Быел «Казэнерго» АҖ «Безнең ишегалды» республика программасы буенча 258 ишегалдында тышкы яктырту системасын төзекләндерде. 3 меңнән артык терәк һәм 4 мең яктырткыч куелган. Предприятие юлларны яңа 875 яктырткыч белән яктыртты, 26 км кабель сузылды. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә «Казэнерго» АҖ генераль директоры Фәнис Нурмөхәммәтов хәбәр итте.
«Казанның урам-юл челтәрен ремонтлау» программасы буенча шәһәрдә 441 терәк, 621 яктырткыч урнаштырылган, 12,5 км һава һәм 5 км артык кабель сызыгы салынган.
«Шунысы куандыра: Казан яктыра. Яктылык нокталары саны арткан — 1,5 мең юлларда, 4 мең ишегалларында, шул исәптән яктырткычлар беркайчан да яктыртылмаган урыннарда барлыкка килгән. Бу бик мөһим эш, шәһәрне яктыртуга яхшы өстәмә», — дип ассызыклады мэр Илсур Метшин.
Белгечләр 34 бистәдә яктыртуны торгызганнар. Республика программасы буенча 56 километрдан артык челтәр салу һәм 900 дән артык яктырткыч урнаштыру планлаштырыла. Калган бистәләрне колачлау өчен «Казэнерго»га якынча 370 млн сум кирәк.
«Казан шәһәренең төзекләндерү кагыйдәләре нигезендә, төп мәйданнарда, магистральләрдә һәм урамда яктырту күләме 97% тан да ким булмаска тиеш. «Казэнерго»ның бу таләбе үтәлә. Башка тышкы яктырткычлар буенча уртача яктырту күләменең проценты норманы күрсәтә һәм 94% ны тәшкил итә», – дип хәбәр итте спикер.
Октябрь аенда ТР башкаласында узачак БРИКС саммитына әзерлек нәтиҗәсендә предприятие максатчан программаларда каралганнан күбрәк объектларны төзәтә һәм төзекләндерә алды. Мәсәлән, Декабристлар, Чистай һәм Николай Ершов урамнарында 330 авария хәлендәге яктырту терәкләрен алыштырганнар. Чернышевский, Театр, Кремль, Бауман, Карл Маркс, Адамюк урамнарында борынгы стильдә эшләнгән 292 махсус бизәкле терәк урнаштырылган. Монда шулай ук 9 км чамасы кабель сызыгы үткәрергә кирәк булган.
Универсиада проспекты, Уң яр Болак, Сул яр Болак, Чистай, Декабристлар, Профсоюз, Николай Ершов, Пушкин һәм Мәскәү урамнары буенча 2844 натрий яктырткычны диодлы яктырткычларга алыштырганнар. Бүген Казанда мондый яктылык нокталары 54% ны тәшкил итә. Яктылык диодлары шәһәр бюджетына елына 35 млн киловатт-сәгать электр энергиясен янга калдырырга яки 300 млн сум чамасы акча янга калдырырга мөмкинлек бирә.
«Электр энергиясенә тарифның ел саен артуын исәпкә алып, экономия алдагы елларда артачак, шуңа күрә натрий лампаларын энергия саклаучы лампаларга планлы алмаштыру алга таба да дәвам итәчәк», – диде Фәнис Нурмөхәммәтов.
Саммитка шулай ук ТР рәисе Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча 288 әһәмиятле бинаны берләштерәчәк бердәм төсле архитектура яктырту планы эшләнде. Хәзер ул берничә объектта бар.
Яктырту баганаларына игъланнарны законсыз ябыштыруны бетерү буенча аерым эш алып барыла. «Казэнерго» штатында баганаларны тикшерү белән шөгыльләнүче дүрт бригада җыйганнар. Алар көн саен кимендә 200 берәмлекне чистарта.
Ширкәтнең генераль директоры билгеләп үткәнчә, предприятиедә тышкы яктырту белән идарә итүнең бөтен системасы автоматлаштырылган. Диспетчер компьютер мониторында барлык тоташтыру пунктларын һәм аларның торышын, көчәнеш булуын, ток йөкләнешләрен, линиянең төзеклеген яки авариялы рәвештә сүндерелүен күрә. Бу оператив рәвештә реакция ясарга һәм штаттан тыш хәлләрне бетерергә ярдәм итә.
«Казэнерго» АҖ муниципалитет балансындагы барлык тышкы яктырту системасына хезмәт күрсәтә. Бу 130 меңнән артык яктылык ноктасы һәм аларны туендыручы 3,5 мең км челтәр.