булып ләм утырмаларын киптерү цехын эшләдек . Бүгенге көнгә 51 объект ремонтланган һәм 13 объект төзелгән. Объект стратегик һәм шәһәр өчен бик мөһим», – дип ассызыклады мэр Илсур Метшин.
Ул Казанның Иделдә беренчеләрдән булып елгага зыян китермәү һәм табигатькә 1 млн 300 мең кеше файдалана торган суны кайтару өчен барысын да эшләгән шәһәрләрнең берсе булуын өстәде.
Казанның биологик чистарту корылмаларын (КБЧК) модернизацияләү «Экология» милли проектының «Идел елгасын яхшырту» федераль проекты кысаларында алып барыла. «Водоканал» директоры сөйләгәнчә, чистарту корылмалары 1974 елдан 1996 елга кадәр файдалануга чиратлап тапшырылган.
«Реконструкция 7,5 млрд сумлык чаралар үткәрүне үз эченә ала, шуның 6,1 млрд сумы яисә эш хакының 81% ы федераль бюджеттан алынган, калган 19% ы – 1,4 млрд сумы – республика бюджетыннан», – дип хәбәр итте спикер.
Бүгенге көнгә 28 объектта эшләр тәмамланган, алар инде файдалануга тапшырылган. Комны сусызландыру биналары, икешәр өстәмә аэротенк һәм икенчел суны тондыру җайланмасы, биш ләм насос станциясе төзелгән, шулай ук һава чистарту җайланмалары, трансформатор подстанциясе һәм инженерлык челтәрләре монтажланган.
Хәзерге вакытта икенче этап корылмаларын – рәшәткәләр, комлыклар, беренчел һәм икенчел суны тондыру җайланмалары, аэротенклар һәм башкаларны реконструкцияләү дәвам итә. Барлыгы 64 объект ремонтланачак һәм төзеләчәк, эшләр инде 97% ка үтәлгән.
Казанның биологик чистарту корылмаларын агымдагы елның декабрендә эксплуатациягә кертеп, 2025 елның кышына кадәр эшләтеп җибәрү-көйләү эшләрен башкару планлаштырыла.
«Реконструкция кысаларында уздырыла торган чаралар чистарту сыйфатын яхшыртырга һәм Иделгә пычрата торган матдәләр чыгару күләмен киметергә, шулай ук технологик җиһазларны заманча һәм энергетик яктан нәтиҗәлегә алыштырып, аларны реконструкцияләү юлы белән барлык корылмаларның тузуын киметергә мөмкинлек бирәчәк», – дип билгеләде Рөстәм Габделхаков.
Шәһәрнең экологик хәлен яхшыртуга юнәлдерелгән икенче мөһим проект – ләм кырларын рекультивацияләү. 100 гектардан артык мәйданлы система 2021 елдан бирле кулланыштан чыгарылган. Рекультивацияләү « Тупланган экологик зыян объектларын бетерү» федераль проекты кысаларында үткәрелә.
Барлыкка килгән ләм утырмасы 2022 елда «Водоканал» тарафыннан төзелгән термомеханик эшкәртү цехында эшкәртелүгә китә. «Агымдагы елда алынган гранулят йөз процент күләмендә биоягулык сыйфатында Мордовия республикасындагы «Евроцемент» цемент заводына сатылды», – дип, моңа игътибар юнәлтте спикер.
Рөстәм Габделхаков сүзләренчә, кышкы сезон алдыннан предприятие шәһәрнең кар эретү пунктларын әзерләү буенча эшләр алып барган. Сезоннар арасында кар кабул итү камералары ләм катламнарыннан һәм чүп-чардан чистартылды, шулай ук насос җиһазларына һәм бикләү-көйләү арматурасына ревизия үткәрелде. «Узган кыштан соң кар эретү станцияләреннән 11 мең кубометр ләм һәм 7 кубометрдан артык чүп чыгарылган», – дип йомгаклады сүзен «Водоканал» директоры.