Казан Башкарма комитетының торак сәясәте идарәсен элек әлеге учреждение башлыгының беренче урынбасары вазифаларын башкарган Лилия Шәрипова җитәкләде. Аппарат киңәшмәсендә кадрлар билгеләнеше турында ТР башкаласы мэры Илсур Метшин игълан итте.
Шәһәр башлыгы Лилия Шәрипованың Казан Башкарма комитеты структураларында 2006 елдан бирле эшләвен билгеләп үтте.
«Белеме буенча юрист, процессларда һәрвакыт шәхсән үзе катнаша, гражданнарның мәнфәгатьләрен яклый – бу күп нәрсә турында сөйли. Хезмәттәшебезгә уңышлар телибез», – диде Илсур Метшин.
Исегезгә төшерәбез, узган атнада торак сәясәте идарәсенең элеккеге башлыгы Ренат Шәмсетдинов Казанның Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары администрациясе башлыгы итеп билгеләнде. Мэр бу хакта районнар активына Ленин исемендәге мәдәният йортында хәбәр итте.
Белешмә
Шәрипова Лилия Рәис кызы 1981 елның 21 нче августында Казанда туган. 2002 елда И.Н.Ульянов исемендәге Чуваш дәүләт университетын «юриспруденция» белгечлеге буенча тәмамлаган.
1999 елдан 2002 елга кадәр – Казанның Вахитов районы халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә социаль хезмәткәр.
2002 елдан 2005 елга кадәр – ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык департаментында контроль һәм документлар әйләнеше бүлегенең әйдәп баручы белгече, юридик бүлекнең әйдәп баручы белгече.
2005 елдан 2006 елга кадәр – Казан шәһәре буенча Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык үзәк районара идарәсендә (ТР Төзелеш министрлыгы) төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык бүлегенең әйдәп баручы белгече.
2006 елдан 2011 елга кадәр – Казан шәһәре Башкарма комитетының төзекләндерү һәм торак-коммуналь хуҗалык комитетында юридик бүлекнең әйдәп баручы, баш белгече.
2012 елдан 2013 елга кадәр – Казан шәһәре Башкарма комитеты торак сәясәте идарәсенең юридик бүлеге башлыгы.
2013 елдан 2020 елга кадәр – торак сәясәте идарәсе башлыгы урынбасары.
2020 елдан 2024 елга кадәр – торак сәясәте идарәсе башлыгының беренче урынбасары.
Юлия Летникова