Бу шимбәдә, 10 августта, ТР башкаласында Физкультурачы көнен билгеләп үтәчәкләр. Казан спорты көненең төп локациясе – «УРАМ» экстрим-паркы булачак. Программада: гаилә эстафеталары, мастер-класслар, сайклинг буенча марафон һәм башкалар. Спорт бәйрәменең ничек узачагы турында бүген эшлекле дүшәмбедә физик культура һәм спорт комитеты рәисе Линар Гарипов сөйләде.
«Программа киң, үз эшенең профессионалларын, спортның яңа төрләрен күрү мөмкинлеге бар. Тамашачы булу гына түгел, стадионнарда һәм телевидениедә танылган спортчылар белән янәшә басып тору. Балалы гаиләләр зарядка ясый, вакытны файда белән бергә үткәрә, балаларга спорт төрен сайлауда ярдәм итә алачак, – дип билгеләде шәһәр мэры Илсур Метшин.
Физкультура көне алдыннан, 9 августта, «Казан» гаилә үзәге янында триатлон буенча балалар лигасы этабы узачак. Икенче көнне бәйрәм программасы 25, 51 һәм 113 км дистанцияләрдә триатлон ярышларыннан иртә таңда ачылачак. Трассаның төп өлеше Сибгат Хәким урамында узачак. Исегезгә төшерәбез, шуңа бәйле рәвештә транспорт хәрәкәтен кайбер участоклар буенча туктатачаклар.
Бәйрәмнең төп мәйданчыгы – «УРАМ» экстрим-паркы булачак. 9:00 да биредә шәһәр халкы һәм кунаклары өчен спорт зарядкасы үткәрәчәкләр, ә темпны тормыш сөючәннәр бирәчәк. Көн дәвамында мәйданчыкта каратэ, фехтование, бадминтон, тхэквондо, керлинг, дзюдо, спорт көрәше һәм бокс буенча ярышлар узачак. Уен мәйданчыкларында урам баскетболы буенча 3х3 «Оранжевый мяч» ярышы узачак.
Быел беренче тапкыр сайклинг буенча марафон үткәрәчәкләр. Кунаклар популярлык җыючы юнәлеш белән танышачак һәм паркта урнаштырылган махсус велосипедларда күрсәтмә күнегүләр күрәчәк.
Һәркем үзен төрле активлык төрләрендә сынап карый һәм үзенең спорт мөмкинлекләрен профессиональ спортчылар белән беррәттән бәяли алачак. Теләгән һәркем ГТО нормативларын тапшырырга һәм мастер-классларда катнашырга мөмкинлек алачак.
Бәйрәмнең мәртәбәле кунаклары булачак, спорт ветераннарына аерым игътибар бирелә. «Без спорт берләшмәләре белән берлектә профессионаллар очрашуын оештырабыз, алар үз казанышлары белән спорт җиңүләренә нигез салдылар һәм яшь спортчылар өчен чын үрнәк булып торалар», – диде физик культура һәм спорт комитеты рәисе.
Бәйрәм көнендә гаилә спорты да үз урынын алачак. «Спорт йорт янында» проекты кысаларында теләге булган һәркем гаилә эстафеталарында катнаша алачак.
Пляж спорт төрләре үзәгендә футбол, гандбол һәм пляж волейболы буенча шәһәр чемпионатын үткәрү планлаштырыла. Соңгысында Казанның профессиональ клублары йолдызлары катнаша – «Зенит», «Ак Барс», «Динамо-Ак Барс», «Рубин», «Стрела», «Уникс».
Казансу акваториясендә иң матур һәм мавыктыргыч ярышларның берсе – «Казан җилкәннәре» узачак. Кунаклар узышларны яр буеннан күзәтә алачак.
«Мотор» стадионында сигез яшь төркемендә футбол буенча шәһәр кубогы планлаштырылган. Ярышларда спорт мәктәпләрендә тәрбияләнүчеләр һәм футбол ветераннары катнаша.