Быел Казанда 180 күп фатирлы йортка капиталь ремонт бер ай алдан тәмамланачак - 1 ноябрьгә кадәр барлык объектлар буенча актлар тапшырылырга тиеш. Бу вакытка яңа кагыйдәләр буенча документлар гомумроссия электрон сәүдә системасына кертеләчәк һәм «ТР ТКХ Фонд» коммерциягә карамаган оешма эшләренең заказчысына тапшырылачак. Алдагы елларда йортларга капиталь ремонт 1 декабрьгә кадәр үткәрелде, дип хәбәр итте эшлекле дүшәмбедә ТКХ комитеты рәисе Василий Лысачкин.
«Капиталь ремонтны тәмамлау сроклары күчерелде. Бу мәгълүматны истә тотуыгызны һәм эш барышын күзәтеп торуыгызны сорыйм. Аңлашыла, башкару өчен идарәче компанияләр һәм подрядчылар җаваплы, әмма халык безнеке, бездән беркем дә җаваплылыкны төшермәде, шуңа күрә контроль төгәл булырга тиеш», – дип мөрәҗәгать итте район администрацияләре башлыкларына һәм Башкарма комитет комитетлары җитәкчеләренә Казан мэры Илсур Метшин.
Түбәләрне (65%), үзәк җылыту системаларын (74%) һәм фасадларны (71,5%) яңарту эшләре югары дәрәҗәдә башкарыла – аларны тулысынча 15 августка тәмамларга тиешләр. Калган эшләрне 1 октябрьгә кадәр башкарырга кирәк. Әгәр подряд оешмалары срокларны бозса, заказчылар һәм Казан шәһәре торак инспекциясе аларга карата штраф санкцияләре кулланачак, дип ассызыклады Василий Лысачкин. Хәзер эшләр 67,1% ка башкарылган.
Быел генераль подрядчылар булып «КСК» ҖЧҖ һәм «РСК» ҖЧҖ конкурсларында җиңүчеләр танылды. Алар эшкә 35 субподряд оешманы җәлеп иттеләр. Торак-коммуналь хуҗалык комитеты рәисе сөйләгәнчә, аларның күбесе күп фатирлы йортларны бер ел гына капиталь ремонтламый.
Лифтлар урнаштыру буенча эшләр 84,4% ка башкарылган. Спикер сүзләренчә, үзебездә чыгарылган, антивандаль һәм энергия саклаучы җиһазлар барлык таләпләргә җавап бирә һәм аларда Брайль шрифтлы төймәләр дә бар. Бүгенгә лифтларны кабул итү буенча тугыз дәүләт комиссиясе үткәрелгән. Җайланманы урнаштыру белән 2022 ел ахырында тендер откан «ЛифтСтройКомпания» ҖЧҖ шөгыльләнә.
«Тулаем алганда, эш темплары начар түгел. Капиталь ремонтны башкару механизмнары эшләнгән: барлык структуралар бер-берсе белән хезмәттәшлек итә, ә иң мөһиме – халык белән диалог җайга салынган. Узган атнада без шактый яңа микрорайонда булдык, анда йортларның берсе 2000 елда гына файдалануга тапшырылды. Бу безне дә сөендерә: 25 ел да узмады, ә капиталь ремонт программасы монда да гамәлгә ашырыла. Без иң башта 50-60 еллык йортларга кердек, һәм алар капиталь ремонт күрмәде», – диде Илсур Метшин.
Күчмә киңәшмә уздырылган микрорайонда үз акчаларына ишегалдына керү юллары булдырган, балалар мәйданчыгын уңайлы урынга күчергән дус милекчеләр яши, дип өстәде ул. «Бу – халыкның активлыгы, аның үз җаваплылыгы күрсәткече», – дип ассызыклады мэр.
Шәһәр башлыгы биредә яшәүчеләрнең берсе объектта эшләүче төзүчеләрне мактады, дип уртаклашты. «Моны ишетү бик мөһим, бигрәк тә төзүчеләр көне алдыннан. Җәмәгать урыннарында яшәүчеләрнең үз-үзләрен тоту культурасы гына түгел, төзүчеләрнең үз-үзләрен тоту культурасы да артуына мин бик шат», –дип билгеләде Илсур Метшин.
КФЙ капиталь ремонт программасына быел ике мәдәни мирас объекты кертелгән: Бауман урамындагы 30 нчы йорт һәм Большая Красная урамындагы 59 нчы йорт. Монда түбәләрне ремонтлау планлаштырыла. Казанда барлыгы 149 мәдәни мирас объекты бар, аларның 76 сы 570 млн сумнан артыгракка ремонтланган. Тагын 71 бинага ремонт кирәк.
Моннан тыш, ТР башкаласында 31 азкатлы йорт яңартыла. «Мондый йортларны ремонтлауның үзенчәлеге шунда, милекчеләрнең кертемнәре озак сроклы программаның гамәлдә булу срогы дәвамында капиталь ремонт чыгымнарын капламый. Уртача кертемнәр елына 200 мең сумга якын, ә комплекслы капиталь ремонт 30 миллион сумга төшә», – дип сөйләде Василий Лысачкин.
Проблема Татарстан һәм Казан бюджетларында каралган уртак финанслау хисабына хәл ителә. Соңгы биш елда шәһәрдә 438 азкатлы бина ремонтланган.
Торак-коммуналь хуҗалык комитеты рәисе сүзләренчә, коеп яуган яңгырлар аркасында аерым подрядчылар йортның гомуми милкенә һәм анда яшәүчеләрнең милкенә зыян китергән. Хәзер шәһәр халкы белән зыянны компенсацияләү күләмен килештерәләр. Вәзгыятьне комитетта күзәтәләр.
Эшләрне тиешенчә башкармау турында мөрәҗәгатьне халык ТКХ комитетының сайтында яисә телефон номеры буенча калдыра ала: +7(843)223-19-22. Шулай ук гаризаларны түбәндәге телефоннар буенча кабул итәләр: +7(843)236-90-96 («Техник күзәтчелек хезмәте» МУП) һәм +7(843)555-69-01 (Казан шәһәре торак инспекциясе).
Исегезгә төшерәбез, узган елларда программаны гамәлгә ашырганда акчаларны экономияләү һәм капиталь ремонтка кертем күләмен 7,7 сумга кадәр арттыру нәтиҗәсендә 2024 елда өстәмә рәвештә 25 йорт яңартылачак. Барлыгы 180 бина ремонтланырга тиеш, бу 48 меңнән артык казанлының яшәү шартларын яхшыртырга мөмкинлек бирәчәк. Эшкә 3 млрд сумнан артык акча каралган.
Программа буенча 70 йортның түбәләрен һәм 49 йортның фасадларын яңартачаклар, 46 йортта үзәк җылыту системасын ремонтлаячаклар, салкын су белән тәэмин итү – 55, кайнар су белән тәэмин итү – 22, су чыгару – 55 йортта төзекләндереләчәк. Электр белән тәэмин итүне – 36, ә лифтларны 55 КФЙта алыштырачаклар. Шулай ук төтен чыгару юллары һәм вентканаллар бер йортта ремонтланачак, һава торышын көйләү узеллары биш йортта урнаштырылачак. Комплекслы рәвештә 13 торак корылма яңартылачак.
Подряд оешмаларыннан һәр эш төрен дәүләт комиссиясе кабул итә, аның составына ТР ТКХ фонды, шәһәр Башкарма комитетының ТКХ комитеты, республиканың Дәүләт торак инспекциясе, район хакимиятләре, идарәче компанияләр, милекчеләр вәкилләре керә.