Төзекләндерү нәтиҗәләре белән бүген Казан мэры Илсур Метшин танышты. 2,1 га мәйданлы участокта – 7 нче номерлы шәһәр хастаханәсеннән алып перинаталь үзәккә кадәр — күлнең үсемлекләрен һәм хайваннарын саклауга зур игътибар бирелде. Элегрәк халык күзләреннән койма белән яшеренгән территориядә хайваннарны күзәтү өчен агач түшәмле пирслар ясаганнар, йөрү өчен юллар салганнар һәм аларны йомшак яктыртканнар, кофеханә һәм бәдрәфле күшәк ачканнар, 350 агач һәм меңгә якын куак утыртканнар. Халыкка уңайлы булсын өчен яңа керү төркеме дә ачылды.
Казан башлыгы Илсур Метшин билгеләп үткәнчә, экологиягә сакчыл караш, күлләрне саклау — төзекләндерү эшенең өстенлекле юнәлешләренең берсе. Күптән түгел шәһәрдә Аккош күлләрен кибүдән коткардылар – республика рәисе Рөстәм Миңнеханов фикере белән программа гамәлгә ашырылды. Ә быел Зәңгәр күлләр шарлавыгында зур эшләр башкардык.
«Зур Акчарлак күленә дә кулларыбыз җитте, төзекләндердердек. Кече Акчарлак күле белән тоташтырдык, Әмирхан, Адоратский, Чуйков урамнары арасында җәяүлеләр элемтәсе булдырдык. Эшлисе эшләр әле алда, әмма тулаем алганда төзекләндерелгән зур мәйдан барлыкка килде. Авыл халкына рәхмәт, алар фикер алышуда актив катнаштылар. Экологлар да катнашты, без аларны игътибар белән тыңладык», – диде мэр. Ул башкарылган эшләр өчен барысына да рәхмәт белдерде һәм киләсе елда территорияне төзекләндерү дәвам итәчәк, дип ышандырды.
Территориянең беренче өлешен төзекләндерү май аенда башланды. Әмма төзелеш эшләренең төп өлешен, бигрәк тә тавышлы эшләрне, акчарлакларның оя кору чорына туры китермәскә тырыштылар. Ноябрь башында барлык эшләр тәмамланды — яңартылган киңлек беренче килүчеләрне кабул итте.
Шәһәрлеләргә уңайлы булсын өчен перинаталь үзәк белән Изге Тихон хөрмәтенә төзелгән чиркәү арасында яңа керү төркеме барлыкка килде. Изге урын территориясе элек үтү өчен ябык иде. Гыйбадәтханә җитәкчелеге белән аны паркның җәяүлеләр йөрү юлына өлешчә кертү буенча килешүләр төзелгән. Гомуми мәйданы 1,8 мең кв.м тәшкил иткән сукмакларда плитә түшәлгән. Урын үзенчәлекләрен исәпкә алып, юллар почмаклардан диагональ буенча түгел, ә яшел зона периметры буенча уза.
Яктырту барлык җәяүлеләр юллары буйлап оештырылган. Табигый мохитне саклап калу өчен, яктырту бик нәзакәтле: кояш нурларына охшаган йомшак җылы яктылыкны 3000К лампалар хасил итәләр. Өстәмә рәвештә юл буйларына сигез яктырткыч шар куелган. Элек территориядә яктырту юк иде.
Ике күзәтү мәйданчыгы (күшәк янында һәм автоүзәк каршысында) табигатьне һәм табигыйлекне тою өчен агач түшәм белән капланган. Пирстан хәзер кошларга, су күселәренә, кондызларга сокланып карарга була — биредә яшәүче хайваннар турында мәгълүматны мәгълүмати такталар сөйли.
Җәмәгать киңлегендә төрле кече архитектура җиһазлары: 19 эскәмия, 16 чүп савыты, алты юнәлеш күрсәткече, каты көнкүреш калдыклары җыю мәйданчыгы өчен лапас урнаштырылган. Куркынычсызлыкны тәэмин итү өчен эшчеләр 22 видеокүзәтү һәм тавыш белән хәбәр итү камерасын урнаштырган. Моннан тыш, белгечләр тышкы су белән тәэмин итү, су үткәрү, электр белән тәэмин итү буенча эшләр башкардылар.
