Бүген Казан мэры Илсур Метшин икенчел чималдан җиһаз җитештерү предприятиесендә булды. Россиядә мондый производстволарның саны уннан артмый. Qullar остаханәсенә нигез салучылар – Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетының элеккеге студентлары Константин Максимов һәм Александр Николаев – урам һәм интерьер җиһазлары булдыру белән шөгыльләнә. Айга бер мең тоннага кадәр пластик эшкәртүче әлеге компания үзендә җитештерелгән урам җиһазларын шәһәрнең паркларында һәм скверларында урнаштыра башлаган инде, киләчәктә аларның эшләнмәләрен СИБУР эшлекле кварталын җиһазлауда кулланырга планлаштыралар.
Казанның Qullar предприятиесе эшкәртелгән пластиктан урам һәм интерьер җиһазлары җитештерү белән өч ел шөгыльләнә. Компания аена бер мең тоннага кадәр пластик эшкәртә, аннан өстәлләр, урындыклар, урналар, китап киштәләре һ.б. эшләнә. Җиһаз җитештерү өчен материалны икенчел чимал җыю буенча җирле пунктлардан («Фракция», «ЭкоЛогик Казан» проектлары һ.б.) сатып алалар. Заказчыларның кайберләре, әйтик, «Данафлекс», аны үзе бирә.
Казан мэры калдыклардан җиһаз җитештерү шәһәрдән чыгарыла торган чүп күләмен киметергә, шулай ук Татарстан башкаласында ESG-стратегияне үстерергә ярдәм итәчәген билгеләп үтте.
«Хәзер без шәһәрдә ESG-принциплар стратегиясен төзибез. Сез дә бу эшкә кушылсагыз иде. Хезмәттәшлек өчен юнәлешләрне диалог аша билгеләү мөһим. Көн саен Казаннан чүп полигоннарына 1600-1800 тонна каты коммуналь калдыклар чыгарыла. Безгә әлеге күләмнең, ким дигәндә, яртысын эшкәртүгә ирешү зарур. Бу – амбицияле бурыч. Дөньяның иң яхшы шәһәрләре әлеге процессны инде үтте. Россиядә моңа мисаллар күп түгел, ләкин без беренчеләр рәтендә булырга күнеккән. Сез – бу юнәлешнең пионерлары, һәм без сезгә ярдәм итәчәкбез», – дип белдерде Илсур Метшин.
Эшмәкәрләр Константин Максимов белән Александр Николаев җиһаз дизайнын да үзләре эшли. Башта алар кәгазьдә эскиз булдыралар, аннары шуның нигезендә 3D-модель проектлыйлар. Беренче прессланган үрнәкне яраксызлыкка тикшерәләр, төзәтмәләр керткәннән соң, эшләнмәне тиражлыйлар.
Җитештерү процессында пластик 5-10 миллиметрлы фракциягә ваклана, аннан соң аны формага салалар. «Пластик белән без камыр белән эшләгән кебек эшлибез. Валчыкны ике яктан эретә торган термопресска салабыз. Шуннан бер табак материал килеп чыга, аннан, әйтик, өстәл җыябыз. Термопрессны да без үзебез уйлап таптык һәм җыйдык», – дип сөйләде Александр Николаев.
Qullar предприятиесендә төп өч материал – табигый агач, эшкәртелгән пластик һәм металл белән эшлиләр. Эшкәртелгән пластиктан җитештерелгән җиһаз химик яктан чыдам була, еллар үткәч тә, ул үзенең физик үзлекләрен җуймый.
Остаханә Казанның җәмәгать киңлекләре өчен эшкәртелгән пластиктан махсус урам җиһазы линейкасын эшләгән. Кече архитектура формаларын Казанның күп кенә локацияләрендә: «УРАМ» экстрим-паркында, Бауман урамында, «Кремль» метро станциясе янындагы һәм «Казан» гаилә үзәге каршындагы территорияләрдә күреп була.
«Җиһаз күргәзмәләренең берсендә катнашучылар, эшкәртелгән пластик белән эшләвебезне белгәч, бик нык шаккатканнар иде. Россиянең башка шәһәрләрендә, дөресен генә әйткәндә, моның белән беркем шөгыльләнми», – дип билгеләп үтте Александр Николаев.
«Казансуны үстерү стратегиясе»н гамәлгә ашыру барышында 2022 елда Кремль яр буенда «Данафлекс» белән берлектә Qullar остаханәсе эшкәртелгән пластиктан чыршы урнаштырган. Моннан тыш, СИБУР белән хезмәттәшлек кысаларында предприятие «Казаноргсинтез» заводының яңа административ бинасы янындагы ял зонасын төзекләндерү өчен дә җиһазлар җитештергән.
«Бүген Казанда мондый эшмәкәрләр булуына мин бик шат. Муниципаль хакимияттән тыш, сезнең дә ESG-принципларны гамәлгә кертү эшенә кушылуыгыз сөендерә. Миллионнан артык халык яшәгән Казандагы чүп күләмен күз алдына китерегез. Монда бер генә юл кала – икенчел чималны җыю һәм эшкәртү. Безнең хыялыбыз – сезнең кебек компанияләрнең саны дистәләрчә булсын иде, һәм ул сан артып торсын иде», – дип мөрәҗәгать итте Илсур Метшин остаханә хуҗаларына.
Компания Казанның Идел буе районында урнашкан, мәйданы 680 кв. метрны тәшкил итә. Алга таба зур цехка күчү планлаштырыла.
«Бездә эшмәкәрлеккә ярдәм итү программасы бар, сезнең гаризагызны да карап тикшерербез һәм һичшиксез ярдәм итәрбез. Безнең бурыч – Казанда ESG-философиягә кушылган предприятиеләр санын арттыру», – диде мэр.
Предприятиедә шулай ук шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илдар Шакиров, Казанның Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе башлыгының беренче урынбасары Айрат Әхмәдуллин да булды.