Казанда Химиклар
мәдәният йортында капиталь ремонт башланды, ул Татарстан яшьләренең төп үзәге
булачак. 7,3 мең кв.м мәйданлы заманча киңлекнең өч катында 520 урынга
исәпләнгән концерт залы, медиаүзәк, күп функцияле һәм хореографик киңлек, иҗади
һәм чүлмәкчелек остаханәләре урнаштырылачак. Бинаны капиталь ремонтлау этаплап
башкарылачак. Хәзер эшчеләр искергән челтәрләрне һәм сул як бинаның бүлмәләрен
сүтә башладылар.
Узган елның апрелендә Химиклар мәдәният йорты Татарстанның Яшьләр үзәгенә
тапшырылды, ул республиканың Яшьләр министрлыгы карамагында эшли. Капиталь
төзәтүне үткәрү 2023 һәм 2024 елларда РФ субъектларында «Яшьләр өчен төбәк»
яшьләр сәясәтен комплекслы үстерү программаларының Бөтенроссия конкурсында
җиңүләр нәтиҗәсендә мөмкин булды.
«Мин «СИБУР» компаниясенә иҗтимагый җаваплылыгы өчен рәхмәт белдерәсем килә,
алар чыннан да яшьләрне ишеттеләр, мондый комплексны булдыру кирәклеген
игътибарсыз калдырмадылар. Республика рәисенә Рөстәм Миңнехановка Казан һәм
Татарстанның иң яхшы көчләрен берләштерә торган яшьләр үзәген булдыру турында
карар кабул иткәне өчен рәхмәт», — диде мэр Илсур Метшин.
Химиклар мәдәният йортының ярты гасырдан артык тарихы бар. Учреждениедә спорт
һәм иҗади дәресләр үткәрелә, шулай ук концерт һәм банкет заллары, китапханә,
кинотеатр урнашкан. Соңгы төзекләндерү 2005 елда Казанның 1000 еллыгын бәйрәм
итүгә үткәрелгән.
«Сез хәзер мәдәният сараеның 55 еллык тарихын сөйләдегез, шуның 35 елы минем
күз алдымда үтте. Мин бирегә, студент булып, «Студентлар язы» фестиваленда
катнашырга килдем, яшь чагында без сәүдә үзәгенә килә идек. Соңыннан биредә
кабат яшьләр һәм якын-тирә районнарда яшәүчеләрнең мәдәни тормышы өчен урыннар
булдырылды», — дип истәлекләре белән уртаклашты шәһәр башлыгы.
Илсур Метшинга киләчәк киңлек проектын Татарстан Яшьләр эшләре министры Ринат
Садыйков һәм республика яшьләр үзәге командасы тәкъдим итте. Концепция
яшүсмерләр, студентлар һәм өлкән яшьтәге шәһәр халкы катнашында өч аерым
җәмәгать тыңлауларыннан соң проектлана. Нәтиҗәдә, бинаның тарихи күренешен
яңартырга карар ителә: фасадында мозаика һәм стена сурәтләре калырга тиешлеге
белдерелә.
Төп керү урыны янындагы территориядә парковка урынына тарихи мәйдан
төзекләндереләчәк. Шәһәрлеләр машинаны, парк зонасы буйлап, муниципаль машина
кую урынында калдыра алачак.
Яшьләр үзәгенең беренче катында күп ачык җәмәгать киңлекләре булган холл, 520
урынга исәпләнгән концерт залы һәм аз хәрәкәтләнүче кешеләр өчен мәйданчык
оештырылачак. RE’ACTOR арт-резиденциясе җитәкчесе Кадрия Бугрова сөйләвенчә,
тамаша залының икенче өлешен 300 урынлык киңлек булдыру өчен пәрдә белән аерып
торачаклар.
«Иң мөһиме, зур сәхнәдән һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән затлар өчен
уңайлы урыннардан тыш, концертлар үткәрү өчен яраклы заманча җиһазлар һәм
җайланмалар да булсын», – диде Илсур Метшин. Артистлар өчен дүрт грим бүлмәсе
әзерләнәчәк. Беренче катта шулай ук иҗат һәм чүлмәкчелек остаханәләре
урнашачак. Киңлекләргә керү бинаның арткы өлешеннән булачак, анда эчке
ишегалдын торгызу планлаштырыла.
«Мәдәният йортының урам киңлеге «Наратлык» паркы белән бердәм территория булсын
иде», – диде Кадрия Бугрова.
Әлеге үзәк яшьләр арасында иҗади индустрияләр үсешен күздә тота. Шуңа күрә
«Татарстан — мөмкинлекләр территориясе» коммерцияле булмаган автоном оешмасы,
шулай ук волонтерларның мәгълүмати-ресурс үзәге белән берлектә гамәлгә
ашырылачак RE’ACTOR арт-резиденциясе эшләве планлаштырыла.
«Казанда 1,3 млн кеше яши, шулар арасында 350 мең – 14 яшьтән 35 яшькә
кадәрге яшьләр. Элеккеге Химиклар мәдәният йорты бинасы базасында ачык һәм
уңайлы урын барлыкка килү кызыклы проектлары һәм инициативалары булган яшьләрне
иҗади эшчәнлеккә җәлеп итәргә, аларны гамәлгә ашыруда ярдәм итәргә мөмкинлек
бирәчәк. Монда барлыкка киләчәк үзәк төрле яшьләр һәм проект төркемнәре өчен
бер уртак урын булачак», — диде Ринат Садыйков.
Мәдәният сарае балалар һәм яшүсмерләр өчен генә түгел, ә аларның әти-әниләре
өчен дә ял итү урыны булачак. Мәсәлән, бинада хореография һәм күп функцияле
мультимедия заллары, медиаүзәк урнашачак.
Бинада шулай ук әңгәмә зоналары, хезмәткәрләр кабинетлары җиһазландырыла.
Интерьер дизайны принциплары мәрмәр (60%), агач (30%) һәм пыяла блоклар (10%)
куллануны күздә тота. Йомшак җиһазлар проектлауга яшь дизайнерлар җәлеп
ителгән. «Бөтен территориядә яшьләр атмосферасы, иҗат һәм үзәккә килү теләге
булырга тиеш», – дип ассызыклады шәһәр башлыгы. Татарстан Яшьләр министрлыгы
ярдәме белән республика яшьләр үзәгенең профессиональ һәм иҗади командасы
киңлекнең мәйданчыклар схемасын төзү белән шөгыльләнә.
Бинаны карауда Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе башлыгы Владимир Жаворонков,
Казанның баш архитекторы Илсөяр Төхвәтуллина, Казанның Парклар һәм скверлар
дирекциясе җитәкчесе Айгөл Латыйпова һәм башкалар катнашты.