Казанда Алафуз фабрикасы биналары комплексын масштаблы реконструкцияләү башланачак. Элеккеге сәнәгать зонасы урынында Киров районы Бишбалта бистәсе территориясендә күпфункцияле социаль-мәдәни үзәк барлыкка киләчәк. Проект авторлары – Мәскәүнең NOWADAYS office бюросы архитекторлары – концепцияне «шәһәр эчендә шәһәр» дип атаганнар. Биналарны реновацияләү белән Казанның «Бриз» төзелеш компаниясе шөгыльләнәчәк. Аларда торак бүлмәләр, кибетләр, музей, китапханә, офислар, коворкинг, балалар үзәге, кунакханәләр урнашачак. Территориядә ял итү урыннары – парк, кечкенә ишегаллары, урамнар һәм җәяүлеләр маршрутлары барлыкка киләчәк. Бүген журналистларга һәм Казан мэры Илсур Метшинга элеккеге җитен комбинатын реновацияләү проектын тәкъдир иттеләр. Презентация шәһәрнең баш архитекторы Илсөяр Төхвәтуллина катнашында узды.
Кайчандыр данлыклы сәнәгать объекты саналган комплексны торгызу шәһәр өчен мөһим тарихи вакыйга булачак.
«Шәһәрнең йөрәге бар, тарихи өлеше бар, һәм бриллиант дәрәҗәсенә җиткереп шомарту зарур булган алмаз бар. Без бу мәсьәләгә бик озак килдек. Иван Алафузов – бөек сәнәгатьче, Казанга 19 яшендә килеп, биредә зур дәрәҗәләргә ирешкән шәхес. Аның мануфактурасы, туку фабрикасы бар дөньяга билгеле булган. Алафузов тукымалары Мәскәүдә, Санкт-Петербургта, Европада, хәтта Манхэттенда да сатылган», – дип сөйләде Илсур Метшин журналистларга.
Танылган фабрикант бизнес белән генә түгел, ә социаль, иҗтимагый эшчәнлек белән дә шөгыльләнгән. Ул шәһәрлеләрнең тормыш сыйфатын яхшыртырга тырышкан.
«Алафузов шәхесенең масштаблары әлеге производство белән генә чикләнмәгән. Театр, фабрика хезмәткәрләренең балаларын укыту... Бу бүгенге бизнесмен эталоны. Ул табыш турында гына түгел, ә җитештерү культурасы, кешеләрнең яшәү шартлары, балаларның белем алуы, аларның буш вакытларын ничек үткәрүләре турында да уйлаган. Казан тарихында меценатлар, хәйриячеләр булган лаеклы сәүдәгәрләр, эшмәкәрләр җитәрлек, әмма Алафузовны революциягә кадәрге чорда яшәгән, эшләгән сәнәгатьчеләрнең, һичшиксез, беренче бишлегенә кертергә мөмкин. Ул Казанны чын күңеленнән яраткан сәнәгатьче һәм бизнесмен үрнәге. Алафузов җитештерү культурасын гына түгел, шәһәр халкы культурасын үстерү юнәлешендә дә бик күп эшләр башкарган», – дип ассызыклады шәһәр башлыгы.
Биналарны реновацияләүгә Андрей Беляковның «Бриз» төзелеш компаниясе алыначак. Мэр билгеләп үткәнчә, фирма директоры үзе Киров районында үскән, шуңа күрә аның өчен әлеге территориянең мәдәни мирасын саклау мәсьәләсе шәхси әһәмияткә ия.
«Без башкарачак эш тарихи мирасны саклауның чын үрнәге булачак, һәм Россия өчен генә дә түгел. Ул сәнәгать дизайны объектларын реновацияләүнең дөнья дәрәҗәсендәге үрнәге булыр дип уйлым. Без Казансу елгасының тарихи үзәне янында басып торабыз, димәк, төзекләндерү эшләре киләчәктә яр буена да кагылачак. Кичләрен бу юлдан йөрү уңайсыз иде, ә бүген биредә Казан, яңа иске Казан яңадан торгызыла», – дип өстәде Илсур Метшин.
80 мең кв.м мәйданда урнашкан Алафузов фабрикасы биналарын реновацияләү проекты Мәскәүнең NOWADAYS office архитектура бюросы тарафыннан эшләнгән. Авторларны Бөек ефәк юлындагы шәһәр образы, цитадельләр һәм кәрван-сарайлар илһамландырган. Мәсәлән, булачак биналарда аркалар һәм гөмбәзләр фаразлана. Яңартылган территориягә төп керү юлы Гладилов урамы ягыннан, күп кенә казанлыларга «В.И.Ленин исемендәге җитен комбинаты» исеме белән таныш җеп эрләү цехы аша булыр дип планлаштырыла. Объект совет архитектурасы мирасы булганлыктан, андагы язу тулысынча сакланачак, әмма бина өлешчә сүтеләчәк. Керү төркемендә терәк балкалар шулай ук калачак. Мондый алым урамнан фабриканың төп «җәүһәрен» – Котелов йортын күрергә мөмкинлек бирәчәк.
Котелов йорты федераль әһәмияттәге мәдәни мирас объекты булып санала, һәм ул фабриканың иң әһәмиятле истәлекле урыннарының берсенә әвереләчәк. Элегрәк Алафузов бинаны торак һәм контора буларак файдаланган. Ике катлы агач йорт реставрацияләнәчәк, анда мәдәният үзәге – Алафузовлар гаиләсе музее һәм китапханә урнашачак.
