Казанны үстерү институты эксперт берләшмә белән фикер алышканнан соң, Идел буе районындагы М14 микрорайонын «Гаилә», ә Родина, Гвардия, Рихард Зорге урамнары һәм Вознесение тракты белән чикләнгән Совет районы территориясен «Родина» дип атарга тәкъдим итте. Ике атама да Татарстан башкаласының әлеге микрорайоннарына хас географик һәм табигый үзенчәлекләр, мәдәни мирас, истәлекле урыннар, кыйммәтләр һәм атмосфера нигезендә формалашкан. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә Казанны үстерү институты директоры Алексей Горбунов хәбәр итте.
Мэр Илсур Метшин аңлатканча, яңа микрорайоннарны проектлау һәм төзү этабында аларга төзелеш номерлары бирелә, алар берникадәр вакытка исем булып кала. «Әмма халыкның үз-үзен тоюы өчен микрорайоннарның без күнеккән яңгыравыклы һәм матур исемнәренә баштан ук ияләшеп китү мөһим. Без бу бурычны Казанны үстерү институтына йөкләдек, чөнки алар проектлау белән генә түгел, ә шәһәр төзелеше белән дә шөгыльләнәләр. Ике атама да – «Гаилә» һәм «Родина» – һәр кеше өчен мөһим булган төшенчәләрне символлаштыра», – дип белдерде шәһәр башлыгы. Ул әйтелгән атамалар турында шәһәр Башкарма комитетының топонимика буенча комиссиясенең якындагы утырышында фикер алышырга кушты.
Алексей Горбунов искә төшергәнчә, М14 микрорайонының исемен үзгәртү – Казан шәһәр Думасы депутаты Елена Глухарева инициативасы. Бүгенге көндә территория төзелеш номеры белән аталып йөртелә, аның мәгънәсе юк һәм ул халыкта М12 трассасы белән ассоциацияләнә.
М14 микрорайоны шәһәргә керү урынында яшел территория янында урнашкан һәм анда нык алга киткән транспорт чишелеше бар. Янәшәдә социаль объектлар: республика хастаханәләре, «Тулпар» стадионы, мәктәпләр һәм Казан дәүләт аграр университеты урнашкан. Микрорайонда ике мәктәп һәм биш балалар бакчасы төзү планлаштырыла.
Территориянең яңа атамасы Рәсәйдә 2024 елда игълан ителгән Гаилә елына күрсәтү булачак. Казанны үстерү институты директоры билгеләп үткәнчә, «Гаилә» атамасына төп кыйммәтләр салынган, алдагы төзелеш эшләре вакытында йорт салучылар моны күз уңында тотачак. «Ул гаилә кыйммәтләрен, бердәмлекне һәм оешканлыкны, уңайлылык һәм иминлекне, шулай ук мирасны һәм традицияләрне символлаштыра. Бу атама үз атмосферасын тудыра, шулай ук мәдәни традицияләрне саклау һәм буыннан-буынга тапшыруның әһәмиятен искә төшерә», – диде Алексей Горбунов.
Родина, Гвардия, Рихард Зорге һәм Вознесение тракты урамнары белән чикләнгән Совет районындагы территория өчен атама шул ук принциплар буенча сайланган. Тарихи белешмәгә һәм шәһәр төзелеше вәзгыятенә нигезләнеп, шәһәр халкы арасында «Родина» микрорайоны исемен саклап калырга тәкъдим ителде.
«Атама әлеге районга һәм шәһәргә бәйлелек хисе тудырырга, анда яшәүчеләрдә шул урыннан булу хисе уятырга мөмкин. Моннан тыш, «Родина» атамасы гаилә һәм уңайлылык белән дә ассоциацияләнергә мөмкин, бу анда яшәүчеләр үзләрен өйдәге кебек хис итә торган район образын тудыра», – дип уртаклашты Алексей Горбунов.
Шәһәрне формалаштыручы Родина урамы күп еллар дәвамында шәһәрне һәм шәһәр яны территориясен тоташтыручы транспорт артериясе булып саналган. Исеме рәсми рәвештә 1950 елда расланган. Башта урам сәнәгать зонасында формалашкан, ә 1970 елларда ул киңәйгән һәм Рихард Зорге урамыннан Әмәт урманына кадәр сузылган мөһим транспорт маршрутына әверелгән. Еллар узган саен урам шәһәр яны автоюлы белән тоташкан һәм 1980 елларда Җиңү проспекты барлыкка килү белән, чиккә җиткән. Көньякта исә урамның Бохара урамыннан Казан ит комбинаты янындагы чатка кадәр сузылган икенче өлеше барлыкка килгән.
Бүгенге көндә микрорайонда торак комплекслар төзелә. Аның янында җәмәгать киңлекләре урнашкан. Шәһәр үзәге һәм башка районнар белән яхшы үсеш алган транспорт инфраструктурасы уңайлы элемтәне тәэмин итә.