Казанда 21 нче июньдә БРИКС шәһәрләре ассоциациясенең беренче оештыру җыелышы узачак. Бу хакта бүген Россотрудничествоның «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum 2024» XV халыкара икътисади форумы кысаларында оештырылган сессиясендә ТР башкаласы мэры Илсур Метшин хәбәр итте. Бразилия, Африка, Һиндстан, Кытай һәм БДБ илләренең 50 ләп мэры чара белән кызыксынуларын инде раслаган. Казанда алар бизнес, туризм һәм авиаэлемтә, студентлар алмашу, спорт чаралары үткәрү өлкәсендә хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча фикер алышырга планлаштыра.
«Октябрьдә Россия рәислегендә БРИКС саммитын кабул итәчәкбез. Чарада катнашучы илләрдәге коллегаларыбыз белән аралашу барышында июнь аенда Казанда БРИКС шәһәрләре ассоциациясенең беренче оештыру җыелышын уздыру идеясе туды, һәм без әлеге инициатива белән чыктык. Башкала башлыклары буларак, киләчәктә без этәргеч бирә алган һәм бирергә тиеш булган зур эшләр бар. Мин БРИКС шәһәрләре ассоциациясе эшчәнлеге кысаларында зур перспектива күрәм», – диде Илсур Метшин.
Россотрудничествоның «Казан Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәгендә узган «Ислам дөньясы һәм тугандашлык элемтәләрен үстерү: алга таба нәрсә?» сессиясе спикерлары сыйфатында Россия мөселманнары Дини җыены башлыгы Әлбир Крганов, РФнең икътисади үсеш министры урынбасары Дмитрий Вольвач, КФУның тышкы элемтәләр буенча проректоры Тимерхан Алишев һәм башкалар чыгыш ясады. Сессиянең модераторы Россотрудничество җитәкчесе Евгений Примаков булды.
Сессияне Илсур Метшин ачты. Үз чыгышында ул Казанның бөтен дөньядагы муниципалитетлар белән 25 еллык хезмәттәшлек тәҗрибәсе турында сөйләде. Бүгенге көндә 71 шәһәр белән тугандашлык мөнәсәбәтләре турында килешүләр һәм шартнамәләр төзелгән. ТР башкаласы Төркия, Кытай, Иран, Казахстан, Төркмәнстан, Үзбәкстан һәм башка илләр белән тыгыз элемтәдә тора. 90 нчы еллар ахырында хезмәттәшлеккә беренче булып Үзәк Азия шәһәрләре: Ташкент, Бишкек, Астана һәм Алма-Ата кушыла.
«Шәһәрләр арасында горизонталь элемтәләрне үстерү бик мөһим. Безнең муниципальара хезмәттәшлегебезгә якынча 25 ел. Кунаклар Казанга югары бәя бирә, әмма бүген ул башка шәһәрләрнең практикасын актив үзләштерү нәтиҗәсендә шундый булып күренә. Бюджетка, тәҗрибәгә һәм командага карамастан, барысын да булдыра алган мэр юк. Теге яки бу практиканы яхшырак гамәлгә ашырган шәһәрләр була. Яңадан велосипед уйлап тапмас өчен, без башкаларның тәҗрибәсен өйрәндек. Казан муниципальара аренада бик актив, безне беләләр, безгә киләләр», – диде Илсур Метшин.
Татарстан башкаласында Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимиятләрнең Евразия төбәк бүлеге штаб-фатиры урнашкан. 2006 елдан ТР башкаласы мэры Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимиятләрнең Евразия бүлеге президенты булып тора. Илсур Метшин Россотрудничество җитәкчесе Евгений Примаковка Казан белән башка шәһәрләр арасында туганлык мөнәсәбәтләрен урнаштыруда актив ярдәм күрсәткәне өчен рәхмәт белдерде. «Сезнең вәкиллекләрегез бөтен дөнья буйлап урнашкан, һәм без аларга өебезгә кайткан кебек киләбез. Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимиятләр кысаларындагы хезмәттәшлек өчен рәхмәт белдерәсем килә», – диде ул.
Россотрудничество мәгълүматларына караганда, Казан 79 шәһәр белән элемтәләр булдырган, алар арасында формаль тугандашлыктан тыш, дуслык мөнәсәбәтләре турында килешү төзегәннәре дә бар. «Казанга һәм Татарстанга рәхмәт. Сез хаклы, дөнья буйлап таралган мәдәни үзәкләребез – сезнең йортларыгыз һәм мәйданчыкларыгыз. Россотрудничествога бу хезмәттәшлек бик ошый», – диде Евгений Примаков.
Бүгенге көндә Россотрудничество тарафыннан муниципалитетлар өчен методик киңәшләр эшләнгән. Анда Россия шәһәрләренең чит ил партнерлары белән үзара хезмәттәшлеге турында пунктлар бар. Тышкы эшләр министрлыгында һәм Икътисади үсеш министрлыгында килештерелгәннән соң, аны Казан мэриясенә дә тапшырачаклар.
Евгений Примаков Илсур Метшиннан хәзерге тышкы сәясәт шартларында шәһәрләр арасындагы мөнәсәбәтләрнең торышы белән кызыксынды. «Әлбәттә, трансформация булды, әмма хәтта дустанә булмаган илләрдәге шәһәрләрдә дә үз позицияләрен белдерә алган мэрлар бар, һәм аларны океан аръягындагы «өлкән абзый» бөтенләй канәгатьләндерми. Бүгенге көн практикасы шуны күрсәтә, дустанә булмаган илләр Россияне изоляцияләргә тырышкан вакытта безнең муниципальара элемтәләр үсә, ә тугандаш шәһәрләр актив хезмәттәшлек итә», – дип җавап бирде Илсур Метшин.
Исегезгә төшерәбез, Илсур Метшин БРИКС шәһәрләре ассоциациясен булдыру тәкъдиме белән сентябрьдә узган II Казан халыкара юридик форумында чыгыш ясаган иде. «Бу дус илләр муниципалитетларының халыкара аренада үз тавышларын булдыру өчен кирәк», – диде ул. Инициативаны Көньяк Африка җирле үзидарә ассоциациясе (Көньяк Африка Республикасы), Азия һәм Кытай шәһәрләре вәкилләре хуплады.
Казанда «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum 2024» халыкара икътисади форумы кичә старт алды, ул 19 нчы майга кадәр дәвам итәчәк. Чараларда 85 илдән һәм Россиянең 84 төбәгеннән 18 меңнән артык кеше катнаша. Форумның беренче көнендә Татарстан рәисе һәм шәһәр мэры катнашында агросәнәгать паркында «Kazan Halal Market» халыкара хәләл-ярминкәсе ачылды.
Диләрә Гафурова