Сәнәгать зонасы территориясендә төбәк дәрәҗәсендәге әһәмияткә ия тагын бер объект –фабриканың буяу-бизәү бинасы урнашкан. Аны шулай ук «реанимацияләү» планлаштырыла. Архитекторлар сүзләренә караганда, аркалы тәрәзәләр һәм кыңгыраулы манара белән алсу төстәге фасад Италия Палаццосын хәтерләтә. Әлеге бинада казанлылар өчен халыкара тел мәктәбе һәм корпоратив университетлар кампусы белән белем бирү үзәге ачарга телиләр.
1937 елда төзелгән, фасады Гладилов урамына чыга торган корпус исә коворкинг һәм вакытлы күргәзмәләр өчен заллар булган офис үзәге итеп үзгәртеп корылачак. Туку фабрикасы бинасы белән ике арада архитекторлар амфитеатры булган ике катлы мәйдан формалаштырачаклар.
«Әлеге төп мәйданда төрле чаралар үткәрергә мөмкин булачак. Ә фасадлар буйлап кафелар, рестораннар, кибетләр урнашачак», – диде архитектор Наталья Масталерж.
1937 елгы бинага өстәп салынган озын янкорма совет чорында төзелгән, аның торышы канәгатьләнерлек хәлдә түгел. Шуңа күрә янкорманы өч башня итеп үзгәртеп төзеячәкләр. Әлеге башнялардан фабрика территориясенә һәм Зилант монастырена матур манзара ачылачак.
Элеккеге фабрика территориясендә барлыгы 26 бина урнашкан. Шуларның 12 се сүтеләчәк. Алар, нигездә, совет чорында вакытлыча төзелгән, тарихи кыйммәткә ия булмаган һәм авария хәлендәге объектлар. Калганнары реконструкцияләнәчәк. Мәсәлән, Котелов йорты янында балалар үзәге пәйда булачак, ә кайрылау корпусында шоурумнар, кафелар, офислар урнаштыру планлаштырыла. Комплекс буйлап яңа урам барлыкка киләчәк, аннан Зилант монастырена матур күренеш ачылачак. Наталья Масталерж гыйбадәтханәгә панораманы Алафузов фабрикасы ягыннан мөмкин кадәр күбрәк ачарга тырышачакларын билгеләп үтте. Ә туку фабрикасы бинасында проект авторлары бутик-отель һәм ишегалды белән рестораны булган апарт-комплекс урнаштырырга тәкъдим итә.
«Без искиткеч эстетик үзлекләргә ия 20 гә якын корылманы саклап калабыз. Алар сәнәгать мирасының бер өлеше булып тора», – дип белдерде архитектор.
Фабриканың бөтен территориясе ике участокка бүленә – һәйкәлне саклау зонасы һәм өстәмә объектлар төзергә мөмкин булган киңлек. Проект буенча яңа архитектура Казансу елгасы буйлап пәйда булачак – бу торак корпуслар.
Элекке сәнәгать территориясен реновацияләгәндә җәмәгать киңлекләрен тәртипкә китерүгә аерым игътибар биреләчәк. Буяу-бизәү цехы артында кечкенә парк формалаштырылачак, аның беренчел эш атамасы – Шухов паркы. Анда дары заводыннан «күчәчәк» Шухов башнялары урын алачак. Оригиналь башнялар, чыннан да, элек бу территориядә булган, соңрак югалганнар.
Андрей Беляков сүзләренә караганда, Шухов манаралары өчәү: берсе – 21 метрлы, икесе – 22 метрлы. Аның берсе буенча сүтүне яки яңадан җыюны күз алдында тоткан махсус проект эшләү таләп ителә.
Мәдәни мирас объекты янында 300 урынга исәпләнгән күпфункцияле зал төзеләчәк. Аны буяу-бизәү цехы белән бетон күпер тоташтырачак.
Шухов паркы янындагы берничә корылманы кунакханәгә караган кечкенә генә ишегалды берләштерәчәк. Янәшәдә зур ресторан, спа-үзәк һәм бульвар урнашачак. Нәтиҗәдә, төрле иҗтимагый киңлекләр белән бөтен бер комплекс барлыкка киләчәк.
Реновациядән соң элеккеге Алафузов фабрикасы территориясе шәһәр халкы өчен ачык булачак, шуңа күрә аны тулысынча җәяүле территория итеп ясарга уйлыйлар. «Бу урында ишегаллары, мәйданчыклар һәм кечкенә урамнар күп, халык күпләп килер, дип өметләнәбез. Биредә һәркемнең үз уникаль киңлеген табасына ышанам», – дип өстәде Наталья Масталерж.
Сәнәгать зонасын реновацияләү 5-7 елга сузылачак, әмма кайбер объектларны файдалануга иртәрәк тапшырачаклар. Проектны гамәлгә ашыруга инвестицияләр 7-10 млрд сумны тәшкил итәчәк. Финанслауны тулысынча инвестор тәэмин итәчәк, ә шәһәр административ функцияне үз өстенә ала.
«Проект безне гаҗәпләндерде. Аны эшләү белән илнең иң яхшы архитекторлары шөгыльләнә. Кремль музейлары һәм башкалабыздагы иң яхшы комплекслар проектлары да алар тарафыннан башкарылды», – дип йомгак ясады Илсур Метшин.
Белешмә
2013 елда оешкан NOWADAYS office – реконструкция һәм төзелеш буенча масштаблы уникаль проектлары белән зур танылу алган архитектура бюросы.
Бюро тарафыннан эшләнгән проектлар арасында түбәндәгеләр бар: Мәскәү Кремленең Кызыл мәйдандагы музейларының яңа бинасы, Сочидагы Орджоникидзе исемендәге һәм «Волна» совет шифаханәләрен реконструкцияләү, музей һәм мәдәният институцияләре өчен проектлар, шулай ук «ГрафитЭл», «Кристалл» һәм «Электрозавод» заводларының сәнәгать мирасы белән эшләү.