Территорияне 350 агач һәм 1 меңгә якын куак бизәгән: төрле сортлы тал, зирек, миләш, шомырт, алма, балан, спирея, арония, каен, шулай ук чәчәкләр һәм кыяклы үсемлекләр. Чүп үләннәрен һәм авария хәлендәге агачларны бетерделәр – эшләр, территория ландшафтының табигый үзенчәлеге булган күпсанлы кыргый сырганакларны да кертеп, булган үсемлекләрне саклап калу өчен, бик пөхтә башкарылды. Шулай ук биредә 6 мең квадрат метрдан артык мәйданда чирәм җәелдерелгән. Үсемлекләрне карау өчен автоматлаштырылган су сибү системасын тоташтырганнар.
Күлләр арасында кофеханә һәм бәдрәф урнаштыру өчен 119 кв.м мәйданлы күшәк җиһазландырылган — ул аз хәрәкәтләнүче төркемнәр өчен дә мөмкин.
Эшләрнең икенче чираты кысаларында киләсе елда финанслау бүлеп биргәндә сәүдә үзәге каршында Адоратский урамына чыга торган уңайлы җәяүлеләр зонасы булдыру, Академик Лаврентьев урамындагы гамәлдәге сәүдә мәйданчыгын үзгәртеп кору, Академик Лаврентьев урамыннан Маршал Чуйков урамына кадәр Зур һәм Кече Акчарлак күлләре арасында җәяүлеләр зонасы булдыру планлаштырыла.
Исегезгә төшерәбез, Зур Акчарлак күле — акчарлаклар оя кора торган уникаль территория. Бу чагыштырмача зур булмаган мәйданда оялар саны 75 кә җитәргә мөмкин, бу зур шәһәр өчен сирәк күренеш. Шулай ук биредә карлыгач төркемнәре һәм башка бик күп төр кошлар яши. Шуңа күрә төзекләндерүдә төп бурыч күлнең алыштыргысыз экосистемасын саклап калу иде.
Акчарлак күлләре территориясенең гомуми мәйданы 10 га тәшкил итә. 2021 елда Кече Акчарлак күле янында төзекләндерү эшләре алып барылган. Проект нигезенә «Семь источников здоровья» («Сәламәтлекнең җиде чыганагы») концепциясе салынды: территориядә янәшә урнашкан 7 нче шәһәр хастаханәсе пациентларын тернәкләндерү һәм савыктыру өчен функциональ зоналар булдырылды, физик йөкләнеш, арт-терапия, аэроионотерапия, фитотерапия мәйданчыклары һәм җәмәгать яшелчәләре барлыкка килде. Россия өчен әлеге үзенчәлекле иҗтимагый киңлекләр булдыру мөһим практика булып тора.
Узган елның декабрендә «Кече Акчарлак күле» паркы шәһәр инновацияләре өлкәсендә Гуанчжоу халыкара премиясе жюрисыннан мактау медале алды һәм ачык тавыш бирүдә өченче урынны яулады.
Зур Акарлак күле территориясен төзекләндерүне халык үзләре башлап җибәргән — алар ел саен үткәрелә торган республика сораштыруында объект өчен тавыш биргән. Эшләр «Торак һәм шәһәр мохите» милли проектының «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» проекты буенча алып барылды.
Элегрәк, быел Казанда рекордлы 18 җәмәгать киңлеге төзекләндереләчәк, гомуми суммасы 4,9 млрд сумны тәшкил итәчәк, дип хәбәр иткәннәр иде. Бу «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» Федераль проектын гамәлгә ашыру, шәһәрне БРИКС саммитына әзерләү һәм республика бюджетыннан акча бүлеп бирү нәтиҗәсендә мөмкин булды.
2011—2024 елларда Казанда җәмәгать урыннары саны 119 дан 169 га кадәр арткан, ә парклар һәм скверлар мәйданы 451 гектарга (174 гектардан 625 гектарга кадәр) арткан. Гомуми күләмнән 2022—2023 елларда шәһәрдә 13 объект төзекләндерелгән: аларның 10ысында эшләр «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» Федераль проекты буенча башкарылган һәм тагын өчесендә – программадан тыш.