Бүген
Казан мэры Илсур Метшин, Казан дәүләт энергетика университеты активистлары
белән очрашып, аларның сорауларына җавап бирде. Очрашу югары уку йортының
Красное Село урамындагы бинасында узды. Егетләр һәм кызлар шәһәр башлыгының
студент еллары белән кызыксындылар, шулай ук шәһәрдә яшьләр өлкәсе үсеше белән
бәйле фикерләрен җиткерделәр. Мэр аларның стартап-сессия һәм театр фестивален
уздыру турындагы тәкъдимнәрен хуплады. Ә Анголадан килгән студент шәһәр
башлыгыннан Казанда татар мәдәнияте белән кайда танышырга мөмкин булуы турында
сорады. Моңа җавап итеп Илсур Метшин студентны һәм аның гаиләсен җәй көне
узачак Сабантуйда мэрның махсус кунаклары булырга чакырды.
Бүгенге
көндә шәһәрнең иң эре вузларының берсе – КДЭУ – актив үсештә. Өлкән курс студентлары ТР башкаласының әйдәп баручы
предприятиеләрендә практика узалар. Шул ук вакытта алар спорт, экология белән
шөгыльләнәләр, медиа һәм волонтерлыкны үстерәләр. Илсур Метшин студентларның
һәм укытучыларның уңышларын билгеләп үтте.
«Чит
ил югары уку йортларына барып, аларны үзебезнекеләр белән чагыштыргач, безгә
гамәли бурычның җитмәвен аңладык. Бездә практика теориядән бик нык калыша иде.
Әлеге югары уку йортының бүген шәһәр һәм республика алдында торган конкрет
бурычлар белән шөгыльләнүе игътибарга лаек. Энергетика университетында укып,
сезнең бу профиль белән бәйле белем алуыгыз бик мөһим. Әмма актив тормыш алып
бару да зарур. Сез моны да булдырасыз. Сездә – елның иң яхшы
студенты, иң яхшы волонтерлык үзәге һәм башкалар. Мондый югары уку
йортлары – һәр мэрның хыялы», – диде шәһәр башлыгы.
Хәзерге
вакытта энергетика университетында 10 меңнән артык студент белем ала. Ә ел саен
бөтен илдән 3 меңнән артык абитуриент гариза тапшыра. Югары уку йорты составына
биш институт керә, аларда 30 кафедра эшли, студентларны 72 юнәлеш, шул исәптән
җылылык энергетикасы һәм җылылык техникасы, икътисад, техносфера
куркынычсызлыгы буенча әзерлиләр.
«Шундый
югары уку йортлары, студентлар һәм укытучылар белән Казан Россиянең иң яхшы
шәһәрләренең берсенә әверелә. Бездә иң яхшы акыллы башлар, чыгарылыш укучылары
һәм абитуриентлар өчен көндәшлек җитди. Иң мөһиме – бурычларны билгеләргә
өйрәнү. Фәлсәфәче әйткәнчә, үз юлын таба алмаган корабка беркайчан да юл уңаена
җил исмәс. Сезне алга таба хәрәкәт итәргә этәрүче максат булырга тиеш. Шул
чакта гына барысы да булачак. Максатларны дөрес билгеләгез дә шуларга таба
барыгыз», – дип киңәш бирде студентларга Илсур Метшин.
Мэрга
беренче булып студент Алсу Ямилева мөрәҗәгать итте. Ул – яшьләр
бизнес-инкубаторы җитәкчесе һәм студентлар проектлары кураторы. Активист
Казанда, предприятие җитәкчеләрен җәлеп итеп, стартап-сессия үткәрергә кирәк
дигән тәкъдим белән чыкты. Яшь кыз күп кенә студентларның шәһәрне үстерү буенча
кызыклы идеяләре барлыгын сөйләде. Моннан тыш, мэрдан үз инициативасын гамәлгә
ашыруда ярдәм сорады. Ул проектка Татарстанның барлык вузлары вәкилләрен җәлеп
итәргә планлаштыра, үз чиратында чараның операторы булырга әзер.
Илсур
Метшин идеяне хуплады һәм сессия өчен мәйданчыкны май бәйрәмнәреннән соң ук
резервларга тәкъдим итте.
Егетләр
һәм кызлар шәһәр башлыгының студент тормышы, аның университетта нәрсә белән
актив шөгыльләнүе турында кызыксынды.
