Бүген Казанда гомумшәһәр өмәсе уза. Альфред Халиков урамы буйлап яр буе территориясен массакүләм җыештыруга ТР башкаласы мэры Илсур Метшин, шәһәр Башкарма комитетының структур бүлекчәләре хезмәткәрләре һәм Казан шәһәр Думасы депутатлары кушылды. Өмә башланыр алдыннан катнашучылар өчен зарядка үткәрелде, шулай ук кыр кухнясы оештырылды.
ТР башкаласы башлыгы катнашучыларга рәхмәт белдерде һәм барлык халыкның чиста, төзекләндерелгән шәһәрдә яшәргә теләвен, ә моның, көчләрне берләштереп, аны Казанның иминлеген тәэмин итүгә юнәлткәндә генә мөмкин булуын билгеләп үтте. Еллык чара бер урында төрле яшьтәге кешеләрне һәм төрле һөнәр ияләрен җыя.
«Гомумшәһәр өмәсе – һәрвакыт көтеп алынган вакыйга. Әлбәттә, кышкы чордан соң эш аеруча күп. Мин битараф булмаган барлык казанлыларга – балалардан, мәктәп укучыларыннан, студентлардан алып социаль өлкә, бизнес, транспорт, хокук саклау органнары хезмәткәрләренә кадәр рәхмәт белдерәсем килә. Минемчә, бүген бар халык шимбә өмәсендә», – диде Илсур Метшин.
«Без үз алдыбызга амбицияле бурыч куябыз. Максатыбыз – шәһәрне чистартып кына калмыйча, әйләнә-тирә мохит белән яңа мөнәсәбәтләр төзү. Мин хәзер калдыкларны аерым җыю, шәһәрнең чисталыгы турында гына әйтмим, ә алдынгы төзелеш компанияләренең үз җитештерү экосистемаларына керткән проектлары турында сөйлим. Иң мөһиме – мәктәп эскәмиясеннән түгел, ә балалар бакчаларыннан ук экологиягә мәхәббәт, табигатькә хөрмәт тәрбияләү. Уртак тырышлыкларыбыз нәтиҗәле булыр, дигән өметтә калам», – дип ассызыклады мэр.
Татарстан башкаласында икеайлык апрель башында старт алды. Беренче ике атнада гына да шәһәр территориясеннән 25 мең кубометрдан артык калдык чыгарылган һәм якынча 300 ишегалды тәртипкә китерелгән. Бүген 1,3 млн кв.м мәйданда яшел зоналарны, 45 га мәйданда бакчаларны, паркларны һәм скверларны, 1,3 млн кв.м юлларны, предприятиеләр янәшәсендәге 73 мең кв.м территорияне, урам-юл челтәре объектларын (тукталыш павильоннарын, светофорларны, тышкы яктырту баганаларын), шул исәптән 7300 м озынлыкта коймаларны чистарту планлаштырыла. Шулай ук 335 кечкенә архитектура формасы ремонтланачак, 107 агач һәм 105 куак утыртылачак.
Бүген өмәдә оештыручылардан кыр кухнясы: консервланган ит белән карабодай боткасы, чәй һәм икмәк тәкъдим ителде.
Апрель аенда шәһәр паркларында шулай ук өмәләр сериясе узачак. Иң якын чара иртәгә 11:00 сәгатьтә Урицкий исемендәге паркта үтә. Барлык тиешле инвентарь – перчатка, чүп тутыру өчен капчыклар, себерке һәм тырмалар – урында биреләчәк.
Камилә Вилданова