Җәй көне Татарстан башкаласында 17 мәктәп азык-төлек блогын ремонтлаячаклар. Бу хакта Башкарма комитетта узган эшлекле дүшәмбедә Казанның азык-төлек һәм социаль туклану департаменты генераль директоры Рима Мөхәммәтшина хәбәр итте. Башкарылган ремонт эшләре һәм яңа уку йортлары ачылу нәтиҗәсендә ашханәләрдә урыннар саны соңгы биш ел эчендә 11 меңгә арткан.
«Республика һәм ил җитәкчелегенә рәхмәт. Президент Владимир Владимирович Путин мәктәптә, шул исәптән мәктәпкәчә яшьтәге балаларның туклануын оештыру турында карар кабул иткәннән соң, бөтен Татарстан буенча азык-төлек блокларын модернизацияләүнең масштаблы программасы гамәлгә ашырыла башлады. Әмма без аңа инде күптән алынган идек, 15 ел элек, ә бәлки, иртәрәктер дә. Зур һәм катлаулы эш башкарылды. Башлаган чорда әлеге юлны уза алачагыбызга бик азлар гына ышанды, ә бик тиздән без моны эшләдек дип әйтәчәкбез», – дип билгеләп үтте мэр Илсур Метшин.
Шәһәр башлыгы сүзләренә караганда, бүген бу өлкәдә тәҗрибә инде тупланган, Казан аның белән уртаклашырга әзер. «Без беркемнән өйрәнмәдек, беркемнән үрнәк алмадык, без пионерлар булдык, әлеге юлны Россия Федерациясендә беренче тапкыр бөтен шәһәр масштабында үттек, ә хәзер бу Казан агломерациясе масштабларында беренче адым», – диде шәһәр башлыгы.
Мэр азык-төлек һәм социаль туклану департаментының күп кенә бурычларны, шул исәптән продукциянең сыйфатын контрольдә тоту, социаль туклануны оештыру кебек мәсьәләләрне һ.б. хәл итүдә зур роль уйнавын ассызыклады. Ә бу эре профессионаллар коллективына гына хас сыйфат.
«Без әлеге проектны тәмамлау алдында торабыз, мәктәп ашханәләренә өстәп, дүрт янкорма төзисе калды. Хәзерге ашханәләр бөтенләй башка. Шулай да һәркемнең элеккеге мәктәп ашханәләре белән бәйле үз хатирәсе бар. Мин шәхсән үзем тизрәк урын алырга дип йөгерә идем. Шулай ук тавык ите, дөресрәге, аның сөякләре белән искиткеч тәмле бәрәңге боламыгы биргәннәрен хәтерлим. Безнең Түбән Камадагы кош фабрикасында бройлерлар үрчетмәделәр, шуңа күрә тавык та зәңгәр төстә иде, ул азык өчен сугышта һәлак булгандыр кебек тоела иде миңа», – дип шаяртты шәһәр башлыгы.
Аның сүзләренчә, бүген ашханәләр заманча дизайнлы, уңайлы атмосфералы мәктәп рестораннарына әверелә, бирегә балалар да, укытучылар да, төшке аш әзерләү сыйфатын күзәтеп торучы ата-аналар да рәхәтләнеп килә.
Рима Мөхәммәтшина узган елның җәендә Казанда 21 азык-төлек блогы яңартылуын искәртте. ТР рәисе карары буенча мәктәп ашханәләрен модернизацияләүгә акча кече сыйныфларны бушлай кайнар ризык белән тәэмин итү программасы кысаларында бүлеп бирелә. Узган ел республика тарафыннан әлеге максатларга 220 млн сум акча юлланган. Департамент 51,6 млн сум акча керткән. Аңа җитештерү җиһазлары, мебель яңартылган, савыт-саба һәм декор сатып алынган.
Агымдагы уку елында 169 мәктәп рестораны укучылар өчен үз ишекләрен ачкан – бу барлык ашханәләрнең 90% ы. Моннан тыш, дүрт яңа мәктәп, ә гыйнвар аенда 19 нчы гимназиянең өстәмә уку корпусы эшли башлаган.