«Университетта
имтиханнарны тагын ничек тапшырасың? – дип шаяртты мэр. – Мин институт советы
әгъзасы идем һәм югары уку йорты өчен футбол уйнадым. Бездә шундый предметлар
бар иде, алар буенча базаны белү генә аз. Хәтерлим, дәүләт һәм хокук теориясен
сугыш ветераны, разведка отряды башлыгы Азат Мингалим улы Кәримов алып барды.
Ул һәрвакыт, студентлар күпкырлы булырга тиеш, дип санады. Шуңа күрә әлеге
укытучыны «Студентлар язы»нда каршы алу хокукы аның фәненнән имтихан тапшырачак
кешегә бирелә иде. Һәм миңа бу рольдә булырга туры килде: аны каршы алгач, мине
яхшырак истә калдырсын өчен, бар тырышлыгымны эшкә җиктем. Аннары имтихан
вакыты җитте. Миңа кадәр кергән өч яхшы укучы «икеле» билгесе алып чыктылар.
Кабинетка кергәч, миннән: «Нәрсә, Метшин? «Студентлар язы»ннан кала нинди
уңышларың бар?» – дип сорады. Футбол турында сөйләдем. Ярышларда нинди урын
алуыбыз белән кызыксынды. Өченче идек шул. Ул миңа: «Алайса дүрт кенә», –
диде», – дип истәлекләре белән уртаклашты мэр.
«Сдвиг
по фазе» студентлар театры актеры Риваль Хаҗиев мэрга өч ел элек барлыкка
килгән «Сдвинутый квартирник» фестивале турында сөйләде. Анда Казанның театр
коллективлары чыгыш ясый. Тамашачы әлеге вакыйганы җылы кабул иткән, шуңа күрә
фестиваль дә тиз арада популярлык казанган. Соңрак анда катнашу өчен башка
шәһәрләрдән гаризалар килә башлаган. Шулай итеп, студентлар яңа дәрәҗәгә
чыгарга һәм бөтен илдән коллективларны чакырырга вакыт җитте, дигән карарга
килгәннәр.
«Әлбәттә,
безнең тарафтан ярдәм күрсәтеләчәк. Мондый студентларыбыз булуына мин бик шат.
Сез инде җиңүчеләр, тулы канлы тормыш белән яшисез. Тәкъдимне сентябрьгә
әзерләрбез, дип уйлыйм. Киләсе уку елы башына ничә коллектив булачагын, нинди
залны резервларга кирәклеген һәм башка мәсьәләләрне җентекләп уйларга кирәк.
Мин иҗат коллективларының Казанга килүе һәм яңа талантларны үстерү яклы», – дип
җавап бирде Илсур Метшин.
Франциско
Домингос ТР башкаласына Анголадан килгән. Ул мэрдан, Татарстан мәдәниятен аңлар
өчен шәһәрдә нинди урыннарга барырга була, дип сорады.
«Республика
белән якыннанрак танышам дисәң, авыллардагы Сабантуйны барып күрергә кирәк,
анда милли бәйрәмебез барлык гореф-гадәтләр һәм йолалар буенча уздырыла. Авыл
халкы яки әлеге торак пункттан чыккан кешеләр көче белән концерт оештыралар,
әбиләр дә, бабайлар да, балалар да бик теләп катнаша. Авылда ике көн эчендә сез
халкыбызның рухын һәм матурлыгын аңлый алачаксыз», – дип киңәш бирде мэр.
Илсур
Метшин үз чиратында чит ил студентыннан: «Кайчан да булса мондый чарада
булганың бармы?» – дип кызыксынды, шуннан соң Франциско Домингосны һәм аның
бөтен гаиләсен быелгы Сабантуйга чакырды. «Чакырам, мэрның шәхси кунагы
булачаксыз. Ә билетлар һәм яшәү мәсьәләсен хәл итәрбез, борчылмагыз», – диде
ул.
Ахырда
студентлар шәһәр башлыгыннан аның Казанда иң яраткан урыны турында сорадылар.
«Үз
йортым. Ул минем иң яраткан урыным, чөнки бәхетсез йортлар белән бәхетле шәһәр
була алмый. Сез башта үзегез бәхетле булырга, якыннарыгызны һәм гаиләгезне
бәхетле итәргә тиеш. Һәрбер ячейка бәхетле булганда гына бөтен шәһәр дә имин булачак.
Минем өчен гаиләм – энергия, көч, илһам чыганагы. Һәм мин бөтен кешедә дә шулай
булыр дип өметләнәм», – диде Илсур Метшин
Камилә
Вилданова