Казанда 2024/2025 елгы ягу сезонына 37 км озынлыкта җылыту һәм кайнар су белән тәэмин итү челтәрләрен алыштырачаклар һәм реконструкцияләячәкләр, биш котельный агрегатын яңартачаклар, опрессовкалау башкарылачак, шулай ук 6 меңгә якын күпфатирлы йортны, 878 бюджет өлкәсе объектын, шул исәптән 656 мәгариф учреждениесен һәм 115 сәламәтлек саклау оешмасын ягулык сезонына әзерләячәкләр. Ресурслар белән тәэмин итүче оешмаларга кышка әзерлек паспортларын 1 нче ноябрьдән дә соңга калмыйча алырга кирәк. Аппарат киңәшмәсендә мэр Илсур Метшин барлык эшләрне сыйфатлы һәм вакытында башкарырга йөкләмә бирде.
ТР башкаласында җылыту сезоны 20 нче апрельдә тәмамланды. Ул 198 көн дәвам итте. Кинәт кенә салкыннар башлану сәбәпле 3 нче майда йортларны һәм социаль объектларны җылыту торгызылды. Гомумән алганда, сезон дәвамында җылылык белән тәэмин итүне алты сәгатьтән артык вакытка туктатып тору очраклары теркәлмәгән.
«Ягу сезонының җитди аварияләрсез узуы җылылык белән тәэмин итүче оешмаларның көзгә зур әзерлек белән керүе турында сөйли. Ләкин кыш узды, киләсе сезонга әзерлек эшләре инде башланды. Залда утыручы һәр җитәкче үз участогын, үз җаваплылык зонасын белә», – диде шәһәр башлыгы. Ул Казанда күп кенә балалар бакчаларының һәм мәктәпләрнең ремонтлануын, аларда җылылык системаларының яңартылуын, әмма әле төзекләндереләсе учреждениеләрнең дә җитәрлек булуын искәртеп узды. «Планлаштырылган чараларның барысын да вакытында һәм сыйфатлы итеп үтәвегезне сорыйм», – дип өстәде Илсур Метшин.
Торак-коммуналь хуҗалык комитеты рәисе Василий Лысачкин хәбәр иткәнчә, җәй көне җылылык белән тәэмин итүче оешмалар барлык җылылык чыганакларында эш алып барачак. Аларга өч ТЭЦ, «Азино», «Горки», «Савиново» район котельныйлары, «Казэнерго» АҖнең 126 котельные, 59 ведомство котельные керә.
«Казэнерго» АҖ – 11,3 км, ә «Казан җылылык челтәрләре» 25,7 км озынлыктагы коммуникацияләрне алыштырачак һәм ремонтлаячак. Биш ел эчендә ТР башкаласында коммуникацияләрнең 233 километры яңартылган. Эшләр 2023-2027 елларга коммуналь инфраструктура системаларын модернизацияләүнең төбәк программасы ярдәмендә алып барыла. Аның буенча «Татэнерго» АҖ Волгоград урамындагы 17 нче җылылык үткәргеч участогын реконструкцияләгән, 5 нче җылылык үткәргечнең беренче өлешен төзегән, хәзер икенче өлешендә эшләр башланган. «Казэнерго» АҖ үз чиратында 10 км озынлыкта тузган җылылык челтәрләрен күчереп салган.
БРИКС саммитына Казанда Ташаяк һәм Уң як Болак урамнарындагы җылылык үткәргечләр участокларын реконструкцияләячәкләр. Большая Красная һәм Батурин урамнарындагы челтәрләрдә эшләр тәмамланган инде.
Торак йортларны капиталь ремонтлау программасы кысаларында быел үзәк җылыту системалары 45 бинада төзекләндереләчәк, ә җылылык үткәргечләрдәге температураны һава торышына карап көйләргә мөмкинлек бирүче махсус җиһаз комплексы күпфатирлы биш йортта урнаштырылачак.
«Казэнерго» АҖ Зеленая урамы, 1; Н.Ершов урамы, 8; Музыкальная урамы, 10; Тимерьюлчылар урамы, 19; Олонец урамы, 5 адреслары буенча урнашкан биш котельныйда агрегатларны алыштырырга планлаштыра. Моннан тыш, милек мәсьәләләре хәл ителгәннән соң, Толстой урамында яңа блоклы-модульле котельный файдалануга тапшырылачак. Объект «ВКНИИВОЛТ» завод комплексы карамагындагы иске котельный урынына төзелгән. Ул күпфатирлы дүрт йортны һәм балалар бакчасын җылылык белән тәэмин итү мәсьәләсен хәл итәргә мөмкинлек бирә.
«Быелның беренче кварталында Южно-Промышленная урамында блоклы-модульле котельный эшли башлады, ул күпфатирлы җиде йортны һәм ике социаль объектны җылылык белән тәэмин итә. Нәтиҗәдә «Татнефтепродукт»ның проблемалы ведомство котельныеннан баш тарттык», – диде Василий Лысачкин.
Җылылык үткәргечләрне опрессовкалау дәвам итә, бу вакытка кайнар су белән тәэмин итү туктатыла. График һәм кертелергә мөмкин булган үзгәрешләр җылылык белән тәэмин итүче оешмалар сайтларында, интернет-ресурсларда урнаштырыла, шулай ук йортларның подъездларында белдерүләр эленә. Торак-коммуналь хуҗалык комитетында графикларның үтәлешен контрольдә тоталар.
Хәзер шәһәр хуҗалыгын җылыту сезонына әзерләү расланган планга ярашлы рәвештә алып барыла. Әйтик, 1 нче сентябрьгә җылылык белән тәэмин итү объектлары, йортларда һәм социаль объектларда үзәк җылыту системалары техник яктан әзер булачак. 15 нче сентябрьгә торак йортларның әзерлек паспортларын рәсмиләштерүне тәмамлау планлаштырыла. Ресурслар белән тәэмин итүче оешмалар кышка әзерлек паспортларын 1 нче ноябрьдән дә соңга калмыйча алырга тиеш.
Графикларның үтәлешен Казанны 2024/2025 елларның көзге-кышкы эш чорына әзерләү буенча шәһәр штабы контрольдә тота, аның составы Башкарма комитет карары белән билгеләнгән. «Атна саен шәһәр һәм район штаблары утырышлары үткәрелә», – дип билгеләп үтте спикер.
Ул Казанның җылыту чорына әзерлек паспортын Ростехнадзордан алуын искәртте. «Быел да аны алу өчен һәркемгә тырышып эшләргә кирәк. Район администрацияләре башлыкларыннан котельныйларны әзерләүне контрольдә тотуларын үтенәм», – дип йомгаклады сүзен торак-коммуналь хуҗалык комитеты рәисе.