Казанда
күпфатирлы йортларга капиталь ремонт ясауның өч еллык программасының икенче елы
башланды. 2024 елда 3 млрд сумга 182 объект яңартылачак, 48 мең казанлының яшәү
шартлары яхшырачак. Бу хакта Башкарма комитетның эшлекле дүшәмбесендә ТКХ
комитеты рәисе Василий Лысачкин хәбәр итте.
Быел төзелеш-монтаж эшләрен башкару
буенча документлар тапшыру бер айга кимеде. Элегрәк эшләрнең заказчысы – ТР ТКХ
фонды – хисапларны 1 нче декабрьгә кадәр кабул иткән, хәзер алар 1 нче ноябрьгә
әзер булырга тиеш.
«Эш күләме шактый зур.
Документларны тапшыру вакыты бер айга кыскартылды. Бу бик күп, без болай да
һәрвакыт киеренке халәттә эшләдек. Физик күләмнәрне сыйфатлы башкару мәсьәләсе
бер, әмма документларны тапшыру вакыты бер айга кыскару – башка», – дип
ассызыклады мэр Илсур Метшин.
Ул комитетка һәм район
администрацияләре башлыкларына эшне даими контрольдә тотарга, башкарылган
бурычларның сыйфатын тикшерү һәм килеп туган проблемаларны җирле халык белән
килешеп хәл итү өчен объектларга ешрак чыгарга кушты.
«Капиталь ремонт акчаларын махсус
счетларда туплаучы кешеләр белән аңлату эше алып барырга кирәк. Кызганычка,
безнең барысы да карар кабул итмәде. Закон буенча сайлау хокукы бар. Әмма
капиталь ремонт программасын формалаштыру башында карар кабул итмәүчеләр
үзләрен киләчәктә проблемаларга дучар итәләр, чөнки республика бюджетыннан
софинанслау булмаячак», – дип аңлатты шәһәр башлыгы.
Илсур Метшин Башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Гафаровка һәм район
администрацияләре башлыкларына әлеге мәсьәлә буенча тагын бер тапкыр халык
белән фикер алышырга һәм башкарылган эш турында хәбәр итәргә кушты. «Кешеләргә
хәлне аңлатырга һәм капиталь ремонтта бер-береңә хәбәр итеп катнашу мөмкинлеген
кире кайтарырга кирәк», – диде ул.
Аның сүзләренә караганда, ремонтның
сыйфатын гына түгел, объектларны карап тоту барышын да күзәтергә кирәк.
«Дәрвишләр бистәсендә хуҗалары
коммерция структуралары булган кибетнең козырегы җимерелүнең куркыныч фотоларын
хәтерлибез. Вакытында кабул ителмәгән чараларның эксплуатациядә һәм кешеләр
йөрүенә куркыныч тудыруына юл куярга ярамый. Әлеге вакыйганы өйрәнергә кирәк:
ни өчен кемдер үз белдеге белән козырекны метр ярымга чыгарган, ни өчен
вакытында чистартмаганнар?» – диде мэр һәм зур эш, шул исәптән язгы ташу чорына әзерлек буенча да
булачагын ассызыклады.
70 йортта –
түбәләр, 49 йортта фасадлар ремонтланачак
Василий Лысачкин сөйләвенчә, башта
капиталь ремонт программасына быел 2,4 млрд сумлык 158 күпфатирлы йорт кергән.
2023 елда экономияләү һәм тарифны 75 тиенгә арттыру нәтиҗәсендә тагын 24 объект
өстәлгән. Аларны торак фондының еллык инвентаризациясе вакытында ачыкланган иң
күп кимчелекләр аркасында сайлаганнар.
Шул рәвешле, 31 аз катлы йортта
(икедән дүрт катка кадәр), биштән тугыз катка кадәрле 102 йортта, шулай ук
45 биек йортта капиталь ремонт үткәреләчәк. Программага ике мәдәни мирас
объекты да кертелгән.
«Программаны финанслау өч
чыганактан башкарыла – республика бюджеты, муниципалитет бюджеты, шулай ук
халык акчалары», – дип аңлатты ТКХ комитеты рәисе.
70 йортта – түбәләр, 49 йортта фасадлар ремонтланачак. 46 объектта
– үзәк җылыту системалары, 55 объектта салкын су белән тәэмин итү системалары
яңартылачак. Кайнар су белән тәэмин итү системаларын 22 күпфатирлы йортта алыштырачаклар.
55 объектта 149 лифт яңартылачак,
электр белән тәэмин итү – 36 күпфатирлы йортта. Биш йортта һава торышына карап
көйли торган төеннәр урнаштырылачак. Бер объектта төтен чыгару юлларын һәм
вентканалларны ремонтлаячаклар. Тагын 13 ендә комплекслы эш башкарылачак.
Йортларда эшләр заказчысының,
подрядчы оешмаларның, төзелеш контроле хезмәтләренең телефон номерлары һәм
үтәлеш вакыты белән мәгълүмат щитлары инде урнаштырыла.
Подрядчы оешмаларны билгеләү буенча
аукционнар ике этапта уза. Башта квалификацияле подрядчылар реестры формалаша.
Ул, тапшырылган гариза һәм документларны карап чыкканнан соң, ТР Төзелеш,
архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы тарафыннан төзелә. Аннары
оешмалар электрон аукционда катнашалар.
Төзелеш-монтаж эшләрен башкару өчен
подрядчы сайлау буенча торглар 2023 елның дүртенче кварталында һәм 2024 елның
беренче кварталында узды. Контракт конкурс җиңүчесе – «Төзелеш компанияләре
консорциумы» ҖЧҖ белән төзелгән.
20 йортта
лифтларны алыштыра башлаганнар
Лифт җиһазларын алыштыру белән 2022
елда ук аукционда җиңгән «Лифт-Строй Компания» ҖЧҖ шөгыльләнәчәк. Килешү
нигезендә, быелгы бурычны 1 нче сентябрьгә кадәр башкарып чыгарга кирәк. Уртача
алганда, бер лифтны алыштыруга өч ай вакыт китә. Хәзер 20 йортта эшләр инде
бара. Әзерлек 10% тәшкил итә.
«Йортларда барлык таләпләргә җавап
бирә торган һәм вандалларга каршы торучан, энергияне саклый торган лифтлар
урнаштырыла», – дип сөйләде спикер.
Аның сүзләренчә, киләчәктә Азино
микрорайонында лифтларны күпләп алмаштыру планлаштырыла, биредә аларның
эксплуатация срогы тәмамланып килә. «Лифтларны алмаштыру программа бюджетының
шактый зур өлешен алачак, 2024 елда – 27% ка кадәр, ә 2025 елда 40% ка кадәр
акча лифтларга китәчәк», – дип аңлатты торак-коммуналь хуҗалык комитеты рәисе.
Төзелеш-монтаж эшләре 18 йортта алып барыла, әзерлек 3,6% тәшкил итә.
Сезонлы бурычлар – фасадларны,
түбәләрне һәм үзәк җылыту системасын ремонтлау – 15 нче августка, ә калган
барлык эш төрләре 30 нчы сентябрьгә тәмамланачак.
«Эшләрнең тиешенчә башкарылмавын
күргән очракта, шәһәрлеләрдән төзелеш контроле хезмәтенә, торак-коммуналь
хуҗалык комитетына, Казан шәһәр торак инспекциясенә, район администрацияләренә,
идарәче компанияләргә вакытында хәбәр итүләрен сорыйм», – дип җиткерде Василий
Лысачкин.
Шул ук вакытта «Безнең ишегалды»
республика программасын гамәлгә ашыру дәвам итә. Быел 15 йортта яшәүчеләр торак
шартларын комплекслы яхшыртачак: йорт яны территорияләре төзекләндереләчәк һәм
йортлар капиталь ремонтланачак.
Камилә Вилданова